Күптән түгел Түбән Шырданда Байдек дигән кеше бар иде. Беркөн байтак кешеләр белән юлга чыктылар. Бара торгач, бер иделгә җиттеләр. Иптәшләре белән бер байның бодай төягән көймәсен ерак калага илтмәкче булып, бодай төягән көймә белән киттеләр. Бара торгач, Байдеккә авыру тиеп, су якасына чыгарып ташладылар. Байдек мескен җылый-җылый ятканда, Байдекнең катына ике карак килде.
— Син монда нишләп ятасың? — дип, Байдекне бик куркыттылар. — Әйдә безгә юлдаш бул, — дип, көчләп алып киттеләр.
Бара торгач, кич булды. Бер авылга җиттеләр. Бер байның келәтен басмакчы булып, келәт түбәсен ачтылар. Байдекне, аркан белән бәйләп, келәткә төшереп җибәрделәр. Байдек келәттә ни нәрсә тапса, барысын биреп бетерде. Бетергәч, үзен бәйләп, иптәшләренә кычкырды:
— Тартыгыз! — дип.
Иптәшләре тартып чыгарганда, Байдек икәнен белгәч, арканны кисеп җибәрделәр дә, үзләре киттеләр. Байдек келәттә калды.
Байдек мескен нишләргә белмичә аптырап торганда, бер кисмәктә борчак оны бар икән, аны тапты. Борчак онын төкерек белән төкерә-төкерә юешләп ике йомарлак ясады да ишек яңагына сөялеп саклап торды. Көн яктыргач, бер хатын келәткә килеп ишекне ачканда, ике йомарлак онны хатынның ике күзенә атып, үзе келәттән чыгып качты. Хатын күзен тотып җылый калды.
Байдек шул китүдән китте. Бер авылга барып җитте. Бер өйгә керде, сәлам бирде. Өйдә бары бер авыру хатын бар иде. Ул хатын Байдеккә әйтте:
— Яхшы киләсең, туганым, синең карының ачкандыр, менә аша, — дип, Байдек алдына ак битле пәрәмәч китерде. Байдек ашап туйды. Аннан соң хатын әйтте:
— Мин бала табарга кысталып ятамын. Күрше авылда минем анам бар, — ди. — Шул анамны алып килсәнә, туганым, — дип җибәрде.
Байдек шул авылга барды.
— Әйдә, әби, кызың чакырды сине, — дип, хатынның анасын алып чыкты. Җәяү килә-килә карчык арыды. Байдек күтәреп килә башлады. Байдек тә бара торгач арыды. Арыгач:
— Әби, инде азрак ял итим, — дип карчыкны бер түмгәк өстенә утырткан иде, коега тап килеп, әби коега төште китте. «Инде теге хатынга ни әйтергә кирәк», — дип, Байдек юл буенча исәп итеп кайтты. Кайтып җиткәч, әйтте хатынга:
— Юк, ул әби килмәде, мин сине танымыйм дип, миңа ышанмады. Бар, чынлыкка кызымның берәр нәрсәсен алып кил, дип, мине кайтарып җибәрде, — диде.
Алай дигәч, бу хатын алтын-көмеш тәңкәдән ясаган хәситәсен бирде.
— Менә минем хәситәмне илтеп күрсәтсәң килер, — дип Байдекне яңадан җибәрде.
Байдек, хәситәне алып, үз юлына китте. Хатын әле булса көтеп тора.
