Сәлимҗан китапханәсе

Аю белән өч кыз

Борын заманда бер карчыкның өч кызы булган, ди. Олы кызы моның гел «җиләккә барам» дип аптырата икән, ди.

Беркөнне иптәш кызлары белән җиләк җыярга киткән бу. Урманга барып җиләк җыя башлаганнар икән, теге кызны Ак аю күтәреп алып киткән, ди. Иптәш кызлары моны күреп куркып кайтып киткәннәр. Бу кызны әнисе көтә-көтә дә, кайтмагач, иптәш кызларына бара сорарга.

— Минем кызым кайтмады, кая ул? — ди.

— Син кызыңны көтмә инде, аны Ак аю алып китте,— дигәннәр.

Әнисе җылый-җылый кайтып киткән, ди.

Берничә көннәр үткәч икенҹе кызы да «җиләккә барам» дип аптырата башлый. Бусы да иптәш кызлары белән җиләккә китә. Җиләк җыя башлаулары гына була, моны да Ак аю күтәреп алып киткән, ди. Иптәш кызлары куркып кайтып китәләр. Кызлар өйгә кайталар, ә теге кызның әнисе көтә-көтә, бу юк. Тагын китә иптәш кызларына. «Көтмә инде син кызыңны, аны Ак аю алып китте»,— диләр тегеләр. Әнисе җылый-җылый өенә кайтып киткән, ди.

Күп тә үтми өченче кыз «җиләккә барам» дип аптырата башлаган. Әнисенең җибәрәсе килми, «Ике апаңны да Ак аю алып китте, сине дә алып китәр»,— ди. Алай да кыз чыгып китә. Барып җиләк җыя гына башлаганнар икән, бу кызны да Ак аю күтәреп алып киткән, ди. Әнисе кызны көтә-көтә дә, кайтмагач, кайгырып иптәш кызларына бара. «Син кызыңны көтмә инде, аны да Ак аю алып китте»,— диләр. «Өч кызымнан берсе дә калмады»,— дип җылый-җылый, өенә кайтып китә әнисе.

Моның зур кызы бик үткен булган икән. Ак аю чыгып йөри торган булган.

Бер дә беркөнне әйткән бу Аюга:

— Мин әнигә посылка җибәрер идем,— дигән.

— Ярар,— дигән Аю,— хәзерләп куй, үзем илтеп кайтырмын,— дигән. Олы кыз иң кече сеңелләрен капчыкның төбенә салып, өстенә ашый торган әйберләр, ләвәшләр салып, капчыкның авызын бәйләп куйган, ди. Ак аю кайткан, ашаган-эчкән дә посылканы күтәреп чыгып киткән, ди. Кыз әйткән Аюга: «Кара аны, ачып карыйсы булма, мин җиллектән карап торырмын, син нәрсә эшләсәң дә күрермен»,— дигән.

Кыз җиллеккә бер яулык менгереп элә, яулык җил белән җилфер-җилфер селкенеп тора икән, ди.

Аю капчыкны күтәреп бераз бара да:

Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му,—

дип әйткән, ди.

Капчыктагы кыз, моның сүзләрен ишетеп:

Күрекле күзәм күрәләй,—
дигән.

Ак аю җиллеккә караса, яулык селкенеп тора икән. «Әй, карап тора икән»,— дип, капчыкны күтәреп тагын алга таба киткән, ди.

Бераз баргач яңадан посылканы куеп:

Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му,—
дип әйткән.

Капчыктагы кыз моны ишетеп:

Күрекле күзем күрәләй,—
дигән.

«И, һаман күреп тора икән әле»,— дип, тагын капчыгын — посылкасын күтәреп китә. Әбиләр өенә барып җитә дә ишекне шакылдата.

Әби:

— Кем бар? — ди.

— Менә сезгә посылка китердем,— дигән Ак аю.

Әби ишекне ачкан да «китер» дип посылканы тартып алган да ишекне бикләп куйган, ди. Посылканы ачып караса, өстендә ләвәшләр, бәлешләр, аста иң кече кызы, ди. «И, кызым кайткан, кызым кайткан»,— дип куанган, ди, әнисе.

