Сәлимҗан китапханәсе

ФИКЕРЛЕ КЫЗ

Бер яшь патша була. Көннәрдән беркөнне бер фәкыйрь үтеп бара сарай яныннан. Бу шуны чакырып кертә дә ашарга утырта. Китереп куя бер табак токмач. Ашый бу, ашап бетерә. Моңардан сорый патша:

Туйдыңмы, абый? - ди.

Туйдым, туйдым, падишаһым-солтаным, бик рәхмәт, — ди.

Шуннан соң патша китереп утырта бәлеш, Моны да ашап бетерә бу. Ашап бетергәч, бу тагы сорый:

Туйдыңмы? — ди.

Туйдым, туйдым, ди фәкыйрь.

Патша тагын китереп куя ит - аны да ашап бетерә. Тагы сорый:

Туйдыңмы? — дип.

Тагы:

Туйдым, — ди фәкыйрь.

Шуннан соң китереп куя чәй - чәйне дә эчеп бетерә теге.

Туйдыңмы? — дип сорый патша.

Туйдым, туйдым, падишаһым-солтаным, бик рәхмәт, бик күп хөрмәт иттең, — ди.

Шуннан соң әйтә инде патша:

Менә син беренче ашаган вакытта ук «туйдым» дип әйттең, Икенчесен ашап бетергәч тә «туйдым» дип әйттең. Өченчесен, дүртенчесен ашагач та «туйдым» дидең. Ә син бөтенләй туймаган булгансың икән, ди. Ни өчен алдадың? — ди. — Минем шушы соравыма җавап китер, ди. Әгәр җавап китермәсәң, иртәгә мин сине җәзага тартырмын, — ди.

Шуннан соң бу фәкыйрь кайтып китә өенә.

Кайта да бу бик уйланып утыра. Моның кызы була. Кызы әйтә:

Нишләп, әти, болай уйга калдың? — ди.

Карт патша сараенда булган хәлне кызына сөйләп аңлата. Кыз әйтә:

Әткәй, син кайгырма, ят та йокла, иртәгә бар да булыр, — ди.

Шуннан соң иртә торгач, кыз алып керә бер чиләк. Шуңа ваткалап таш тутыра. Әтисенә әйтә:

Әти, тулдымы?

Тулды, — ди.

Кыз чиләккә тагын ком сала, таш арасына ком да керә.

Әткәй, тулдымы? -- ди.

Тулды, — ди.

Шуннан соң чиләккә су сала, су да керә. Кыз әйтә:

Әткәй, бар, патшага шушы нәрсәне күрсәт тә әйт, ди: «Безнең ашказаны да шушы көенчә, аңа төрле нәрсә дә керергә мөмкин», — дип әйт, — ди.

Карт бара, шушы хәлне патшага кыз күрсәткәнчә ясап күрсәтә. Патша бу хәлгә гаҗәпләнеп, картка тәхсин укый.

Ярар, картым, монысын булдырдың, менә мин сиңа тагын бер сорау бирәм, ди. Иртәгә син миңа шушыңа җавап китер, ди: ач та, килмә, тук та килмә; ялангач та килмә, кием белән дә килмә; атланып та килмә, җәяү дә килмә,— ди.

Шуннан соң карт кайтып китә. Кайта да тагын хәсрәткә батып утыра. Һаман да кыз сорый:

Әткәй, ничек, ни булды? Патша мин күрсәткәнгә нәрсә дип әйтте? — ди.

Син күрсәткәнгә рәхмәт белдерде, яңадан бер сорау бирде, ди. «Ач та килмә, тук та килмә; ялангач та килмә, кием белән дә килмә; атланып та килмә, җәяү дә килмә», - дип әйтте, — ди.

Шуннан соң кыз тагын атасын тынычландырып:

Әткәй, ят та ял ит, иртәгә бар да булыр, — ди.

Кыз шул ук төнне төшеп китә су буена. Анда барып балыкчының ятьмәсен алып кайта. Атасына шуңардан күлмәк-ыштан тегә, кесә сала. Кесәсенә көнбагыш сала да әтисен, үзләренең биш яшьлек кәҗә тәкәсенә атландырып, яңадан патшага җибәрә.

