Борын-борын заманда бер Аю белән Төлке дус булганнар икән, ди. Болар байтак вакытлар дуслыкта гомер иткәннәр. Гомерләр үтү белән Аюны картлык басып, ул йөри алмый башлаган.
Аю белән Төлкенең дуслыкта гомер иткән вакытларында бергәләп җыйган бер тәпән баллары, бер тәпән сары майлары булган икән, ди. Болар, бал белән майны бик еракка яшереп, картайган көннәрендә бергә-бергә ашарга дип сүз куешкан булганнар икән, ди.
Көннәрдән-беркөнне Төлке шыпырт кына чыгып китә дә юк була. Иртә белән чыгып киткән Төлке кич җиткәч кенә кайтып керә. Төлке кайтып керү белән Аю әйтә моңа:
— Син кая бардың әле, Төлке дус? — ди.
— Мин фәлән авылга бардым, фәлән кешенең хатыны бала тапкан икән, мин шуның баласына исем кушарга бардым, — ди.
— Улмы, кызмы? — ди.
— Ул, — ди.
— Исемен кем дип куйдыгыз? — ди.
— Башламыш дип куйдым, — ди Төлке.
— Соң син миңа күчтәнәч-фәлән алып кайтмадыңмы? — ди.
— Сиңа алып кайтырлык бернәрсәләре дә булмады шул, аш-сулары әллә ни мул түгел иде, — ди Төлке.
— Синең тамак тук та тук инде, Төлке дус, ә менә мин ничегрәк итеп тамакны туйдырырмын икән, — ди Аю.
Төлке Аюга аннан-моннан җыелган төрле калдык-постыкларны гына алып кайтып бирә. Аю шул вак-төяк белән алданып ята, нишләсен!
Қөннәрдән-беркөнне Төлке, шулай бик иртән торып, шыпырт кына басып чыгып китә. Бу юлы да бал-май тәпәннәре янына барып туйганчы ашап кайта бу. Қайтып керә. Бу көнне Аю моны тагын да ялыгыбрак көтә: «Қая гына югалды икән бу, ди, әллә берәр жирдә ашта-фәләндә микән тагын», — ди. Кич җитеп, караңгы төшү белән Төлке кайтып керә:
— Нихәл, Аю дус, ди, исән тордыңмы? — ди.
— Исәнлек шулхәтле генә, ди, менә син кай җирләрдә йөреп кайттың әле? — ди.
— Ашка бардым, — ди.
— Қемгә, нинди кешегә? — ди.
— Фәлән кешенең хатыны бала тапкан икән, шуларның балаларына исем кушарга бардым әле, — ди.
— Ай-һай, мине бер дә ияртмисең син, — ди Аю.
— Сине ияртергә ярамый шул, Аю дус, алар минем үземне генә бик олылап чакырдылар, — ди.
— Сыйлары шәп булдымы соң? — ди.
— Бик шәп, бик мул булды, — ди.
— Ир баламы, кыз баламы? — ди.
— Ир бала, — ди.
Исемен ничек дип куштыгыз соң? — ди.
— Исемен Яртыланмыш дип куштым, — ди.
— Ай-һай, бик матур булган икән, тик син миңа күчтәнәч тә алып кайтмагансың, — ди.
— Сиңа күчтәнәч алып кайтып булмады шул, Аю дус, үзләренең бала-чагалары да күп иде, — ди.
Шулай ди дә Төлке бик шәп кенә итеп ятып йоклый. Рәхәтләнеп ял иткәннән соң, шул тирәләрдә генә әйләнгәләп, Аюга вак-төяк каткан-поскан әйберләр алып кайтып бирә. Аю мескен нишләсен, үзе чыгып йөри алмагач, Төлке алып кайтып биргәннәргә риза булып ята.
Атна-ун көн үткәч, Төлке тагын бик иртән торып чыгып китә. Иртә китә, кич кайта. Төлке кайтып керү белән, Аю әйтә:
— Қая бардың? — ди.
