Сәлимҗан китапханәсе

Җүләр бүре

Әүвәлге заманда, булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның булган, ди, бер Этләре. Бу Эт тора-бара бик картайган, бер дә өрми башлаган. Карт белән карчык бу Эткә бик ачуланалар икән.

Көннәрдә-беркөн карт бу Этне урманга алып барып асмакчы булган. Карт Этнең муенына бау салып асарга илткәндә, караса, күрә: Этнең күзеннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь ага. Картның Этне асарга кулы бармаган. Агачка бәйләгән дә үзе кайтып киткән.

Бераздан соң бу Эт янына бер Бүре килеп чыккан да әйткән:

— Әһә, син мине авылдан куып җибәргән идең, эләктеңме инде! Менә хәзер үзеңне ашыйм,— дигән.

Эт әйткән Бүрегә:

— Ашасаң ашарсың, ләкин син мине элек симерт, хәзер мин бик арык әле. Симергәч бик яхшы булырмын,— дигән.

Бүре, ярар дип, авылга барып, моңар бер бозау китереп биргән. Үзе йөрергә чыгып киткән. Бераз заманнан соң Бүре тагын килгән:

— Нихәл, симердеңме инде? — дигән.

Эт әйткән:

— Юк әле, симермәдем, тагын бер сарык китерсәң, ул чагында яхшы булырмын,— дигән.

Бүре, тагын барып, Эткә бер сарык китереп биргән. Бераздан соң Бүре яңадан килгән.

— Нихәл, симердеңме инде? — дигән.

— Яман булмадым булуын, ләкин бер дуңгыз китерсәң, бигрәк тә яхшы булыр идем,— дигән.

Бүре моңа бер дуңгыз китереп биргән дә әйткән:

— Инде моннан ары миннән бернәрсә дә көтмә, берни дә китермәм, килермен дә ашармын,— дигән.

Икенче көнне Бүре килгән дә Этне ашамакчы булган. Ул арада инде Эт бик симергән, бик көчле булган икән. Бүренең Эткә килеп тотынуы булган, болар бик каты сугыша башлаганнар. Эт Бүрене бик яман яралаган. Бүренең хәле китеп, көчкә генә качып котылган. Бер агач төбенә утырган да үз-үзенә әйткән:

— Йә, юләр түгелме инде мин, дигән, нигә мин аны симерткән булам, симертми генә ашасам ни булыр иде, дигән.— Юк инде моннан ары алай эшләмәм,— дип, үзенә азык эзләргә киткән.

Бара торгач, очраган моңа тау өстендә бер Кәҗә тәкәсе. Бүре әйткән тәкәгә:

— Хәзер мин сине ашыймын,— дигән.

Кәҗә тәкәсе әйткән:

— Мин карт инде, ашаганда тешләрең авыртыр, дигән. Син алай итмә, бар, тау төбендә авызыңны ачып көтеп тор. Мин тау башыннан чабып төшәрмен дә туп-туры авызыңа кереп китәрмен,— дигән.

Бүре, ярар дип, тау төбенә төшеп китә икән. Кәҗә тәкәсе, бик каты чабып төшеп, Бүрене шундый каты сөзеп җибәргән, Бүре, башым ярылды бугай, дип тәгәрәп-тәгәрәп киткән.

Икенче көнне Бүре балалы бер Дуңгыз күргән. Бүре моның балаларын ашамакчы булган. Моны белгәч, Дуңгыз әйткән Бүрегә:

— Ярый, нихәл итмәк кирәк, ашасаң ашарсың инде. Әмма минем балаларым бик пычрак; әйдә, тегермән янына барыйк, мин сиңа аларны юып бирермен,— дигән.

Бүре моңа да риза булган. Менә алар тегермән янына да килеп җиткәннәр. Дуңгыз Бүрегә әйткән:

— Син буаның артына төш, мин сиңа юып бирә торырмын, син ашый торырсың,— дигән.

Бүре, Дуңгызның сүзен тыңлап, буаның артына ук төшеп утырган. Шул арада Дуңгыз кинәт кенә арыкны ачып җибәргән, су шаулап килеп төшкән дә, Бүрене агызып та киткән. Бүре шунда тончыгып һәлак булган.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]