Сәлимҗан китапханәсе

БЕР ЯХШЫГА БЕР НАЧАР

Бервакыт бер яшь патша ауга чыга. Ауда йөргән чагында килеп чыга бу бер елгага, агым суга. Караса, елга читенә утырган бер карт. Бу карт кәгазьгә бер малай, бер кыз исемен яза да суга ташлый, яза да суга ташлый, ди. Патша карап тора да кызыксынып сорый:

Нәрсә эшлисең син! - ди.

Карт әйтә:

Мин, ди, кемнең кемгә өйләнәсен язып суга ташлыйм, — ди. Үзе тел сөйләнә: - Бер яхшыга бер яман, бер яманга бер яхшы, мең башына бер яхшы, — ди.

Патша әйтә моңа:

Ә мин кемгә өйләнермен икән, әйтмәссеңме? — ди.

Бабай әйтә:

Менә монда урман каравылчысы тора, шуның кызы бар, син шуңа өйләнерсең, мин сиңа шуны яздым, — ди.

И бабай, — ди бу патша, мин аны алмыйм, яз берәр патша кызын, — ди.

Юк инде, язганны бозу юк, — ди бабай.

Бабай шулай диюгә югала. Бу патша уйлый-уйлый да: «Мин аны алмыйм, барам да хәзер үтерәм ул кызны», — ди. Үзенең гаскәрен ияртеп китә бу урман каравылчысының өенә. Анда барып җиткәндә җараңгы төшкән була инде.

Урман каравылчысы боларны яхшы гына каршы ала. Үзләренә хезмәт күрсәтә, ни бары белән сыйлый. Кемгә каз да үрдәк, кемгә күбрәк - үзе белә.

Кичен йокларга ятырга кирәк. Боларның бер генә бүлмәләре була. Егетләр арасында кызны кундырып булмый бит. Шуңа күрә кызны чыгарып нергәгә яткызалар. Әлеге патша карап тора кызны кая яткызганнарын. Белә моның кая ятканын. Шуннан соң, атасы-анасы йокыга киткәч, патша әкрен генә чыга да кызны үтерерлек итеп чәнчә. Чәнчә дә кыз янына, күмү расходына дип, бер капчык алтын калдыра. Ә үзе өйгә кереп иптәшләрен уята да төнлә качып чыгып китәләр болар.

Иртән урман каравылчысы хатыны белән торып баксалар, ни патша, ни солдатлары юк, төнлә тайганнар. Тиз генә кыз янына чыгып карыйлар. Ни күрсеннәр, кызлары кан эчендә ята. Еларга тотыналар болар. Карасалар, кызның җаны бар, янында бер капчык алтын тора. Урман каравылчысы кызны арбага сала да, бер капчык алтынны алып, докторга китә. Докторга бара да:

Зинһар терелт, күпме сорасаң да бирермен, — ди.

Шуннан соң доктор кызны дәвалый башлый. Дәвалый торгач, терелтә бит кызны.

Кыз терелгәч, алып кайталар. Кызның атасында алтын күп бит әле. Урманның бик матур бер җирендә зур итеп йорт салдыра бу. Йортның балконы да була.

Көннәрдән беркөнне әлеге патша ауга китә. Урманда йөри торгач, урман каравылчысы йортына барып чыга. Йорт янына барып җитсә, күрә: балконда бик чибәр бер кыз йөри. Бер кашык су белән кабып йотарлык. Патша моны кем кызы икәнен белми, теге вакытта ул кызны юньләп күрмәде дә бит. Хәзер патша бу кызга гашыйк була. Өйгә керә. Атасы-анасыннан кызны сорый.

Өйләнергә телим, — ди.

Бу егетнең патша икәнлеген белгәч, болар риза булалар. Шуннан патша кызны алып китә.

Үзенә алып кайткач, патша бик әйбәт итеп туй ясый, кызның аталарына күп кенә бүләкләр биреп озата. Ирле-хатынлы бик яхшы гына яши башлыйлар болар.

Бервакыт кыз белән патша караватта сөйләшеп яталар.

Син кем әле, ничек үстең, ничек яшәдең миңа чыкканчы? — ди.

Кыз моңа бөтенесен сөйләп бирә:

Фәлән елны безнең өйгә кешеләр килгән иде, шуларның атаманы мине чәнчеп китте, мин аз гына үлмичә калдым, ди. Ул кеше яныма бер капчык алтын куеп калдырган. Атам докторга акча биреп мине терелтте, калган акчага йорт салдык бик шәп итеп, ди. Аннан соң син килдең яныма, — ди.

Кыз шуларны әйткәч, патша:

Әй, җаным, гафу ит, ул кеше мин идем. Бер бабай бик дөрес әйткән икән, инде бергә тату гына торыйк, — ди.