Сәлимҗан китапханәсе

Төлке белән Бүре

Бер Төлке авыл буйлап ага торган инеш буенда йөри икән. Вакыт — яңа гына караңгы төшеп килә торган кичнең башы.

Бу Төлкенең бик карыны ачып: «Ашарга берәр нәрсә табып булмасмы икән», — дип, тавыклар кунаклый торган куначага таба киткән икән — бәке тишеп салынган мурданың1 таягына күзе төшкән. «Тукта, карап карыйм әле», — дип, мурдага таба барса, чыннан да, кояш баеган вакытларда гына хуҗасы карап киткән булган икән, бәкенең өсте дә катмаган. Төлке ал аяклары һәм авызы белән тарткалап мурданы судан чыгарса, ни күрсен: балыклар тулган бит. Төлке, мурданы аннан-моннан ваткалап, балыкларны алган да, ерак түгел бер печән кибәне өстенә менеп ятып, бик тәмләп кенә балык ите ашарга керешкән, ди. Шул тирәдә генә бер ачыккан Бүре дә: «Берәр нәрсә туры килмәсме», — дип, иснәнеп йөри икән. Кинәт Бүренең сизгер борынына балык ите исе килеп бәрелгән. Балык исе белән иснәнеп килә икән, Төлкенең кибән түбәсендә ашап ятканын күргән. Бүре юаш кына, дусларча гына:

— Нихәл, дус кеше? — дигән.

Төлке, авызына балык тутырып чәйнәгән хәлдә:

— Б-б-бик ш-шәп кенә. Б-б-бер дә и-инде, ч-чамасыз һ-һ-һәйбәт! — дип җавап кайтарды, ди.

— Нәрсәдер бик тәмле әйбер ашыйсың бугай, исләре бөтен дөньяга таралган, — дигән дә соры Бүре, авызына җыйналган селәгәйләрен голт итеп йотып, телләрен суырып ялманып куйган, ди.

— Минме? Мин балык бәлеше ашыйм, — дигән Төлке.

— Кайдан, ничек итеп алдың соң син аны? Төшә кешеләр кулына мал, — дигән Бүре.

Аның күзләре усал яна башлаган. Балык ашап яткан Төлкене бөтен көе йотасы килде, ди.

— Ала да, таба да белә ул абыең. Мә әле син дә авыз итеп кара, — ди Төлке. Төлке, Бүрене юатыр өчен, аны хәйләләп кармакка эләктерү өчен, Бүрегә бераз балык сөякләре ыргытты, ди. Ач Бүре сөякләрне бөтенләй чәйнәмичә генә йотты, ди, әз генә телен йотып җибәрмәде, ди.

Шуннан соң Бүре:

— Миңа да өйрәтчәле, мин дә барып алыйм әле шуны, — дип, Төлкегә ялына-ялвара башлады, ди.

— Тыңлап тор яхшылап, өйрәтәм, — ди Төлке. — Әнә тегендәрәк кенә бер бәке булыр. Ул бәке катмаган булыр. Әгәр дә әз-мәз генә катса, аякларың белән бозны ваткала да су эченә койрыгыңны төбенә хәтле чумдырып тык та утыр. Үзең бер дә кыймылдама. Кыймылдасаң, балыкларны куркытырсың, эләкмәсләр, ди. Шулай тик кенә утырсаң, синең койрыгыңның һәр бөртек йоны саен бер балык ияреп чыгар, — ди.

Бүре, Төлке өйрәткәнчә, бәке кырына бара, су өстенә юка гына булып каткан бозны ал аяклары белән ваткалап, койрыгын төбенә хәтле суга тыгып, бер дә кузгалмый утыра. Бераз утыргач, сынамак өчен генә, бик әз генә койрыгын тарткандай иткән иде, нәрсәдер койрыгының авырая башлавын сизеп: «Ой, харап эш, балыклар куркып качмасалар гына ярар иде», — дип, тагын тыныч кына утыра башлый. Озак кына утыргач, бервакыт койрыгын судан тартып алмакчы булган иде, һич тә урыныннан кузгала алмады, ди. «Бәй, озаграк тордым микәнни соң, балыклар чамадан тыш күп эләктеме әллә?» — дип тарткалана-йолкына башлагач, эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп, Бүренең исе китте, ди. Койрык бөтенләй бозга каткан, ди.

Таң аткач, апалар бәкегә су алырга төшә башладылар, ди. Су буена төшсәләр, бәкедә Бүре утыра. Тиз генә ирләргә хәбәр итеп, берничә ир килеп, кайсысы көянтә белән, кайсысы күсәк белән Бүрене кыйнарга тотынганнар икән, ул арада балыкчы да килеп чыгып, кулындагы боз вата торган бөреше2 белән Бүренең маңгаена бер-ике мәртәбә сугудан Бүре җансыз гәүдәгә әйләнгән, ди. Бүренең тиресен тунап, базарга чыгарып саттылар, ди.

Ә Төлке Бүрегә бу хәл килгәнне кибән түбәсеннән күзәтеп кенә ятып, бу вакыйгадан ул әле дә булса көлеп йөри икән, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]
  1. ТХӘ, 1956, 303 бит.
  2. Яхин, 1900, 6 бит — «Төлке»; Татарстанның Столбище р-ны Хәерби авылында Гариф Вафин язып алган. 1959, ФФ.
  3. Афанасьев, I, стр. 6, № 3; КНС, III, стр. 186 — «Лисица» [ТХИ-1977, 385 б.].
  1. Мурда — чыбыктан үреп ясалган балык тоту җайланмасы [ТХИ-1977, 29 б.].
  2. Бөреш — боз чаба торган корал [ТХИ-1977, 30 б.].