Әүвәлге заманда бер кешенең җиде кызы бар икән. Ул җиде кы-зын җиде кияүгә биргән.
Беркөн кызларын кияүләре белән бергә кунакка чакырып, барысы-на да тигез сый вә хөрмәтләр куйган. Алай булса да кияүләрнең һәр-кайсы каенатасы белән каенанасына баҗаларыннан артыграк сөекле буласы килгән, ди. Шулай берничә көн сыйланып, өйләренә кайтып киткәннәр.
Бара торгач, юлда боларга бер ач бүре очрап, җиде баҗаның бер-сенә ташланып ашый башлый. Калган баҗалары бергәләп аны бүредән коткару түгел, бәлки һәркайсы эчләреннән әйтәләр, имеш: «Ашый бир-сен, кайнатабыз аны бигрәк сыйлаган иде, ул булмаса, мин сөеклерәк булырмын», — дип. Аннан соң бүре икенчесенә ябышканда, калган биш кияве шулай ук: «Ашый бирсен, ул булмаса, мин сөеклерәк булырмын» дип, эчләреннән әйткәннәр, имеш.
Әлхасил, озын сүзнең кыскасы шул кем, бүре бу җиде баҗаның һәммәсен дә берәм-берәм ашап бетергән, имеш.