Сәлимҗан китапханәсе

Шәрә бүре

Соры бүре бик күп йөргән, ары чапкан, бире чапкан, бер дә ашар нәрсә тапмаган. Йөри торгач ул яланда бер бик шәп Айгырга очраган. Бүре Айгырга әйткән:

— Айгыр, мин сине ашыйм, минем хәзер өч көннән бирле бернәрсә дә ашаганым юк,— дигән.

Айгыр әйткән:

— Ашасаң ашарсың, тик синнән минем бер үтенечем генә бар, шуны гына тыңлый күр,— дигән.

Бүре:

— Нинди йомыш ул, тыңлап карыйк, сөйлә,— дигән.

Айгыр әйткән:

— Минем койрык очында бик кыйммәтле алтын кыл бар, шул кылны йолкып ала күрсәнә, аннан соң ашарсың,— дигән.

Бүре ипләп кенә, әлеге кыйммәтле кылны йолкырга дип, аның койрыгына барып тотынган икән, Айгыр кушаяклап Бүрегә тибеп җибәргән. Бүре әйләнә-әйләнә барып төшкән, ә Айгыр авылга торып чапкан. Бүре бик озак һушыннан китеп ятканнан соң торган да: «У-у... у... ач калдым... атның койрыгында алтын кыл булганын кайчан күргәнең бар!..» — дип улап җибәргән. Бүре тагын, акрын гына атлап, су буена төшеп киткән. Йөри торгач анда бер зур Үгезне очраткан. Бүре Үгезгә:

— Яхшы хайван, яхшы очрадың, бик симез дә икәнсең, мин сине ашыйм,— дигән.

Үгез каушап калмаган:

— Бүре абзый, ашасаң ашарсың, мин каршы килмим. Менә минем колагымда бер сәгать бар, шуны элек читкә алып куй, ватылып әрәм булмасын, аннан соң ашарсың,— дигән.

Бүре каршы килмәгән. Сәгатьне алып куйыйм дип Үгезнең колак янына килә башлаган. Үгез чамалап кына торган да, мөгезләре белән эләктереп, Бүрене баш аркылы чөеп җибәргән. Бүре бөтерелә-бөтерелә барып төшкән. Үгез койрыгын селти-селти чапкан. Бүре бераз яткач торган да улап җибәргән: «У-у... у... ач калдым... Үгезнең колагында сәгать булганын каян күргәнең бар?..» — дигән.

Шуннан соң Бүре, салмак кына атлап, авылга таба киткән.

Авылда инде халык йоклаган булган. Бүре авыл башындагы бер кешенең абзарына барып кергән. Ул абзарда, бер Кәҗәдән башка, бернәрсә дә очрата алмаган. Бүре Кәҗәгә:

— Кәҗә сеңелем, мин сине ашарга килдем,— дигән.

Кәҗә, сакалларын селкеп, бераз уйлап торган да:

— Бүре абзый, ашасаң ашарсың, мин һич тә каршы килә алмыйм. Үзең беләсең, мин юаш хайван, тик син ашаганчы, мин үземнең бер эшемне генә үтәп калыйм, аннан соң ашарсың,— дигән.

Бүре аңарга ачуланып кына:

— Нинди эш ул тагын? — дип, кәҗәгә җикеренгән.

Кәҗә мескенләнеп кенә болай дигән:

— Безнең авылның мәзине үлде. Мин шуның урынында калдым. Мин тиз генә абзар түбәсенә менеп азан әйтеп төшим. Аннан соң ашарсың,— дигән. Бүре каршы килмәгән. Кәҗә абзар түбәсенә менгән дә: «Мул-ла-гали-и... Мул-ла-га-ли-и...» — дип, бар тавышы белән кычкыра башлаган. Кәҗәнең хуҗасы Муллагали исемле икән. Ул тиз генә өеннән тимер сәнәк алып чыккан да Бүрене куып алып киткән. Бүре кая керергә урын тапмыйча урманга чапкан.

Бүре, аптырап йөри торгач, яңадан авыл очындагы тегермәнгә кайтып кергән. Тегермәндә ул бер кеше дә очратмаган. Анда бары тик Хәйләкәр төлке генә булган. Бүре Төлкегә әйткән:

— Төлке туган, бик яхшы очрадың. Өч көннән бирле иде тамагыма бернәрсә дә капканым юк. Хәзер нәрсә туры килсә шуны ашыйм, дигән сүзем бар. Без синең белән бер урманда торсак та, мин сине бүген барыбер ашыйм инде,— дигән.

Төлке хәйләгә аптырап калмаган, Бүрегә әйткән:

— Әй, Бүре абзый, син бит урмандагы җәнлекләрнең патшасы. Матурларның матуры, акыллыларның акыллысы. Синең сүзгә каршы килү мөмкинме соң?! Тик менә шунсы бар. Мин бит монда хәзер укытучы булып эшлим. Күп кенә җәнлекләрнең балаларын укытам. Әгәр дә син мине ашасаң, ул вакытта минем укучыларым надан калалар бит. Мин сиңа бик яхшы бер киңәш бирәм. Син ач булсаң, мин синең тамагыңны туйдырырмын. Менә синең дә балаларың бар. Алар укымыйча надан калмасыннар. Син аларны миңа китер. Мин аларны укырга язарга өйрәтермен. Картайган көнеңдә үзең миңа рәхмәт әйтерсең,— дигән. Бүрегә он салып биргән. Бүре онны ялап туйган да, шунда ук кайтып китеп, балаларын Төлкегә укытырга китергән.