Аннан соң Байдек байтак җир киткәч, кич булды. Бер авылга җитте. Төнлә бер өйдә ут күреп, коймага менеп атланды. Ишек алдында каравылчылар бар иде. «Карак килде!» — дип, Байдекне ботыннан тартып төшерделәр. Байдекне кыйнадылар-кыйнадылар да, бер мичкәгә салып, мичкәнең авызын кадаклап, биек тау башыннан тәгәрәтеп җибәрделәр. Байдек мескен, мичкә эчендә тәгәрәп бара-бара мие түнеп, бераз җан тарткач, кесәсеннән пәкесен чыгарып, мичкәне пәке белән уя-уя, кул сыярлык тишек ясады. Аннан соң тыңлап караса — аюлар, бүреләр мичкә тирәсендә иснәнеп йөриләр. Мичкә тирәсендә әйләнеп йөри торгач, бер бүренең койрыгы мичкә эченә керде. Байдек бүренең койрыгын кулы белән чорнап тотты да: «Их!» — дип кычкырды. Бүре шул куркудан мичкәне койрыгы белән сөйрәп чабып китте. Чабып бара торгач, мичкә бер түмгәккә эләгеп таркалып китте. Бүренең дә койрыгы шарт итеп өзелде. Бүре качты. Байдек котылды.
Байдек күзен ачып караса, үзен бер урман эчендә күрде. Төнлә, караңгы. Әле таң атканы юк. Байдек бүре тавышларын ишетеп: «Болар мине монда бетерерләр», — дип куркып, бер зур имән башына менде. «Монда таң атканчы утырыйм», — дип торганда, имәннең эче куыш икән, төште китте. Куышның төбенә җитте. Аягына йомшак тиде. Кабалап караса — имән төбендә туп-тулы бал. Балны туйганчы ашады. Таң атты. Көн булды. «Инде моннан ничек чыгармын?» — дип исәп итеп торганда, югары таба башын күтәреп караса, бер аю арты белән имән эченә төшеп килә. Кеше барын сизми. Төшеп җитәрәк Байдек, аюның арт ботын бик нык тотып, ачы тавыш белән кычкырды. Шул куркудан аю, имән эченнән үрмәләп, имән башына менеп җитте. Байдек тә, аю ботына ябышып, имән түбәсенә чыкты. Аю имән түбәсеннән үз буен үзе атты да үлде. Байдек имән түбәсендә калды. Акрынлап имән түбәсеннән төште. Аюны тунады да тиресен күтәреп китте. Бара торгач, бер юлга чыкты. Күрде: юлда байтак кешеләр килә.
— Сез кай яклар? — дип сорашканнан соң, аларга аю тиресен биреп, үз авылына чаклы утырып кайтты.
Яз көне киткән иде, көз көне, кар ява башлагач кайтты бу. Байдек, дус-ише белән күрешкәннән соң: «Инде бер бәйрәм ясыймчы», — дип, күп ашлар хәзерләде. Баягы хатынның хәситәсеннән ничаклы алтын-көмеш чыкты. Янә икенче авылда Байдекнең анасы бар иде. Аны алырга китте. Ул көн яңа гына кар яуган иде. Утын чанасы җигеп китте. Аның анасы бик карчык кеше иде. Анасына бик зур тун киертеп, чанасына утыртты. Ул тунның итәкләре чананың як-ягыннан печән кебек сөйрәлеп кайтты. Беләсез, утын чанасы шулай була. Бу Байдек барган авылда ул көнне печән җыелган икән. Менә Байдекнең артыннан ук басып килделәр тентү белән.
— Менә печән чанасы монда кергән, — дип, Байдекне тоттылар.
Байдек, баягы алтын тәңкәләрне биреп, котылып калды. «Ах, бу тун миңа зыян китерде», — дип, ул тунны утка атты. Ул тире тун булса кирәк, утта янып, дуңгыз борыны кебек булып бөреште дә, Байдек аны читән башына чыгарып элде. Янә бер авылда ул көн дуңгыз җыелган икән. Тентү килеп, читән башыннан дуңгыз борыны кебек нәрсә тапты.
— Менә бу дуңгыздыр, — дип, Байдекне тотып бәйләделәр.
Байдек, янә баягы хәситәдән сүтеп алган алтын тәңкәләрне барысын биреп, мең бәла белән көчкә котылып калды.
Байдек мескен юклыкка чыдый алмаенчы баягы хатынның хәситәсен урлап кайткан иде, барысын әрәм-шәрәм итеп бетерде. Шуның өчен әйткәннәр: «Ырыкныкы шырыкка», — дип. Һәм дөрес: ырыкныкы шырыкка китте.