Сәлимҗан китапханәсе

Наян Төлке

Көннәрдән-беркөнне Төлке, Бурсык, Бүре, Дөя, Ат дус булганнар, ди. Бер җәйне рәхәтләнеп яшәгәннәр болар олы болында. Көз җитә, салкын җилләр ыжгыра башлый. Бурсык, Төлке, Бүре — өчәвесе — Ат белән Дөяне суярга дип киңәш итәләр. Төлке әйтә Дөягә:

— Син кышны чыга алмассың, сиңа кыш чыгуы авыр булыр, ди, азык табуы да авырлашты, — ди.

Дөя әйтә:

— Бик дөрес әйтәсең, ди, арада кайсыбыз яшьрәк булса, башта шуны суярбыз, — ди.

Хәзер болар җыелыштылар да «кайсыбыз олы, кайсыбыз яшьрәк» дип киңәшләшә башладылар, ди. Дөя әйтә:

— Мин, ди, сезнен барыгыздан да олы, ди. Мин оҗмахтан, Адәм белән бервакытта чыктым, — ди.

Төлке әйтә:

— Ә мин, ди, Нух пәйгамбәр кимәсендә балалар укытып Йөргән кеше, ди, мин мулла, — ди.

Бүре әйтә:

— Ә мин, ди, Нух пәйгамбәр кимәсендә сакчы булып тордым, дошманнарны якын да китермәдем Нух пәйгамбәр кимәсенә, — ди.

Бурсык әйтә:

— Мин духтыр, ди, минем маем төрле-төрле авырулардан шифалы. Нух кимәсендә мин ничәмә-ничә кешене даруладым, — ди.

Аттан сорый болар: «Син ничә яшьтә?» — дип.

— Яшем турында минем распискам бар, ди. Әгәр ышанмыйсыз икән, әнә, Төлке мулла кеше, ул укыр, — ди.

Төлке әйтә:

— Кайда соң синең ул распискаң? — ди.

— Минем распискам, — ди, Ат әйтә, — тояк астында, — ди.

Төлке әйтә Бүрегә:

— Әгәр дә син моның арт тәпиен күтәреп тотып торсаң, ди, мин аның язуын укып бирер идем, — ди. Бүре, Ат янына килеп, аның арт тәпиен тотуы гына була, Ат Бүрене тибеп торып җибәрде, ди, Бүре чәнчелеп барып төште, ди. Ат:

— Хәзер инде минем ничә яшемдә икәнемне белдегезме! — дип, чабып китеп тә барды, ди.

Хәзер болар дүртәү генә калдылар бит инде. Көннәр суыта бара. Дөягә әйтә Бурсык:

— Кыш суык булыр, ди, син кыш чыгып азапланма, без сине суйыйк, ди. Мин үзем духтыр кеше, соңыннан мин сине тергезүне үз өстемә аламын, ди, киләсе жәйгә без синең белән рәхәтләнеп бергә-бергә яшәрбез, ди.

Дөя Төлке белән киңәш итә:

— Әллә, ди, бу Бурсыкның сүзе дөрес микән? — ди.

Төлке әйтә:

— Нигә дөрес булмас икән, ди, ул духтыр бит, тергезер, — ди.

Төлке, Дөянең тел төбен сизеп ала да, тиз генә бер калын агач янына барып, шунда бер тирән чокыр казып, үзенә оя ясый. Көннәр суытып, ашарга әйбер таба алмый башлагач Дөя үзен суйдырырга риза була. Дөяне суялар. Дөяне суйгачтын Бүре әйтә: «Моның, ди, йөрәкләрен, эчәкләрен, башларын елгага алып барып юып алып кайтыгыз, — ди.

Төлке белән Бурсык китәләр эчәкләр юарга, Бүре кала инде Дөя итләрен саклап. Төлкенең корсагы бик ачыккан була. Бурсыкка әйтә Төлке:

— Минем карыным ачты, ди, мин моның башын-миен ашыйм әле, ди дә, ашап бетерә. Хәзер Бурсыкка әйтә инде Төлке:

Әгәр дә, ди, синең дә корсагың ач булса, ди, син Дөянең йөрәген аша, ә Бүрегә мин үзем җавап бирермен, — ди. Бурсык Дөя йөрәген ашап куя. Шуннан соң Төлке әйтә Бурсыкка:

— Бүре бездән: «Иөрәк кайда?» — дип сораса, син миңа таба әйләнеп кара, ә мин үзем җавабын табармын, — ди. Болар ашаудан калган әйберләрне Бүре янына күтәреп алып кайттылар.

