Бер заманда Мачы, Әтәч, Каз һәм Үгез бик дуслашканнар, бик тату, бик күңелле яшәгәннәр. Көз җиткән, Мачы өши башлаган, шуңа күрә ул Әтәчкә: «Салкыннар җитә, әйдә өй салыйк»,— дигән.
Әтәч: «Нигә ул өй, мин лапас башыннан лапас башына йөрим»,— дигән. Шуннан соң Мачы Казга: «Каз дускай, салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк»,— дигән. Каз: «Мин ишек төбеннән ишек төбенә йөрим, нигә ул өй»,— дигән. Шуннан соң Үгезгә дә шушы сүзләрне әйткән.
Үгез: «Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим, нигә ул өй»,— дигән. Шуннан соң Мачы үзе өй сала башлаган. «Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе», дисәләр дә Мачыга өй салу бик җиңел булмаган. Ул иртәдән алып кичкә чаклы бик күп көч куеп эшләгән. Аның маңгай тирләре чыккан. Көне буе эшләгәч, кичкә гәүдә сөякләре авырткан. Шулай күп тырышып Мачы өй салып бетергән, тора да башлаган. Көннәр бик салкынланганнар. Мачыга хәзер рәхәт, салкынга исе дә китми, ләкин Әтәч салкынны сизә. Аның җылы йоннары салкынга каршы тора алмый башлаган, ул өши, калтырый икән, шуңа күрә иске дусы Мачыга барып: «Мачы дусым, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин бит бик өшим, чыдар хәлем калмады»,— дигән. Аңар Мачы: «Лапас башыннан лапас башына йөр син, Әтәчкәй, миндә урын юк»,— дигән. Әтәчнең бик ачуы килгән: «Мин, дигән, кертмәсәң, тибенеп, өеңнең бөтен туфракларын таратырмын»,— дигән. Мачы уйлап торган да шүрләгән, чыннан да Әтәч туфракларны тарата ала бит дип уйлап: «Ярый, кер, дус, кер, бергә торыйк»,— дигән.
Менә Каз да Мачыга килгән, аның да мамык туны салкыннарны тоталмый башлаган. Ул да: «Мачы дускай, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин өши башладым, чыдарым бетте»,— дигән. Мачы: «Каз дус, ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәң булмасмы, минем өйдә урын юк»,— дигән.
Казның бу җавапка бик ачуы килгән дә: «Әгәр кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бетерермен»,— дигән. Мачы, курка төшеп: «Кер, каз дускай, кер, алайса бергә торыйк»,— дигән. Менә Үгезнең туны да салкынга каршы тора алмый, аны да салкын калтырата башлаган. Ул да кая барсын, шул иске дусы Мачыга килгән. «Мачы дускай, салкыннар бик көчәйде бит, чыдар хәл юк, син өеңдә урын бирсәңче»,— дигән. Мачы: «Үгез дус, гадәтең буенча капка төбеннән капка төбенә йөрсәң ничек була соң, минем өйдә урын юк бит»,— дигән. Үгез ачуланган, «Алайса өеңне төртеп аударам»,— дигән. Мачы «ач кешенең ачуы яман» дигәндәй, туңган үгез чыннан да сөзеп аудармасын дип: «Ярый, кер, Үгез дус, кер»,— дигән. Шулай итеп, болар тагын дүртәү бик дус, бик тату, бик күңелле тора башлаганнар. Боларның дүртәү бер өйдә яшәгәннәрен Аю белән Бүре белгәннәр дә икәүләп килгәннәр. Өйнең ишек төбенә җиткәч, Бүре Аюга карап: «Син башлап кер, Аю дускай»,— дигән. Аю: «Син, Бүре дус, алдан кер, син көчлерәк»,— дигән. Кайсы да алдан керергә шикләнгән. Шул рәвешле үзара сүз көрәштергәннән соң, җирдән бер озын гына чыбык алып тотышырга булганнар. Тотышуда Бүре өскә чыккан, шуңа аңа башлап керергә туры килгән. Бүре кинәт кенә ишекне ачып керүе булган, Үгез моны күреп койрыгын күтәреп, көчле мөгрәп сөзеп җибәргән; Каз, канатларын җилпи-җилпи, каңгылдап чукырга ябышкан, кай җире кычыта. Мачы, йоннарын кабартып, тырнакларын чыгарып, мыекларын тырпайтып мыраулап әрле-бирле йөри икән. Әтәч ачы тавыш белән «кик-ри-күк» дип кычкырырга тотынган. Бүре ничек кирәк алай котылып чыккан. Чыккач Аюга әйтә икән: «Әй, Аю дус, башым бетә язды: берсе чабата ясап утыра иде, шөшлесе белән чөшкели башлады. Берсе коймак пешерә иде, әй, мине табагач белән борып ала башлады. Берсе киштә башына баскан да «кинҗә, кинҗә» дип җикерә. Берсе идәндә «тотыгыз, тотыгыз» дип кычкыра. Йөрәгем ярыла язды, уф…» — дигән, ди.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.