Патша бу картның килүен хәтерләп тора, чынлап та сорауга җавап бирә алырлык киләме дип. Патша караса, карт кәҗә тәкәсе өстендә килә: чынлабрак карасаң - атланган, тагын да хәтерләсәң — сөйрәлгән. Бу атланып та түгел, җәяү дә түгел. Патша бусына да гаҗәпләнә. Киемле киләме, ялангач киләме дигәндә, бер карасаң, өстенә кигән киеме бар, ләкин тәне күренә. Моны киемле дип тә, ялангач дип тә әйтеп булмый. Чыннан да, бу кеше сорауга җавап бирә алырлык. Соң инде бу ач киләме, тук киләме? Ач дияр идең, ялан ашап тора. Тук дип әйтер идең, тук булса, ашамас иде. Шуннан патша әйтә:

Ну молодец, карт, бу эшләргә барысына да җавап бирә алдың. Моны каян өйрәндең? - дип карттан сорый.

Карт бу эшкә мактаныбрак:

Минем кызым өйрәтә шул, — дип ычкындырып куя.

Ә патша бу сүзгә:

Әле син кызың белән икәү эшлисеңмени бу эшне? - дип, яңадан картка бер сорау бирә. Өстәл өстеннән кәтүкне ала да өч чирек җеп өзеп алып картка суза:

Менә кызың миңа шушы җептән киндер сугып, күлмәк-ыштан тегеп китерсен, — ди.

Карт җепне алып кайтып китә. Алып кайта да кызына әйтә:

Кызым, патша безгә тагын шундый ук зур эш йөкләде. Менә шушы җептән киндер сугып, күлмәк-ыштан тегеп китерергә кушты, — ди.

Кыз:

Ярар, әткәй, тегәрбез, — ди. Себеркедән шырпы буе бер чыбык сындырып ала да: - Бар, патшага әйт, шушы чыбыктан киндер сугу өчен киндер ыстаны ясатып бирсен миңа, — ди.

Карт яңадан патша янына барып, кыз биргән чыбыкны патшага бирә:

Минем кызым сезнең биргән җебегездән киндер сугып күлмәк-ыштан тегеп китерергә риза булды. Тик аның киндер сугу өчен станы юк икән. «Шушы чыбыктан киндер станы эшләтеп бирсен», дип әйтте кызым, — ди.

Патша, чыбыкны күреп:

Бу чыбыктан киндер ыстаны буламыни? - дип ачулана.

Карт патшага карап:

Падишаһым-солтаным, өч чирек җептән киндер сугып, күлмәк-ыштан тегеп буламыни? - ди.

Шуннан соң патша әйтә:

Менә, карт, мин сиңа җиде яшьлек сарык тәкәсе биреп җибәрәм, иртәгә сәгать уникегә мин барган төшкә сарык тәкәсе бәрәнләсен, — ди.

Карт сарык тәкәсен алып кайтып китә. Кызына әйтә:

Кызым, менә патша: «Иртәгә мин барышка шушы сарык тәкәсе бәрәнләп куйсын. Мин сәгать уникеләрдә барырмын», диде, — ди.

Ярар, әткәй, бәрәнләр. Алып чык пычак, суйыйк та ашыйк, — ди.

Сарык тәкәсен суялар да ашыйлар.

Иртәгесен иртә үк торып кыз мунча яга да әтисен мунчага җибәрә.

Мин барып алмаенча, син кайтма, — ди.

Көндезге сәгать уникеләр җиткәч, патша, кызны күзәтү өчен, килә дә сорый:

Фәлән агай өйдәме? — ди.

Кыз тәрәзәдән башын тыгып:

Өйдә юк, — ди.

Кайда? - дип сорый патша.

Әткәй мунчада бәбәйлән ята, — ди.

Фу, шайтан алгыры, ир кеше бәбәйлимени? — ди.

Шуннан соң кыз патшага әйтә:

Син соң әткәйгә җиде яшьлек сарык тәкәсе биреп җибәргәнсең, сарык тәкәсе бәрәнлимени? — ди.

Шуннан патша, җавабы бетеп, кайтып китәргә мәҗбүр була һәм кызга әйтә:

Әтиең минем янга барсын әле, — ди.

Кыз картны дәшеп кайта да патшаның чакырганын әйтә. Карт патша янына бара. Шуннан соң патша, картны бик яхшы сыйлап, сүз башлый:

Бабай, кызыңны миңа тормышка бир, — ди.

Без фәкыйрь кешенең кызын сез алмассыз бит, — ди.

Озак сөйләшеп тормыйлар, карт патшага кызны бирергә була. Озак та үтми туй була. Кыз инде хәзер - патша хатыны. Бик яхшы гына тормыш итәләр.

