Борын заманда бер патша булган, аның ике вәзире булган. Патша бер вәзирне артыграк сөйгән. Аны артыграк сөйгәнгә күрә, икенче вә-зир кызгана ¹. Ул ничек булса да араны бозарга уйлый. Патшага барып әйтә:
— Теге вәзир сине бик хурлый: «Янына барыр хәл юк, авызы сасы», - дип әйтә, — ди.
Моңа патшаның бик ачуы килә:
— Бар, җибәр үзен бире, — ди.
Бу вәзир бара да әйтә:
— Сине патша чакыра, — дип. - Барганда безгә кереп чык, - ди үзе.
Теге вәзир, берни дә уйламыйча, китә патшага, узганда әлеге вә-зир өенә керә.
Керсә, иптәше моңа сарымсаклы ризык ашатып җибәрә, авызын-нан ис килсен дип.
Бу бер дә аны-моны уйламыйча барып керә патшага. Килеп керүгә, патша сораша башлый. Сөйләгән вакытта вәзир кулын авызына каплап тора, сарымсак исе сизелмәсен дип. Бу хәлне күреп, патшаның ачуы тагын да кабара: «Әһә бу мине чыннан да хурлый икән, патшаның исе сизелмәсен дип, авызын-борынын тота», - дип уйлый. Патша шунда ук кәгазь, кара ала да, бер язу язып, вәзирнең кулына тоттыра.
— Бар, шушы хатны солдатларга илтеп бир, — ди.
Ә теге вәзир моны ишек төбендә көтеп торган була. Бу чыгуга:
— Нәрсә дип әйтте? - ди.
— Менә бер хат бирде: «Солдатларга илтеп бир», - дип әйт-те, — ди.
— Кая, ди, мин илтеп бирим, — ди.
Бу бит инде солдатлар янына үзем барсам, хатта ни язганны бе-леп кайтырмын дип уйлый. Хатны ала да йөгереп чыгып китә. Ә хатта: «Бу кәгазьне китергән кешене шунда ук аскакка ¹ асыгыз» дип язган икән. Солдатлар пакетны ачып укуга, бу вәзирне шунда ук аскакка асалар да.
Бер өч көннәр үткәч, патша күрә: бу вәзир исән-сау йөри. Чакырта бу моны үз янына да сорый:
— Син мин биргән пакетны илттеңме? - ди.
— Юк, — ди вәзир, — минем кулдан теге вәзир алды да, «үзем ил-тәм» дип китте, — ди.
— Ник бирдең? — ди.
— Кулымнан тартып алды, «үзем илтәм» диде, бирмәсәң яхшы түгел инде, — ди.
— Син мине нишләп хурлап йөрисең? — ди патша.
Вәзир аптырап кала:
— Юк, мин беркемне дә хурлаганым юк, — ди.
— Ә нигә: «Патша янына барыр хәл юк, авызыннан сасы ис ки-лә», - дип әйтәсең, — ди.
— Падишаһым-солтаным, мин андый нәрсә турында уйлаганым да юк, — ди вәзир.
— Нигә алай булгач, минем белән сөйләшкәндә авыз-борыныңны тотып сөйләштең соң? - ди патша.
— Мин сиңа килгәндә вәзир үз өенә кертеп сарымсаклы тәгам ашатты. Шул ис килмәсен дип, авызымны каплап сөйләштем, — ди.
Шуннан соң патша, бу вәзирнең аркасыннан сөеп:
— Молодец, ул сиңа баз казып, үзе төшеп киткән, ди. «Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең» дигән мәкаль бик дөрес инде ул, — ди.