Сәлимҗан китапханәсе

ПАТША, ВӘЗИР ҺӘМ ТЕГЕРМӘНЧЕ

Бер заман бер патшаның вәзире: «Мин патша булсам, фәләнне фәлән, төгәнне төгән итәр идем, шунсын шулай, монсын болай итәр идем», — дип, күп сүзләргә җитеп мактанган, ди. Вәзирнең бу сүзләрен патша хәзрәтләре ишеткән, ди.

Бер вакыт табып, патша хәзрәтләре әлеге вәзирне чакырткан. Вәзир килгән дә: — Падишаһым-солтаным, ни боерасыз? — дигән.

Патша әйткән: — Артык эш юк. Мәгәр фәлән сәгатькә килеп җит! — дигән.

Вәзир кайтып киткән. Иртәгесен әйткән вакытка килеп җиткән. Патшаның бер тегермәнчесе бар икән, җор гына кеше икән. Патша вәзирне тегермәнчегә алып төшкән. Патша, тегермәнчегә кергәч тә, әйткән: — Әллә-мәллә, – дип.

Тегермәнче җавап биргән: — Кәллә-мәллә, — дип.

Патша әйткән тегермәнчегә: — Өчнеке тугызга җитәме? — дип.

Тегермәнче җавап биргән: — Җитә җитүен, утыз икедән артмый, — дип.

Шуннан соң патша әйткән: — Бер каз төшерермен, йонын йолкырсыңмы? — дип.

Тегермәнче әйткән: — Йонын түгел, мамыгын да калдырмам, — дип.

Чыккан чагында патша әйткән тегермәнчегә: — Ылтыр-мылтыр, — дип.

Тегермәнче җавап биргән: — Шалтыр-шолтыр, — дип.

Моның соңында патша белән вәзир патша сараена кайтканнар. Патша әйткән вәзиргә: — Без тегермәнче белән нәрсәләр сөйләштек, белдеңме? — дип.

Вәзир җавап биргән: — Юк, падишаһым-солтаным, — дип.

Патша әйткән вәзиргә: — Иртәгә фәлән сәгатькә белеп кил, әгәр белмәсәң, асармын, — дип.

Вәзир, уйга калып, акрын гына өенә кайтып киткән. Моның соңында тегермәнчегә төшкән. Вәзир тегермәнчегә әйткән: — Сез патша хәзрәтләре белән нәрсәләр сөйләштегез? Әйтсәнә миңа, зинһар! — дип.

Тегермәнче әйткән вәзиргә: — Йөз алтын тәңкә бирсәң, әйтермен, — дип.

Ни эшләмәк кирәк, үләсе килми. Йөз алтын тәңкәне биргән тегермәнчегә. Тегермәнче әйткән: — Патша миңа кергәч тә: «Әллә-мәллә», — дип әйтте, ул сүзе «әссәламәгаләйкем» дигән сүз.

Аннан соң патша әйтте: «Өчнеке тугызга җитәме?» — дип, сез әйттегез: «Җитә җитүен, утыз икедән артмый», — дип, ансы ни дигән сүз?

Тегермәнче әйткән: — Бир йөз алтын тәңкә, әйтермен, — дип.

Вәзир ни хәл итсен, «үлмәк читен» дип, йөз алтын тәңкәне биргән. Тегермәнче әйткән: — «Өчнеке тугызга җитәме» дигән сүз «өч ай эшләгәнең тугыз айга җитәме?» — дигән сүздер, минем «Җитә җитүен, утыз икедән артмый», — дип әйткәнем утыз ике тештән артмый дигән сүз ул.

Янә вәзир әйткән тегермәнчегә: — Падишаһым сезләргә: «Бер каз төшерермен, йонын йолкырсыңмы?» — диде, сез әйттегез: «Йонын түгел, мамыгын да калдырмам» дип, анысы ни дигән сүз, әйтегез лә! — дип.

Тегермәнче әйткән: — Йөз алтын тәңкә бирсәң, әйтермен, — дип.

Бичара вәзир, уйга калып торган да, үләсе килмичә, йөз тәңкәне биргән.

Тегермәнче әйткән: — Анысы сез буласыз. Ягъни каз булыр үзең, алтының булыр йоның, — дип.

Янә вәзир әфәнде әйткән тегермәнчегә: — Патша хәзрәтләре чыккан вакытта әйтте сезләргә: «Ылтыр-мылтыр» дип, сез әйттегез: «Шалтыр-шолтыр» дип, ансы ни дигән сүз? Әйтегез лә, — дип.

Тегермәнче әйткән: — Бир йөз алтын тәңкә, әйтермен, — дип.

Вәзир кесәсен карый, кесә ягы такырайган. Алтыннары беткән моның. Вәзир тегермәнчегә елый-елый ялына башлаган: — Алтыным тәмам бетте, бер дә калмады, зинһар вә зинһар, әйтсәнә, кызгансана мине, — дип.

Тегермәнче әйткән вәзиргә: — Өстендәге киемнәреңне, чапан-чалма, күлмәк-ыштаннарыңны бирсәң, әйтермен, — дигән, — бирмәсәң, әйтмәм, — дигән.

Үлемнән авыр хәл юк, вәзир-бичара бирми нишләсен, ахыр чишенеп, киемнәрен дә биргән.

Тегермәнче әйткән: — Солтанның: «Ылтыр-мылтыр» дигән сүзе — «тазарт, чистала, яхшы әмәллә» дигән сүз, минем «шалтыр-шолтыр» дигән сүзем — «шалтырап калыр, шалтырап өенә кайтыр», дигән сүз. Менә хәзер күрдеңме инде? Шалтырап калдың түгелме? — дигән.

Вәзир, таң калып, шалтырап кайтып киткән.

Бераз вакыт үтүгә, хәбәр чыккан: «Вәзир акылдан шашкан, күлмәксез, ыштансыз йөри», — дип. Ә вәзир әйткән вакытка патша янына барган. Патша, кабул итеп, аны сараена алып кергән.

Патша әйткән вәзиргә: — Кичә әйткән сүзләрне белдеңме? — дигән.

Вәзир җавап биргән: — Тәкъсир, белдек, — дигән.

Патша әйткән вәзиргә: — Иншалла, моннан ары күп сөйләшмәссең инде, — дигән.

Шушы хәлдән соң, мактанчык вәзир шапырынмаска ант итеп, авызына май кабып йөри, ди.