Көннәрдән беркөнне өч хәерче юлга чыга. Хәер сорашырга бару өчен, болар өчесеннән дә әйбер җыйныйлар. Берсеннән — ат, икенчесеннән - арба, өченчесеннән - капчык. Юлда барганда бер көнне басуда кунарга туры килә. Иртән торсалар, ни күрсеннәр: бия янында колын йөри. Бия колынлаганда, ничектер, капчык белән арбага кан буяла. Арбалы хәерче моны күрә дә: «Колын минеке, арба колынлаган», — ди. Капчыклы хәерче тагын да капчыкта кан күреп: «Юк, капчык колынлаган», — ди. Болар арасында зур гына дәгъва чыгып, колынны кайсына да бүлә алмыйча, патшага хөкемгә баралар. Патша бу вакытта каядыр бер шәһәргә киткән була. Киткәндә хатынына әйтеп китә: «Әгәр дә хөкем иттерергә килүче кешеләр булса, миннән башка кешегә хөкем итмә, югыйсә мин сине аерырмын, минем белән була алмас-сың», - дип. Шуннан соң хатын үзе генә кала. Менә бу хәерчеләр килеп керәләр. Хатын болардан сорый:

Ни йомыш? — ди.

Болар әйтәләр:

Безгә падишаһ кирәк иде, — дип.

Нәрсәгә ул? - ди хатын.

Хәерчеләр әйтәләр:

Без кунганда колын күрдек, — диләр.

Капчыклы хәерче әйтә:

Бу колын минеке, капчык колынлаган, — ди.

Шул ук вакыт арбалы хәерче әйтә:

Юк, синең капчык колынламаган, ди, минем арбада кан бар, — ди.

Бияле хәерче әйтә:

Саташмагыз, колын минеке, — ди.

Хатын уйланып тора да әйтә:

Патша булса хөкем итәр иде, ләкин ул өйдә юк, — ди.

Кайда китте соң? Без шунда барабыз, — ди.

Хатын әйтә:

Без Агыйделгә башлаш бер гектар бодай чәчкән идек, Агыйделдән балыклар чыгып бодайны ашыйлар, шуны каравылларга китте, — ди.

Капчыклы хәерче белән арбалы хәерче бу хатынга әйтәләр:

Әй, ахмак хатын, балыклар коры җиргә чыгып бодай ашыйлармыни? - ди.

Сез ахмак булмасагыз, арба белән капчык колынламас иде, — ди хатын. - Бия генә колынлый ул, — ди.

Шуннан хәерчеләр бу сүзгә әсәрләнеп: «Чыннан да арба белән капчык колынламас, колын биянеке булыр», — дип чыгып китәләр. Күп вакытлар үткәч, патша кайта. Сүз иярә сүз чыккач, хатыны белән сөйләшкәндә сорый:

Хөкем иттерү өчен килгәң кешеләр булмадымы? — ди.

Хатыны:

Өч хәерче генә килгән иде, «арба белән капчык колынлаган, колын безнеке» дип дәгъвалап, шуларга сөйләп күрсәткән идем дә алар разый булдылар, бия колынлаганга ышанып чыгып киттеләр, — ди.

Шуннан соң патша ачуланып хатынына әйтә:

Мин бит сиңа әйткән идем: «Миннән башка хөкем итмә», - дип. Син инде боларга хөкем иткәнсең. Мин сине аерам, талак, ди. Миннән нәрсә җаның тели шул нәрсәләрне ал да кит, — ди.

Патша хатыны күп уйланып тормый:

Ярар, падишаһым, безгә тормыш шулай гына булгандыр. Азаккы аерылышу көнендә бергәләп чәй эчеп калыйк әле, — дип, самовар кайнатып өстәл өстенә китереп утырта. Чәй эчкән вакытта: - Синең белән бергә торып булмас, булмаса аз гына эчеп тә алыйк, - дип, шкафтан коньяк алып килә дә патша белән бергәләп эчәләр.

Бу эчүдән патша бик нык исерә. Патшаның исергәнен күреп, патша хатыны чыга да солдатларга әйтә:

Жигегез файтунны, — ди.

Солдатлар җигеп китерәләр. Хатын ике солдатны алып кереп, патшаны арбага сала да юлга чыгып китә. Патша, салкын һавага чыккач, бераз айнып китә. Күзен ачып җибәрсә, ни күзе белән күрсен, каядыр бара.

Чү, туктагыз, ди. Мине кая алып барасыз? - ди.

Хатыны әйтә патшага:

Син бит мине аердың, мин китеп барам, — ди.

Патша:

Ә соң мине нигә алып барасың? — ди.

Син бит әйткән идең: «Миннән нәрсә җаның тели, шуны ал», — дип. Минем җаным теләгән нәрсә фәкать син генә, мин сине алып китеп барам, — ди.

Фу, шайтан алгыры, әйдә бор атларны, кайтабыз, бергә торырбыз, — ди патша.

Шулай әле дә булса торалар, ди.