Борын заманда булган бер карт, аның булган бер улы. Аның бу улы, яшь кенә булуына карамастан, бик иртә фарсит итә башлаган. Беркемнең дә киңәшен тотмыйча, үзенчә көн күрә икән. Үзенең иптәшләре белән бергәләп, атасының малын туздыра башлаган. Атасы моңа бик күп киңәшләр бирергә тырышып караган. Бу кул гына селтәгән, «син белгәнне мин үзем дә беләм» дип. Шуннан соң атасы моннан өметен өзеп, бернәрсә әйтмәс булган.
Көннәрдән беркөн карт авырый башлаган. Авырып, хәле бик начарлангач, үләр алдыннан:
— Улым, кер әле, сиңа васыять итеп бер генә сүз әйтәсем бар, — дигән. — Улым, дигән, сиңа тормышта бик авыр, кайгылы бер эш килер, син шул вакытта асылынырга җитәрсең, дигән. Акчаң барында сине яраткан иптәшләрең сине яңакларлар, чәбәкләрләр, дигән. Нихәтле авыр килеп, асылынырга уйласаң да, лапаста асылынма. Менә мин сиңа өйдә матча янына бер боҗра кагып калдырам, асылынсаң, шул боҗрага асылын, — дигән.
Карт шушы сүзләрне әйтә дә үлеп тә китә.
Ярар, атай үлгәч, малай тагын ныграк гүләйт итә башлаган. Бөтен әйберләрне, малларны туздырып бетергән, гидай булып бернәрсәсез калган.
Шуннан соң, моның иптәшләренә кунак килә, ә моны чакырмыйлар. Бу, чакырмасалар да, бераз вакыт үтмәсме дип, алар янына бармакчы була. Дуслар чакырмагач, «болар кабул итсеннәр инде» дип, үзенең бердәнбер әтәчен суеп алып бара. Дуслары янына барганда бер су аркылы көймә белән чыгарга туры килә. Шул вакытта бу әтәчне яр буена куеп кына торган иде, бер эт килеп алып та китә. Бу инде бернәрсәсез, коры кул белән иптәшләре янына барып керә. Иптәшләре моны күрү белән:
— Әнә жулик, ялганчы гидай килә, — дип, моны, төрле начар сүзләр белән сүккәләп, яңаклый башлыйлар.
Моны суккалап, типкәләп, куып та җибәрәләр. Тегенең: «Әтәч алып килгән идем, су буенда эт алды», — дип әйтүенә дә ышанмыйча, үзен кисеп җибәрәләр.
Шуннан соң бу алай итеп, болай итеп, кайтып китә дә асылынмакчы була. Жеп алып лапас астына бара. Лапас астына барып асылынам гына дигәндә, әтисенең сүзе «келт» итеп исенә төшә. Шуннан бу жебен күтәреп өйгә керә дә, әлеге атасы кагып калдырган боҗрага жебен бәйләп, асылынырга тотына. Моның асылынуына боҗра түбә тактасы белән бергә ычкынып китеп, шуннан бер зур сандык килеп төшә. Моның атасы шул сандыкка алтын тутырып, түбә тактасына ялган кадаклар белән кадаклап куйган икән. Малай сандыкны әйләндереп карый, караса, ачкычы да шунда. Ачкычы белән ачса, сандык тулы алтын. Шуннан соң бу алтынлы сандыкны ала да атасының дус картына киңәш итәргә китә. Карт моңа әйтә:
— Син, балам, әтиең сүзен дә тыңламаган идең, минем сүземне тыңларсыңмы? — ди. — Мин сиңа яхшы акыл бирәм, ди. Минем сүземне тыңласаң, мин сиңа яхшы ат алып бирермен, кибет ачып бирермен, яхшы гына җәмәгать алып бирермен. Алтының миндә торыр, мин аны тотмам, мин сине кеше итәрмен, — ди.
Картның сүзен тыңларга сүз бирә малай. Карт аңа ат алып бирә, кечкенәкәй кибет ачып бирә, җәмәгать тә алып бирә. Карт хәзер моны сыный башлый. Малай эшне бик яхшы алып бара. Бу шулай яхшы гына эшләп торганда, теге иптәшләренең берсе килеп тә җитә.
— Әй, дус, бик яхшы кунаклар килгән иде, мин сине алырга килгән идем,— ди.
— Әй, дус, барыр идем баруын да, фәлән кешенең амбарына корыч китертеп куйган идем, шул корычны тычкан ашый башлаган, ди, шуны икенче амбарга күчереп куясы бар, — ди.
Теге дус әйтә:
— Кая, без дә килик, без дә күчерешик, — ди.
Болар килгәч кенә:
— Ә сез теге вакытта, минем акчам беткәндә, мин соңгы әтәчемне суеп алып барганда ышанмаган идегез, ә хәзер минем акчам булгач, минем ялган сүземә дә ышанасызмы? - дип, тегеләрне камчы белән ярып җибәрә.
Шулай итеп, теге картның сүзе аркасында, бу туры юлга баса.