Сәлимҗан китапханәсе

ВӘЗИР ХӨΚΕΜΕ

Бер көнне Багдад шәһәрендәге бер сатучы янчык белән ике йөз алтын югалткан. Ул бу хакта мәхкәмәгә ² мәгълүм итеп, тапкан кешегә йөз алтынын бирергә вәгъдә кыйлган,

Берничә көннән соң сатучының алтыннарын бер көймәче табып, вәгъдә кыйлган йөз алтынны сораган. Бу кеше көймәчегә алтынын бирмәс өчен:

— Ул янчык эчендә алмас ташы да бар иде, шул алмасны китер-сәң, вәгъдә кыйлган йөз алтынны бирермен, — дигән.

Көймәче:

— Янчык эчендә алмас ташы юк иде, — дигән.

Югалтучы янчыкта алмас ташы юклыгын бик яхшы белсә дә, йөз алтынны бирмәс өчен, көймәче өстеннән мәхкәмәгә биргән.

Казый бу эшне үзе хөкем кыйлмыйча, вәзир каршысына алып бар-ган. Вәзир икесеннән дә эшнең ничек икәнен сөйләтеп, сатучыга:

— Синең югалткан алтыннарың арасында алмас ташы да булган, әмма бу көймәче тапкан янчыкта ике йөз алтыннан башка бер нәрсә дә булмаган. Шуның өчен бу көймәче тапкан янчык синеке түгел инде. Син эчендә ике йөз алтын һәм алмас ташы булган янчыкның югалга-нын мәхкәмәгә яңадан мәгълүм ит. Бу көймәче тапкан янчык алтынна-ры белән кырык көнгә кадәр саклансын. Кырык көнгә чаклы хуҗасы чыкмаса, ул алтыннар көймәчегә булыр, — дигән.