Әүвәл заманда бер патша булган. Ул үзенең вәзирләренә:
Бер кеше үзен Хозыр дип йөри икән, миңа шуны тотып китерегез, - дигән.
Срок куеп, акчалар биреп, вәзирләрен чыгарып җибәргән патша. Вәзирләр күп җирдә йөргәннәр, таба алмаганнар андый кешене.
Бер заман срок бетеп, кайтыр алдыннан боларга бер карт очраган. Ул вәзирләргә:
Сез ни эшләп йөрисез? — дигән.
Теге вәзирләр:
Менә патша безне Хозыр дигән кешене эзләргә җибәрде, таба алмыйбыз шуны, — дигәннәр.
Бу карт:
Ул Хозыр - мин булам, — дигән.
Шуннан теге вәзирләр картны җилтерәтеп патша каршына китереп бастырганнар.
Патша:
Үтерергә кирәк аны, сез ничек үтерергә киңәш итәсез? — дип, вәзирләреннән сораган.
Патшаның беренче вәзире:
Пычак белән башын кисәргә, — дигән.
Икенчесе:
Без белән чәнчеп үтерергә кирәк, — дигән.
Өченчесе:
Башына чүкеч белән бәреп үтерергә кирәк, — дигән.
Патша:
Ярар, — дигән, — Хозыр, син үзең ничек телисең, соңгы сүзеңне әйт, — дигән.
Хозыр әйткән:
Синең беренче вәзиреңнең әтисе - сугымчы, икенчесенең — тегүче, өченчесенең — тимерчедә чүкеч сугучы икән, ә вәзирләреңнең өчесенең дә акылы юк, бик наданнар икән, — дигән дә күздән югалган.