Сәлимҗан китапханәсе

УКЫМЫШЛЫ КЫЗ

Борын-борын заманда бер егет булып, аның кешеләрчә тормыш корасы — аң-белемле, укымышлы кызга өйләнәсе килә икән.

Бердән бер көнне егет үзенә иптәш булырлык шундый кызны эзләргә дип юлга чыгып киткән. Бер авыл үткән, ике авыл үткән, өченче авылны чыгып басу капкасын керү белән юлдан бер картның барганын күргән. Егет, шәп-шәп атлап, картның артыннан барып җиткән. Эндәшмичә генә картны артыннан сынап бара икән.

Карт төчкереп җибәрде дә: «Ходайга шөкер, бер халас¹, — дип әйтте, ди. Тагын бераз баргач төчкереп: «Ходайга шөкер, ике халас», — дип әйтте, ди. Тагын бераз баргач төчкереп: «Ходайга шөкер, өч халас», — дип әйтте, ди.

Шул вакыт егет эндәште, ди: — Әссәламәгаләйкем! Исәнме, бабай!

Карт кисәк кенә борылып: — Вәгаләйкемәссәлам, улым! Син, минем артымнан җитешеп, күп җир килдеңме әле? — дип сорады, ди.

— Хәтсез генә җир килдем, бабай — беренче халаста ук якынлашкан идем, — дигән.

— Яхшы, бергә-бергә юл кыска булыр, — дигән карт.

— Әйе, бабай, син арысаң — мин күтәрермен, мин арысам — син күтәрерсең, — дигән егет.

Карт эченнән генә: «Ахмак егет икән бу, егет булып ул арысын да, көч-хәл белән баручы мин — карт аны күтәрим, имеш», — дигән.

Баралар икән, карт егеттән: — Балам, син ирме, хатынмы? — дип сорады, ди.

— Белмим, бабай, — дип җавап бирде, ди, егет.

— Әти-әниең бармы?

— Юк, җирдән шытып үстем.

Карт күңеленнән: «Хак дивана икәнлеге билгеле», — диде.

Егет, басуда үсеп утырган ямь-яшел уҗымны күрсәтеп: — Бабай, моны ашадылармы? — дип сорады.

— Юк, ашарга иртә әле. Аның башак чыгарасы бар, аннан соң, серкә очырып, тупсага утырасы бар, аннан соң катып өлгерәсе — җитәсе бар, аннан соң урып-сугасы бар, суырып, тегермәндә тарттырып, он итәсе бар, аннан соң камыр итеп пешерәсе бар, шуннан соң гына ашыйлар аны. Син үзең нәрсә белән кәсеп итәсең? — дип сорады карт.

Егет кесәсеннән керләнеп беткән кулъяулык чыгарып күрсәтте.

Болар зияратка якынлашкач, авылдан бер төркем халык җеназа күтәреп чыктылар, ди.

Егет: Бабай, — дип әйтте, ди, — бу җеназага салынган кеше үлекме, терекме?

— Үлмәгән кешене зияратка китермиләр, үлек ул, — дигән карт.

Карт шушы авылныкы икән, егетне чәй эчәргә өенә алып кергән. Егетне бирге бүлмәдә калдырып, үзе карчыгы белән кызы янына килгән.

— Бер хак дивана егетне кунак итеп чыгарыйм дип, өйгә алып кердем. Ул теге як бүлмәдә утыра. Сез хәзер бу бүлмәне бушатыгыз да чәй әзерләп кертегез! — дигәч, кызы: Әти, син ул егетнең хак дивана икәнлеген каян белдең? — дип сораган.

Карт, сүзгә керешеп, болай дигән: — Артымнан килеп җитсә дә, күп кенә вакытлар миңа сәлам бирмичә-эндәшмичә барган, монысы бер, — дигәч, кыз: Ул егет үзенә охшашлы акыллы кешене эзләргә чыккан икән. Диваналар алай йөрмиләр алар, — дигән.

Карт: Икенчедән, ул, минем белән исәнләшкәч, юлда барган вакытта: «Син арысаң — мин сине күтәрермен, мин арысам — син мине күтәрерсең», — дип әйтте. Мин карт кеше аны ни көчем белән күтәрим, — дигәч, кыз: Һич гаҗәп түгел, «син сөйләгәндә мин тыңлармын, мин сөйләгәндә син тыңларсың» дигән сүз ул. Ә син аны аңламагансың, — дигән.

Карт сүзендә дәвам итеп: Мин аннан: «Син ирме, хатынмы?» дип сорадым. Ул миңа: «Белмим», дип җавап бирде, — дигәч, кыз әйткән: «Халык өчен батырлык күрсәткәнем юк әле», дигән сүз ул. Халык өчен эш күрсәтүчеләр генә чын ир булалар, әти.

— «Әти-әниең бармы?» — дип сорагач, ул: «Юк, җирдән шытып үстем мин», — дип җавап бирде.

— Үзең урынсыз сорау биргәнсең, әти. Аңардан: «Әти-әниләрең исәннәрме?» дип сорарга кирәк иде, әти-әнисез кеше дөньяга киләмени, бик дөрес җавап биргән, чиләгенә күрә капкачы.

— Үсеп утырган уҗымны күрсәтеп: «Бабай, бу уҗымнар ашалганмы?» дип сорады, — дигән карт.

— Дөрес сорау биргән. Фәкыйрьләр шул уҗым өстеннән әҗәткә алып, күптәннән бирле ашыйлар инде. «Нинди кәсеп итәсең?» — дип сорагач, кесәсеннән керләнеп беткән кулъяулыгын алып күрсәтте.

Кыз әйткән: «Иген эше белән шөгыльләнәм» дигән сүз булыр ул.

Женазага салынган кешене: «Үлекме, терекме?» — дип сорый, — дигән карт.

— «Тормыш итүче балалары калганмы?» — дип сораган ул синнән, әти, — дигән кыз.

Карт, кызының сүзләрен егеткә сөйләгәч, егет: — Миңа җәмәгать булачак кыз синдә тәрбияләнеп үскән икән, мин шул кызны эзли идем, — дип әйтте, ди.