Бүре әйтә:

—— Моның, ди, башы белән мие кайда? — ди.

Төлке әйтә:

— Аның, ди, мие күптән кибеп беткән булган, ди, башында мие булса ул үзен-үзе әйтеп суйдырмас та иде, — ди.

— Ә йөрәге кая? — ди Бүре. Бурсык Төлкегә әйләнеп карый. Төлке күзен дә йоммыйча:

— Кара әле, нигә соң син миңа әйләнеп карыйсың, йөрәкне ашаган вакытта бер дә карамадың бит,—— ди.

Бүренең бик каты ачуы килеп Бурсыкка ташлана. Бурсык, Бүредән куркып, тизрәк качу юлын карый, ди. Төлке моны күреп:

— Тот, тот каракны, Дөя йөрәген ул ашап бетерде! — дип кычкыра.

Бүре белән Бурсык күздән язу белән, Төлке Дөя итенең иң әйбәт җирләрен сайлап, үзенең оясына алып барып салып куйды. Монда калды тояклар да, сөякләр — Дөя итенең гел начар урыннары. Итнең иң яхшы урыннарын ташып бетергәч, Төлке бик матур гына итеп үзенең оясына кереп ятты, ди.

Бүре әйләнеп кайта хәзер ит янына. Караса, итнең иң алама урыннары — сөякләре генә калган. «Их, шельма! — ди, — мине утырткан икән бу Төлке, ди, мин, ди, ул Төлкене күрсәм, ди, бер минутта юк итәм мин аны», — ди.

Бүре калган-поскан кисәкләрне бер атна эчендә ашап бетереп, кыш буена ач чыкты, ди, ә наян Төлке кыш буена ит ашап, бик мул чыкты, ди.

Икенче көз житә хәзер. Төлке бер авылга бара да, ди, шул авылдан төрле китап кисәкләрен алып кайта, ди. Күзлек киеп, китап укыган сымак булып төп башына менеп утыра, ди, бу. Моның янына Бүре килеп чыга, «Ах, шельма! — ди, — былтыр син мине алдаган иден, шуның өчен менә мин сине хәзер юк итәм», — ди.

— Әһ, җүләр-жүләр Бүре, ди, син ялгышасың, ди, мин, ди, сине беркайчан да күрганем юк, ди. Менә мин, ди, укытучы, ди, бөтен җанварларның балаларын укытам, әгәр дә балаларың булса, китер, мин аларны да укытырмын, — ди.

Бүре әйтә:

— Минем дә ике балам бар, — ди.

— Алай булгач, ди, Төлке, балаларыңны китер, бала башына икешәр сарык түшкәсе алып килерсең, ди. Озакламыйча, ди, бөтен җанварларның балалары килеп җитәрләр, син үз балаларыңны алардан алданрак китер, алдан килгән урын өчен, алданрак килеп урын алып калсыннар, — ди.

Бүре кайтып китә. Ике көннән соң Бүре, дүрт түшкә сарык белән ике баласын алып килеп, Төлке муллага тапшыра, ди. Төлке моның итләрен дә, балаларын да кабул итеп алып кала. Бүрегә әйтә Төлке:

— Алты ай тулуга балаларыңның хәлен белергә кил, — ди.

Ярар. Бүре, моңа бүләкләр биреп, балаларын калдырып кайтып китә. Бүре китү белән Төлке моның ике баласын да суеп ике айда ашап бетерә дә сөякләрен тиреләренә төреп почмакка салып куя. Алты ай тулганда, дүрт сарык түшкәсен ашап бетереп, Төлке бу тирәләрдән сыза.

Алты ай тулуга Бүре балаларын күрергә дип килеп житә. Килеп караса, Төлке үзе дә, балалары да юк — жилләр искән! Бүре, Төлке оясын табып, аның эченә кереп караса — почмакта балаларының тиреләре ята, ди. «Их, усал нәрсә, ди, бу минем балаларымны ашап бетергән икән ләбаса, ди. Әгәр дә бу Төлке миңа туры килсә, ди, мин аны берсүзсез юк итәм», — ди.

