Сәлимҗан китапханәсе

ХИКМӘТЛЕ ЙӨЗЕК

Бервакыт бер падишаның хатыны белән улы үләләр. Падиша бик газаплана, пошына. Менә шунда түрәләрен җыештыра да әйтә: — Әйдә мине юатыгыз, — ди.

Тегеләр нәрсә эшләсен, берни дә эшли алмыйлар. Шуннан падиша крестьяннарын җыйный. — Мине юатыгыз, күңелемне ачыгыз. Хәлем начар: улым белән хатыным үлде, — ди.

Крестьяннар торалар басып. Арадан берсе чыга да әйтә: — Давай миңа ун мең акча бир, бер ай вакыт бир, даруын табармын, — ди.

Ярар, падиша бирә моңар акчасын. Крестьян кайтып китә өенә, яши бу. «Нишләргә?»- дип, уйлап карый, бер ни дә уйлап чыгара алмый. Көн артыннан көн үтә, крестьян ашый, эчә, гуләйт итә. Хатынына, балаларына ул берни әйтми.

Бер ай үтте дигәндә, падишадан повестка килеп төшә моңар. Чакыралар. Сарайга китә бичара. Баш иелгән. Нишләргә хәзер? Ни җавап кылырга?

Очрый моңа юлда бер карт, ак сакаллы: — Кая юл тоттың, туган? — дип сорый бу карт крестьяннан.

— Менә барам падишага.

— Ни йомыш?

— Аны сөйлисе юк инде, миңа бер кем дә ярдәм итә алмый. Башым — кых, — ди.

— Әйт син, нинди эш белән барасың? — ди.

Шуннан сөйли крестьян. Карт тыңлый-тыңлый да әйтә: — Кайгырма, башың сау калыр, — ди. Чыгара кесәсеннән бер йөзек. Алтыннан. Бер ние дә юк. — Мә, шуны илт тә бир патшага, ди. Берни дә әйтмә, утыр тик кенә, — ди.

Ярар. Крестьян китте, рәхмәт әйтеп. Бара. Ә тегендә көтәләр моны халык, солдатлар. Керә дә падишага суза йөзекне. — Мә, ди, менә шушы сиңа юаныч булыр, — ди.

Падиша карый. Гади генә йөзек. Вәзиренә бирә: — Бак, нәрсәсе бар моның, — ди.

Вәзир әйләндерде, карады, аннан сорады: — Патша хәзрәтләре, җәмәгатең вә балаң үлгән көннәрдә хәлең ничек иде? — ди.

— Начар иде, пошаман иде, — дип әйтә падиша.

— Ун көн узгач, хәлең ничек булды?

— Ун көн дигәндә, ашый башладым тамагыма.

— Ә егерме көн узгач?

— Йоклый башладым тыныч кына.

— Ә хәзер — бер ай үткәндә?

— Хәзер бөтенләй сихәтләндем.

— Менә, патша хәзрәтләре, бу йөзектә синең хәлең язылган. Бакчы монда: «Барсы да уза» дигән сүз бар. «Бөтен кайгылар да уза, сабырлык кирәк», — дигән сүз.

Падиша башын селки дә көлемсери. — Чыннан да, дөрес сүз, — ди. Мужикка янә акча биреп, озата.