Сәлимҗан китапханәсе

АЛТЫН АРБА

Бер патша алтын арба ясаткан. — Бер җиренә бер агач кермәсен, — дигән.

Арбаны нәкъ шулай итеп ясаганнар. Шуннан соң, аңар хак аяр өчен¹, шәһәрдән шәһәргә йөртергә ике хезмәткәренә биреп чыгарган патша. Шәһәрләрдән шәһәргә йөрткәннәр болар, хак куючы тапмаганнар шуңар.

«Бәлкем авылда хак куючы табылыр» дип, авылларга чыгып киткәннәр болар. Авылдан авылга йөргән вакытта, беркөнне сәхрәдә бер кеше күрәләр. Тегеләр күрә: бу кеше ут яккан, нәрсәдер булса пешерә-кайната бу. Моның янына баралар, янына баргач туктыйлар, болар да ашамакчы булалар. Ут яккан кеше сорый: Бу нинди арба? — ди.

— Бу шундый арба, — диләр тегеләр, — фәлән шәһәрнең патшасы безне чыгарды шәһәрдән шәһәргә йөрергә, «кем хак куяр, ни хак куяр» дип чыгарды, — диләр. — Без шәһәрләрдән шәһәрләргә, авыллардан авылларга йөрдек, һичбер хак куючы булмады шушы арбага, — диләр.

Теге ут яккан кеше көтүче була. — Менә, — ди, — аңар хак куючы булмаса, — ди, ул әйтә, — мин аңар хак куярмын, — ди. — Менә минем иртәдән кичкә хәтле ашарга биргән бер ипи бар, — ди, — шул ипине бирәм мин аңар, — ди.

— Бер ипигә алтын арба бирәләрмени? — дип, тегеләр көләләр.

Шул вакытта ашау пешкән була, ашарга хәзерләнә теге кеше. Көтүче ашарга ябыша, ипи зур булмый, ул аның яртысын ашап та ташлый. Яртысын ашагач: — Бирәсезме шушы калган ярты ипигә? — ди.

Арба ияләре әйтә: — Бирмибез, — диләр.

Шуннан тамак туйдырып болар үз юлларына китәләр. Көтүче шунда кала. Хәзер арбаны кире алып кайталар инде. Шул шәһәрнең патшасына алып кайтып тапшыралар. Сорый патша: Хак куючы булдымы? — ди.

— Күп шәһәр, күп авыл үттек, хак куючы булмады, — диләр. — Бер киң сәхрәдә мал көтүче генә хак куйды — бер ипи бирде, — диләр.

Патша шуңар каршы әйтә: Нишләрсең, — ди, — килер шундаен бер заман: бирерсең — бер ипигә алучы булмас, — ди. — Ипине ашап була, алтынны ашап булмый, — ди.