Патша заманнарында солдатка алынган кеше бик озак хезмәт итә торган булган. Шул заманнарда бер кеше патшага унике ел хезмәт иткән. Унике ел хезмәт иткәннән соң, моның елы тулып, кайтырга приказ булгач та, бу китми йөри икән, ди. «Нигә китмисең?» — дигәч: «Мин, ди, икән, патшага унике ел буена хезмәт иттем. Илгә кайткач миннән: «Унике ел хезмәт иттең, патшаның үзен күрдеңме?» — дип сорарлар. Ул вакытта мин нәрсә дип җавап бирермен? Унике ел буена хезмәтен иткәч, патшаның үзен күрми кайтмыйм», — ди икән бу.
Патшаның янараллары бу хәлне патшаның үзенә җиткерәләр: «Менә шулай-шулай, унике ел хезмәт иткән бер солдатның срогы җитте, ә өенә җибәреп булмый, «патшаны күрми кайтмыйм» дип әйтә», — диләр.
Көннәрдән беркөнне патша бу солдатны үз янына чакыртып ала. — Ну, солдат, ди, нигә син өеңә кайтмыйсың? — ди. — Срогың тулды бит инде синең, — ди.
Солдат әйтә: — Син кем буласың соң? — ди.
— Синең патшаң, — ди.
— Менә мин сине күрергә дип йөри идем дә шул, ди. Мин сиңа унике ел хезмәт иттем. Илгә кайтсам: «Син кемгә хезмәт иттең, үзең хезмәт иткән кешеңне күрдеңме?» — дип сорарлар, ди. Ә мин синең ни рәвештә икәнеңне күрми китәдер идем, — ди.
Шуннан патша әйтә: — Ярар, ди, менә мин сиңа бер сорау бирәм, ди, әгәр дә син шуңарга дөрес җавап бирсәң, ул вакытта мин сиңа җирләр кистереп бирергә язу, йортлар салдырырга акча биреп, баетып кайтарып җибәрермен, — ди.
— Ярар, ди солдат, биреп кара соравыңны, — ди.
Шуннан соң патша үзенең янаралларын алып чыгып китә кырга. Шулай бер сахрага чыгалар. Патша бер җиргә туктый да янараллар алдында бу солдаттан сорый: — Яхшы, солдат, ди, әйтеп кара әле, җирнең уртасы кай төштә? — ди.
Солдат дүрт якка дүртәр адым атлый да, кулындагы таягын җиргә кадап: — Менә, ди, җирнең уртасы нәкъ менә шушы җирдә булыр, — ди.
Шулай дигәч, патша ышанырга да белми, ышанмаска да белми, «ышанмыйм» дисә, солдат «ышанмасаң, үлчәтеп кара» дияргә генә тора бит инде.
Ярар. Шуннан соң патша: — Ярый, бусы булды, ди, менә мин сиңа тагын бер сорау бирим әле, ди. Минем кул астымда күпме гаскәр, патшалыгымда күпме халык бар, шуның хисабын беләсеңме? — ди. — Шуңар җавап бирсәң, әйткән вәгъдәмне үтәрмен, ди. Әгәр шуңа җавап бирә алмасаң, мин сине җәзага тартырмын, — ди.
Солдат әйтә: — Юк, падишаһым, ди, болай дөрес булмый инде ул, ди. Син миңа бер сорау бирдең, мин аңа җавап бирдем. Икенче сорауны инде син түгел, мин сиңа бирергә тиеш, — ди.
Шуннан соң патша бер сүз дә әйтә алмый.
Солдат әйтә: — Синең башыңда ничә бөртек чәч бар, ди, шуның санын белеп әйтә алсаң, мин дә синең патшалыгында күпме халык барлыгын әйтеп бирермен, — ди.
Патша бу сорауга бернинди җавап бирә алмыйча аптырап кала, Шуннан соң ул: «Минем кул астымда шул кадәр күп халык, күп солдат бар. Алар арасында миннән дә акыллырак, миннән дә аңлырак кешеләр бар икән, мин дә патша булып торам икән!» — дип, бик зур кайгыга төшә, ди.
Шуннан патша теге солдатка тапкырлыгы өчен бик күп бүләк, җирен-суын, йорт салдырырга акча биреп, өенә кайтарып җибәргән, ди.