Бүре кайтып киткәч, Төлке, ашыйсы килгән саен, Бүренең балаларын берәм-берәм тотып ашаган. Бераз вакыт үткәч, балаларының хәлен белү өчен, Бүре Төлке янына тегермәнгә килгән. Төлке аны бик ялагайланып кына каршы алган. Бүре Төлкегә:

— Балаларымның хәлен белеп кайтыйм әле дип килдем. Ничек укыйлар, бик шаярмыйлармы? — дип, Төлкедән сораштыра башлаган. Хәйләкәр төлке бер дә җавапка аптырап тормаган:

— Бик хуш килдең, Бүре дус. Ай-һай, балаларың бик зирәк булып чыктылар, бик шәп укыйлар. Хәзер укырга да, язарга да өйрәнеп киләләр. Үзләре хәзер генә су буена уйнарга, гимнастика дәресенә киттеләр. Мин аларны хәзер алып кайтырмын, син менә монда он ялый тор,— дип, тегермән ташы өстенә он салып биргән.

Бүре тыныч кына он яларга тотынган. Ул арада Хәйләкәр төлке ипләп кенә чыккан да тегермәннең арыгын ачып җибәргән. Тегермән ходка киткән һәм тегермән ташы бик кызу әйләнә башлаган. Аның өстендә он ялап торучы Бүре бер заман бөтерелә-бөтерелә тегермән стенасына барып бәрелгән. Ул арада Төлке инде үз юлына сызган. Бүре бик озак һушсыз булып ятканнан соң торган да, тегермән янындагы тау башына менеп: «У... у-у... ач та калдым... балаларсыз да калдым... дөньяда Төлкенең укытучы булганын каян күргәнең бар»,— дип сузып-сузып улаган да, үзен-үзе тирги-тирги, урманга таба киткән.

Ач Бүре, аптырап йөри торгач, тагын Төлкене очраткан. Төлке бер печән кибәне төбендә бик тәмләп кенә ит ашап утыра икән. Бүре, Төлкене күрү белән үк:

— Әһә, алдакчы, эләктеңме? Хәзер инде хәйләләп котыла алмассың,— дип, Төлкегә таба килә башлаган. Төлке тагын Бүре янында ялагайлана, үзенең хәйләләрен кора башлаган:

— Әй, Бүре абзыкаем! Мин синең сүзләреңә бер вакыт та каршы килмим. Ләкин син мине ашап кына тамагың туймас. Чөнки минем үземә дә синең кебек күп вакыт ач йөрергә туры килә. Итемнең дә бер дә тәме булмас, коры сөяк кенә булыр. Син минем итемне ашаганчы, сарык ите аша,— дип, кибән астыннан азрак сарык ите чыгарып биргән.

— Әгәр аз дип әйтсәң, теләсәң әнә теге сарыкларны кибән янына куып китерәм. Теләгәнен үзең тотып ашарсың,— дип, тау буенда ашап йөри торган сарык көтүен күрсәткән. Сарыкларны күргәч, Бүренең күзләре кызган. Һәм Төлкенең тәкъдименә риза булган.

Төлке тагын Бүрене үзенең тозагына эләктерүен сизеп:

— Ул вакытта син шушы кибән башына менеп печәнгә күмелеп утыр, юкса алар сине күрсәләр куркып монда килмәсләр. Ә мин аларны монда кибән янына куып алып килим. Алар кибән янына килеп печән ашарга тотынгач та, син кибән өстеннән төшәрсең дә теләгәнеңне тотып ашарсың,— дигән.

Бүре шатлана-шатлана кибән башына менеп яшеренгән. Ул арада Төлке печән кибәнен әйләндереп ут төртеп җибәргән. Печән кибәне чатыр-чотыр яна башлаган. Бүре, кибән янган тавышны ишетеп, үз-үзенә: «Әнә киләләр, аяк тавышлары ишетелә. Менә тамак туя!» — дип шатланып печән кибәне өстендә утырган вакытта, ут Бүрене дә камап алган. Бүре ут эченнән көчкә генә котылып чыккан. Ләкин бер генә бөртек тә йоны калмыйча көеп беткән. Шәрә бүре, артына карый-карый, урманга чапкан. Шәрә бүре, ашарга эзләп арлы-бирле йөргәндә, күрше авылдан кайтып килүче бер тегүчене очраткан. Бүре тегүчегә:

— Яхшы кеше, яхшы очрадың. Менә бер атналап бар инде, тамагыма бер нәрсә дә капканым юк. Мин сине хәзер ашыйм,— дигән. Тегүче бер дә аптырап тормаган:

— Ашасаң ашарсың, сиңа каршы килеп булмас. Тик менә сиңа карап торам да, йоның бер дә калмаган, озакламый салкын буранлы кыш җитә. Ул вакытларда сиңа болай шәрә килеш яшәве бик кыен булыр. Мин үзем бик оста тегүче. Мин сиңа шушы билбавымнан бик яхшы бер бишмәт тегеп бирим. Аннан соң ашасаң ашарсың. Тамагың да туяр, өстең дә бөтәер,— дип, Бүрегә бишмәт үлчәргә керешкән. Бүре каршы килмәгән. Тегүче Бүренең койрыгын урап тоткан да, кулындагы тимер аршины белән:

— Бер аршин... ике аршин...— дип, Бүренең сырт буеннан бик әйбәтләп кенә сыза, кабыргаларын саный башлаган. Бүре, кабыргалары авыртуына түзә алмыйча:

— Иә, җитәр инде, тегүче абзый. Бик озын булмасын, мин бит бик күп җирләрдә йөрим. Артык озын булса, итәкләре пычранып әрәм булыр,— дип, тегүчегә ялына башлаган. Тегүче аның ялынуына карамаган, Бүренең кабыргаларын санауда дәвам иткән. Шуннан соң Шәрә бүре хәлдән таеп егылган һәм шунда җан биргән.

Тегүче, көлә-көлә, үз юлына киткән.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]