Берничә көннәр үткәч, олы кыз тагын Ак аюга:

— Мин әниләргә посылка җибәрер идем,— дигән.

— Ярар,— дигән Ак аю,— хәзерләп куй, мин үзем илтеп килермен,— дигән.

Кыз тагын капчык төбенә уртанчы сеңелесен утыртып, өстенә ләвәшләр, бәлешләр салган да, ди, капчык авызын бәйләп, хәзерләп куйган, ди. Ак аю кайтып ашап-эчкән дә посылканы күтәреп чыгып киткән, ди. Кыз әйткән: «Ачып карама, мин җиллектән карап торырмын, дигән. Бераз баргач, Аю посылканы куя да:

Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му,—
дигән.

Капчык төбендәге кыз әйткән:

Күрекле күзем күрәләй,—
дигән.

Шуннан соң бу тагын посылканы күтәреп киткән, ди. Бераз гына бара да капчыкны куеп:

Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му,—
ди. Җиллеккә күтәрелеп караса, яулык селкенеп тора икан. Капчыктагы кыз:
Күрекле күзем күрәләй,—
дигән.

«И, һаман күрә икән әле»,— дип, посылканы күтәреп алып киткән, ди. Барып җитә әбиләр өенә. Ишекләрен шакылдата.

— Кем бар? — дип әби чыга.

— Мин сезгә посылка китердем,— ди Ак аю.

Әби:

— Китер, дигән дә, ди, посылканы тартып алып, ишекне бикләп кереп тә киткән, ди. Посылканы ачып караса, өстендә бәлешләр, аста икенче кызы икән, ди. Тагын шатланышып күрешәләр болар.

Шулай итеп торганда олы кыз тагын әйтә аюга:

— Мин әниләргә посылка хәзерләп жибәрер идем,— ди.

— Ярар,— ди Ак аю,— хәзерләп куярсың, мин илтеп килермен.

— Мин посылканы хәзерләп куярмын, ди, үзем өйдә булмам. Син үзең алып барырсың. Ачып карама, мин җиллектан карап торырмын,— ди.

Кыз капчык төбенә үзе утыра да, өстенә бәлешләр, ләвәшләр салып, капчык авызын бәйләп куя. Ак аю кайта да, ашап-эчеп, посылканы күтәреп чыгып китә, ди. Бераз баргач посылканы куеп:

Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му,—
ди. Үзе җиллеккә караган икән, яулык селкенеп тора, ди. Капчыктагы кыз:
Күрекле күзем күрәләй,—
дигән.

Аю: «И, һаман карап тора икән», дип, посылканы күтәреп, тагын китеп барган. Бара-бара да, тагын посылканы куеп:

Арпадан да үттем,
Көрпәдән дә үттем,
Инде ачып караем,
Му-му,—
дигән.

Кыз:

Күрекле күзем күрәләй,—
дигән.

Тагын посылканы күтәреп киткән дә әбиләргә барып җиткән. Ишекләрен шакылдаткан.

— Кем бар? — дигән әби.

— Посылка китердем сезгә, дигән Аю.

Әби тиз генә ишекне ачып, посылканы алган да, ишекне бикләп кереп киткән, ди. Өйгә кергәч посылканы ачып караса, өченче кызы да кайткан. Күрешеп, шатланышып бергәләп тора башлаганнар, ди, болар.

Ак аю өйга кайтса, өч кызның берсе дә калмаган. «Тукта, мин аларны барып алып кайтыйм әле»,— дип, яңадан чыгып киткән, ди.

Кызлар Аюның киләсен белеп, тирән итеп чокыр казыганнар, ди. Өстен аннан-моннан гына каплап, эченә утын тутырып, ут төртеп куйганнар, ди. Ак аю килә икән боларга, килгәндә чокырга төшкән дә киткән, ди. Аю әй акыра икән, әй акыра икән «чокырдан чыгарсагыз бер дә тимәс идем» дип. Аюны чыгаручы булмаган, шунда янып үлгән, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]