Хәзер яз житә, сулар шәбәя, көннәр дә җылынып китә. Авылдан читтә бер тегермән бар икән. Шул тегермәннең ишеге ачык калган да, Төлке шунда кереп он ялангалап йөри икән, ди. Шул арада әлеге тегермәнгә баягы Бүре килеп керә. Төлкене күреп:

— Ах, шельма Төлке! — ди Бүре, — туры килдеңме, ди. Син мине ике тапкыр алдадың, бу юлы алдый алмассың, мин снне хәзер буып үтерәм, — ди.

Һи жүләр Бүре, минем сине күргәнем дә юк, мин бит менә шушы тегермәндә ничәмә-ничә еллар буена мельник булып торам. Карының ачтымы әллә? Қорсагың ач икән, менә мин сиңа он бирәм, — ди.

Бүре, моның сүзенә ышанып:

— Шулаймы, алайса ярый, ашыйсым бик килә, син миңа он булса да бир инде, — ди.

Төлке бер подаука он алып, аны тегермән ташы өстенә юка гына итеп сибәләп, таратып куя.

Бүренең карыны ачыккан була. Ул, аны-моны уйламый, тегермән ташы өстенә утырып онны ялый башлый, ди. Бүре кызып кына онны ялап азапланган арада Төлке тиз генә барып тегермәннең кавызын 1 ачып җибәрә. Су агып китү белән тегермән ташы шунда ук бик кызу әйләнә башлый. Ташның әйләнеп китүе була, Бүре, ыргылып барып, тегермән стенасына барып бәрелүе була. Бүре, бик каты имгәнеп, «ух, ух!!» дип ята, ди, ә шул арада Төлке чыгып тая.

Бераз вакытлар сызланып ятканнан соң Бүре, искә килеп, аягына баса. «Әле моның, ди, минем балаларымны ашавы җитмәгән, минем үземне харап итә язды бу, ди. Янадан туры килмәс микән бу, ди, туры килә калса кирәген бирер идем мин аның, — ди.

Көннәрдән-беркөнне Төлке, бер кочак тал-чыбык жыеп, бер тау итәгендә җырлый-җырлый кәрзинкә үреп маташа икән, ди. Моның җырлаган тавышын ишетеп, Бүре әлеге Төлке янына барып чыга, ди.

Бүре, Төлкене танып:

— Ә, наян Төлке, эләктеңме, хәзер мин сине бер кабуда юк итәм, — ди.

— Әй, батыр хайван, — ди Төлке. — Нигә соң син мине ашарга телисең, нинди ачуың бар соң синең миндә? — ди.

Бүре әйтә:

— Ник ачуым булмасын, ди, соң син мине ничәмә-ничә рәт алдадың, — ди.

— Әх, жүләр Бүре, — ди Төлке. — Минем, ди, ничә еллар буена бер жиргә дә барганым юк, ди, мин ничәмә-ничә еллар буена менә шушы тау башында кәрзинкә үреп гомер итәм, син дә юкны уйлап йөрмә, менә кәрзинкә үрергә өйрән. Синең белән без кәрзинкә үреп, аны базарларга илтеп сатарбыз, тамак та тук булыр, кайгы да булмас, ди.

Шуннан соқ Төлке кәрзинкә төбен ясады да, ди, шул кәрзинкә төбенә Бүрене утыртып, үзе кәрзинкәнең әйләнәсен үрә башлады, ди. Ә үзе һаман сөйләнә, ди: «Менә син минем ничек үргәнне карап тор, өйрәнгәч үзең дә шулай матур итеп үрә башларсың, — дип. Бүре буйсына инде моның сүзенә, ышана моңа.

Ярар. Төлке кәрзинкәне үрә бара, ә Бүре «Мин дә кәрзннкә үрергә өйрәнәм» дип, аның үргәнен карап утыра, ди. Үрә-үрә торгач Төлке шактый биек үрде, ди. Бүренең башыннан югары ягын тарайтканнан-тарайта барып, кәрзинкәне Бүре чыга алмаслык итеп үреп бетерде, ди.

Шуннан соң Төлке:

— Ярый, Бүре дус, исән бул — дип әйтте дә, ди, үзе сызды, ди.

Бүре:

— Ах, син наян! — дип, Бүре Төлкенең артыннан куып китмәкче булып кузгалып караган иде, ди, кәрзинкәдән чыга алмады, ди. Озак та үтмәде, базарга баручылар килеп житеп Бүрене үтереп, арбага салып алып киттеләр, ди. Бүре бетте, наян Төлке үз юлына китте, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]
    1. Кавыз — су тегермәне улагы.