Сәлимҗан китапханәсе

Дус киекләр

Бер Күгәрченнең Сукыр тычкан дусы булган. Күгәрченнәр эләккәннәр тозакка. Бу Күгәрчен Сукыр тычкан янына барган да: «Иптәшләремнең тозагын кисеп җибәр» — диеп кушкан. Тычкан элек моныкын кисмә келәгән. Күгәрчен: «Тешең авыртыр, соңыннан кисми башларсың, дигән, элек аларныкын кис»,— дигән. Тычкан барын да кисеп җибәргән. Ала карга карап торган. Алар киткәч барган да Тычканга: «Дус булыйк»,— диеп әйткән. Тычкан әйткән: «Син дошман, синең белән дус булмыйм»,— дигән. Карга: «Ник алай?» — диеп сораган. Сукыр тычкан: «Сүләрмен бер әкият» — диеп әйткән.

Бер егет урманнан чыгып барганда урман яна башлаган. Урманга кругом ут капкан. Урманда бер Аждаһа елан бар икән. «Егет, мине чыгар»,— диеп әйткән; егетнең бер капчыгы бар икән. Капчыгын озын агачка бәйләп сузган. Елан капчыкка кергән дә, егет тартып чыгарган. Елан: «Мин сине җибәрмим»,— дигән. Егет әйткән: «Ник алай, яхшылыкка усаллык кирәкме?» — дигән. Елан әйткән: «Яхшылыкка усаллык кирәк»,— дигән. Егет әйткән: «Әйдә сорыйк?» — диеп әйткән.

Боларга очраган бер Сыер. Сыердан сораганнар: «Яхшылыкка усаллык кирәкме?» — диеп. Сыер әйткән: «Усаллык кирәк»,— дигән. Егет: «Ник алай?» — дигән. Сыер әйткән: «Мине хуҗам алганга ундүрт ел, дигән, унике бозау бозауладым, дигән. Быел бозаудан калдым, мине кырга җибәрде, дигән. Симерсә суярмын, симермәсә сатармын, диеп әйткән. Мине сатты, бер атнадан мал суючы килеп ала»,— диеп әйткән.

Аннан киткәннәр. Бер Агачтан сораганнар. Агач юл өстендә икән: «Яхшылыкка усаллык кирәкме?» — дигәннәр. «Усаллык кирәк»,— диеп әйткән. «Ник?» — дигәннәр. «Менә минем янда аш пешерәләр, чәй эчәләр күләгәмдә, аннан ары, бу Агачны кисәсе иде, диеп үлчи башлыйлар».

Болар аннан тагын китәләр. Очырый бер Төлке. Төлкедән сорыйлар. Төлке әйтә: «Яхшылыкка усаллык кирәк», ди. «Мин сорыйм әле», дигән: «Син еланны ничек чыгардың?» — дигән. Егет әйтә: «Агач суздым, капчык бәйләдем дә тартып чыгардым»,— дигән. Төлке әйтә: «Елан бу капчыкка сыймас»,— дигән. Елан әйтә: «Мин сыйдым»,— дигән. «Сыйсаң, кер әле!» — дигән. Елан капчыкка керә. Төлке егеткә әйтә: «Нәрсә карап торасың, күтәреп бәр!» — дигән. Егет капчык белән Еланны сугып үтергән, ди.

Ала карга Тычкан белән дус булганнар. Ала карганың Гөберле бака дусы бар икән. Тычканга сөйләгән: «Минем шундый дусым бар, аның янына барып торыйк»,— диеп әйткән. Икәү барганнар Гөберле бака янына. Өчәү сөйләшеп утыралар икән. Бер Киек килгән. Ала карга сораган: «Ни эшләп йөрисең?» — диеп әйткән. Киек: «Аучыларның авыннан куркып йөрим». «Әйдә безнең янга»,— диеп әйткәннәр. Дүртәү дус булганнар.

Киек китеп аучының авына эләккән. Карга очып барып караган. Килеп әйткән дусларына. Өчәү барганнар. Сукыр тычкан аучының авын кискән. Аучы йөгереп килгәч, Киек чыгып киткән. Карга очып киткән, Тычкан таш арасына кергән. Аучы: «Балыгы булмаса, шулпасы да ярар», диеп, ау капчыгына Баканы салып алып киткән.

Аучы киткәч, киңәш иткәннәр. Киек Каргага: «Мин барып ятыйм, син минем йонымны йолык, аучы, күргәч, авын ташлап йөгерер мине алырга, ә Тычкан, ау капчыгын кисеп, Баканы чыгарыр»,— дигән. Аучы авын ташлап йөгергән Киекне алырга. Тычкан, ау капчыгын кисеп, Баканы чыгарган. Аучы барып җиткәч, Карга очып киткән, Киек чабып киткән. Кайткан авы янына: Бака юк. «Бу бер сихерче урын икән», диеп, ауларын күтәреп киткән.

Бүген бардым, кичә кайттым.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]