Сәлимҗан китапханәсе

АЛТЫННЫ КЕМ УРЛАГАН?

Өч агай-эне сәфәр чыгалар. Алар урман кырыеннан алтын таба-лар. Ул алтынны, үз җаебыз белән килеп алырбыз әле, көндез алып китсәк кеше күрер дип, күмеп калдыралар урманга. «Өчебезгә дә бик зур сума булыр»,- диләр.

Бервакытны бу алтынны боларның кече энеләре килеп урлый. Бер өч көннән алтынны алырга дип килсәләр, алтын урынында юк. Болар хәзер аптырыйлар, кем алган аны, күрүче дә юк, белүче дә юк. Өч бертуган булгач, берсенә-берсе әйтергә дә аптырыйлар, оялалар. Шун-нан соң олы туганнары әйтә:

— Без болай таба алмыйбыз, әйдәгез, бездән унбиш чакырым җирдә бер карт бар, шул карт алтынны кем алганны табар, — диләр.

Болар өч туган китәләр картка, барып керәләр. Карт боларны бик яхшылап, күтәргән күк итеп, каршы ала, аш-су хәзерләтә, җиләк-җи-мешләр белән сыйлый. Аннан соң болар үзләренең нинди йомыш белән килүләрен сөйлиләр:

— Без сәфәр чыккан идек, шунда алтын таптык, шул алтынны икенче килеп алырбыз дип күмеп калдырдык. Өч көннән алырга дип килсәк, алтын урынында юк, — диләр.

Карт әйтә:

— Менә, балалар, мин сезгә бер гыйбрәт сөйлим, дир. Моннан җи-де чакырым бер авылдан бер кыз килеп, миннән берәр сумлык биш алма алды. Алманы биргән вакытта сорыйм: «Кызым, акчаң бар-мы?» — дип. Кыз әйтә: «Юк», — дир. «Акчаң булмаса, үзеңне ярәшеп бикәчкә биргән көнне миңа килеп тапшырылырсыңмы?» — дидем. Ул: «Тапшырылырмын», - диде. Ике елдан соң, унҗиде яшькә җиткәч, кызны ярәшәләр, атна көнне кич никах укыйлар. Кыз шул көнне кия-веннән рөхсәт сорап, ефәк күлмәкләр киеп, энҗе-мәрҗәннәр тагып, минем шундый бер әманәтем бар иде дип, картка барырга чыгып китә. Шул вакытта аңарга бер качкын очрый. Ул качкын анардан сорый: «Син кая барасың?» — дир. Кыз әйтә: «Син миңа бәйләнмә, миңа тимә. Мин шундый әманәтле кеше, ике әманәтем бар: берсе - карт янына барып кайтырга кирәк, икенчесе — киявем көтеп ята», — дир. Шуннан соң качкын «бар» дип, кызны җибәрә. Кыз килеп җитте, ә мин кызны яңадан киявенә тапшырылырга җибәрдем. Сез шул сүзгә нәрсә әйтә-сез? - дир карт.

Олы туганнары әйтә:

— Кияү күркәм, яхшы кеше икән; юлдагы качкын да бик яхшы кеше икән; син дә, бабай, яхшы, миһербанлы кеше икәнсең. Сез өчегез дә хыянәт итмәгәнсез, тугры кешеләр икәнсез.

Икенче туган әйтә:

— Мин дә, бабай, шуны ук әйтәм, — дир.

Өченче туганнарыннан сорый карт:

— Син нәрсә дип әйтерсең? — дир.

— Мин, кияү булгач, шулкадәр мал әрәм иткәч: «Карт янына бүген барма, бүген минем җанда кун, иртәгә барырсың әле», — дип әйтер идем. Юлдагы качкын булсам, шул кызның яхшы киемнәрен, энҗе-мәрҗәннәрен салдырып калыр идем, — дир.

Карт әйтә:

— Әй, улым, дир, синең фикерең начарлыкта икән, алтынны син урлаган, бүтән беркем дә түгел, — дир.

Дөрестән дә, алтын шунда була, алтынны табалар. Энеләрен судсыз-нисез чыгарып җибәрәләр.