Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән.
Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә: — Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән? — дип.
Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишек алдында икән.
— Исәнме?
— Саумы?
— Әти-әниең өйдәме?
— Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.
Егет кызның җавабыннан берни аңламаса да, сер бирмәгән булып күренергә тырыша.
— Мин атымны кая бәйлим? — дип сорый ул.
Кыз моны тагын аптырашта калдыра: — Теләсәң, җәйгә бәйлә, теләсәң, кышка бәйлә,— ди.
Ярый. Болар өйгә керәләр. Кыз тиз генә коймак пешерә, чәй өлгертә. Егет юлда килгәндә ачыккан, күрәсең, коймакны икешәрләп-икешәрләп тотып ашый икән. Ашап туйгач, бу, кулларын тез өстенә куеп, өй эчен күзәтә башлый. Ни дә булса сөйләргә кирәк бит: — Ай-яй матчагыз бик юан икән, моны ничәшәрләп тотып мендердегез? — дип сораган, ди, бу.
— Икешәрләп мендердек, икешәрләп, — ди моңа кыз.
Шуннан егет өенә кайтып китә.
— И-и, әти, шыр тиле бер кыз икән ул, — ди.
— Ни өчен?
— Менә шулай-шулай, — ди, сөйләп бирә бу ишеткән-күргәннәрен.
Тыңлап бетергәч, әтисе әйтә моңа: — Юк, улым, син ялгышасың. Ул чынында бик акыллы кыз икән, — ди. — Бурычка җыларга китү — үлек өстендә елау ул, яки ата-ана каберенә бару; йөз тәңкәне биш тиенгә алыштыру — кызның әтисе ауга киткән дигән сүз, ягъни йөз тәңкәлек айгырга атланып биш тиенлек куян артыннан куа-куа атны яндырып харап итәргә мөмкин. Атыңны кышка яки җәйгә бәйләү — ишек алдындагы арба яисә чанага бәйләү була. «Матчага икешәрләп мендердек» дип, кыз синең әдәпсезлегеңнән — коймакны икешәрләп ашавыңнан көлгән.
Карт шул көнне үк кызга яучы җибәртә.