Сәлимҗан китапханәсе

АКЫЛЛЫ КАЮМ БАБАЙ

Бер вакытта бер бай килә бер карт янына, Каюм бабайга. Килә дә акыл сорый:

— Иә, Каюм бабай, миңа ничек баерга кирәк, нәрсәдән күбрәк табыш алыйм? - ди.

Бабай әйтә:

— Һәй, ул бик җиңел эш, — ди. - Көз көне бик күп итеп каз сатып алып какла да язын аларны кыйбат бәягә сатарсың. Менә сиңа та-быш, — ди.

Бу бай бабайның киңәшен тыңлап шулай эшли. Күп итеп каз сатып ала да каклап элеп куя, аннары аларны яз көне чыгарып сата. Моннан бик яхшы табыш ала бу. Баегач, борыны тагын да югарырак күтәрелә моның. Тагын килә бабай янына:

— Әй, Каюм дивана, өйрәт мине, ни нәрсә белән тагын да күбрәк табыш алыйм? — ди.

Каюм бабай әйтә:

— Һәй, ул бик җиңел эш, ди. Көзен суган белән кишер ал да под-валга сал, ди. Яз башында кишер дә, суган да кыйбат була, сатарсың, менә сиңа табыш, — ди.

Бай шулай эшли. Суган белән кишерне катыштырып подвалга сала. Яз башында подвалны ачса, суганы да, кишере дә череп беткән. Ачуы килә дә бара бабай янына.

— Бабай, ди, мин синнән акыл сорадым. Беренчесендә әйбәт акыл бирдең, икенчесендә тиле акыл бирдең, бөтен малым бетте хәзер, — ди.

— Бабай кеше яхшы акыл бирә, дивана кеше дивана акыл бирә, үзеңә үпкәлә, — ди бабай.