— Ашка бардым, — ди Төлке.
— Кемгә? — ди.
— Авылның теге очындагы фәлән кешенең хатыны бала тапкан нкән, шул балага исем кушарга дип чакырганнар иде, шуларга бардым, ди.
— Ир баламы, кыз баламы? — ди.
— Ир бала, — ди.
— Ай, һай-һай, ялан ир балаларга исем кушып кына йөрисең икән син, ди. Исемен кем дип куйдыгыз? — ди.
— Төпләнмеш дип куштым, — ди Төлке.
— Ә миңа бернәрсә дә алып кайтмадыңмы? — ди.
— Менә әзрәк кенә күчтәнәч алып кайттым, «бик күп булмады, гаепләмәс инде», дип әйттеләр, — ди.
Төлке каты-қоты ипи кисәгенә бик юка гына итеп бал белән май сылаштырып алып кайткан икән, ди.
— Рәхмәт инде җибәргәч, әле менә искә төшерүче дә юк иде, балалары бәхетле булсын, — ди-ди ашый икән Аю.
Төлке көн дә иртә белән чыгып китеп, әллә кайларга йөреп, кич булгач қына кайтып ята икән, ди; тамак тук, кайгы юк тегенең.
Аюның түзәр хәле калмый. Беркөнне шулай Төлкенең кайтып керүен көтеп тора да, ул кайтып керү белән:
— Кара әле, иптәш, ди, безгә теге үзебез кара көнгә дип яшереп куйган бал-майларны кузгатып карарга туры килер, ахры, мин ачка үлүдән курка башладым, ач хәлен тук белми, син минем хәлне белмисең, — ди.
— Ярар, барырбыз, — ди Төлке.
Иртә белән торып китәләр болар бал-май тәпәннәре яшерелгән җиргә. Барып җитәләр. Тәпәннәрне яшерелгән җирдән алып карыйлар — савытлар буш, бал белән майдан жилләр искән, ди. Аюның бик жаты ачуы килеп, Төлкегә әйтә:
— И иптәш, ди, син чыгып-чыгып югала идең, ди, боларны син үзең ашап бетергәнсендер әле, — ди.
— Юк, мин ашамадым, — Төлке, күзен дә йоммыйча алдаша.
Аю ышанмый:
— Синең эшең бу, — ди.
Төлке әйтә:
— Мин ашка-суга киткән вакытларда, монда килеп бал-майны син үзең ашап бетергәнсендер әле, ди. Әйдә, ди, менә икебез дә корсакларны кояшка куеп ятыйк, бал-майны кем ашаган булса, шуның корсагыннан эреп чыкмый калмас, — ди.
Аю белән Төлке корсакларын кояшка куеп яталар. Ятулары гына була, ди, кояш җылысына рәхәтләнеп, Аю йокыга да китә, ди. Аюның йокыга китүе була, Төлке, торып, тәпәннәрнең төбенә ябышып қалган бал-майны кырып алып, Аюның корсагына сылап куя. Шуннан соң Телке Аюны уята:
— Тор-тор, Аю дус, ди, мин ашка-суга йөргән вакытта бал белән майны син ашап бетергәнсендер дип әйткән идем бит, дөрес икән, ди, бал белән майны чыннан да син ашап бетергәнсең нкән, — ди.
— Юк, Төлке дус, ди, бал белән майны мин ашамадым, — ди.
— Син ашамыйча кем ашасын соң аны, ди, бу — бал белән майның кайда яшерелгәнен белгән кешенең эше, ди.
— Их, Төлке дус, ди, син бит минем авыру икәнемне, чыгып йөри алмаганны белдең бит,— ди.
— Сөйләшеп торма инде, Аю дус, — ди Төлке, — әнә урлашып ашаган майларың корсагыңның тышына эреп чыкты бит инде, — ди.
Шулай ди дә, бу хәйләкәр Төлке үзенең авыру иптәшен ташлый да китә, ди.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.