Әүвәл заманда Билал исемле бер ярлы кеше булган, ди. Балачагасы күп, бары да ач-ялангач икән, ди. Көне-төне бу байларга эшләгән, тормышы рәтләнмәгән. Тырышып-тырышып та берни чыгара алмагач, аптыраган Билал. Шулай аптырап йөргән йөргән дә беркөнне хатынына әйткән:
— Хатын, дигән, балаларның авызлары ачылса үпкәләре күренергә тора, аларны ачка үтереп булмый, мин киңәш сорап хәзрәткә барам, соңгы тавыкны тотып китер, — дигән.
Хатынның тавыкны бирәсе килмәгән, әйткән:
— Ул пәригә тавык әрәм итәмме соң, көненә берне булса да йомырка сала ич ул, — дигән.
Ире катырак торган:
— Китер дигәч, китер, киңәш бер тавык бәясе генә түгел, — дигән.
Хатыны берни эшли алмаган, тавыкны тотып китергән. Билал тавыкны бик әйбәтләп суйган да, хатыныннан йолкытып, туп-туры мулла өенә киткән:
Килеп кергән дә муллага бик әйбәтләп сәлам биргән:
— Әссәламегаләйкем, хәзрәт, исән-сау торасызмы?
— Сау, бик сау, ни йомыш, ни йөрисең? — дигән мулла.
Билал әйткән:
— Абзый, сез минем хәлемне беләсез, минем тормыш бер дә алмашынмый, нишлим икән? — дигән.
— Һе, ахмак, мин каян белим аны, — дигән мулла.
— Мин сездән бер киңәш сорамакчы идем, абзый, — дигән Билал. Шулай дигән дә хәзрәт алдына тавыкны чыгарып куйган. Тавыкны күргәч, мулланың күзләре ялт-йолт иткән.
— Иә, утыр алайса, ниең бар, сора, — дигән.
Билал урындыкка утырып болай дигән:
— Абзый, бүтән чарам калмады, мин урларга керешергә булдым, шул хакта ни әйтерсең? — дигән.
Мулла бер тавыкка, бер Билалга караган да сүз дөреслеге өчен кулына китабын алган.
— Шәригать болай әйткән: адәм тормыш итәргә берни тапмаса, урларга да ярый, — дигән.
— Мин урлый белмим шул, — дигән Билал.
— Егетләрдән сораш, — дигән мулла. — Әнә карак Зарифны, Ибраһимны күр, алар сиңа ул яктан юл күрсәтер, — дигән.
Билал мулладан чыгып китә дә туры теге карак егетләр янына бара. Егетләр сыра эчеп утыралар икән. Билалны да үзләре янына утырталар.
— Ни эш белән йөрисең, сөйлә, — диләр.
Билал йомышны сөйләп бирә боларга.
Тегеләр көләләр:
— Безнең һөнәргә сокланган җүләр дә табылыр икән, — диләр.
— Бүтән чарам юк, зинһар, өйрәтегез, — ди Билал.
Ялына торгач, егетләр күнәләр:
— Ярый, өйрәтербез, бай белешең бармы? — диләр.
— Бар, — ди Билал.
Моның күп хезмәт түккән бер таныш бае бар икән.
Егетләр әйтә:
— Иртәгә кил, баеңның хәлен белеп кайтырбыз, — диләр.
Иртәгесе көнне кичкырын килә бу егетләр янына. Төнлә атлар җигеп чыгып китәләр күрше авылга. Барып җиткәч, Билал бай йортын күрсәтә:
— Менә шушы келәттә мал җитәрлек булырга тиеш, — ди.
— Ярый, — диләр юлдашлары, — безгә мал гына булсын.
Шуннан бүрәнәләр белән келәтнең бер почмагын күтәртәләр дә эчкә Билалны кертеп җибәрәләр.
— Ни бар, ыргытырсың, — диләр.
Билал келәт эченнән әйберләрне бирә тора, болар арбага төйи торалар.
Бер йөк булгач, бүрәнәләрне тартып алалар, келәт урынына утыра. Билал мескен эчтә кала. Юлдашларына эндәшә:
— Нишләвегез бу, хәрап итәсез бит, — ди.
Тегеләр озақ сөйләшеп тормыйлар:
— Урларга шулай өйрәнәләр, егет булсаң, чыгар юлың да табарсың, — диләр.
Шулай диләр дә карак егетләр атларын куалап китеп тә баралар. Билал ни кылырга белмичә келәт эчендә кала. Келәт эченнән чыгарга һич чама юк. Билал аптырап эзләнә башлый, берәр кая яшеренеп булмасмы, ичмасам, ди. Йөри торгач, он капчыгына туры килә. Ул арада таң да ата, яктыра. Келәт ишеген берәү ача башлый. Билал аптырап калмый, капчыктан бер уч он ала да ишек ачып керүче әби карчыкның йөзенә тондыра. Әби күзен угалап маташканда, Билал чыгып чаба. Эшне сизәләр. Хуҗа тиз генә ат җигеп арттан куа чыга. Билал борылып карый — куа киләләр. Нишләргә?
— Билал тота да, кире борылып, байга каршы килә. Очрашалар болар.
— Исәнме, бай абзый! — ди Билал. — Кая болай чабасың? — ди.
— Менә, — ди бай, — безне таладылар әле, шуны куа киләбез, — ди. — Синең кая барыш, берәрсен юлда очратмадыңмы? — ди.
— Мин сезгә хезмәт сорап бара идем. Юк, юлда берәүне дә очратмадым, — ди Билал. Байга аны-моны сиздерми.
— Алайса, алар икенче юлдан киткәннәрдер, утыр тизрәк, сиңа эш табылыр, — ди бай.
Атны борып кире чабалар. Йортка җиткәч, Билал төшеп кала, бай икенче юл белән каракларны куа китә. Билал ишек алдына керсә, монда әби сукранып йөри икән.
— Әйберләре әрәм түгел алай, бер киндер төргәгем бар иде, шунысы әрәм, — ди икән.
— Ник, әби? — ди Билал.
— Анда ун мең тәңкә акча төреп куйган идек, шуны таба алмадык, — ди әби.
Билал моны колагына киртеп куя да, хуҗаның кайтканын да көтеп тормый, йорттан тая. Китә бу карак егетләргә. Барып керсә, тегеләр дөнья җимереп эчеп яталар.
— Әйдүк, Билал, син дә исән булырсың икән, — диләр.
— Әйе, исән мин, — ди Билал. — Инде урларга да өйрәндем, качар юлны да таптым. Үз өлешемне биреп җибәрегез әле, — ди.
— Синең ише егеткә мал җәл түгел, әнә идән астына төшеп, үзең сайлап ал, — диләр.
Билал идән астына төшеп киндер төргәкне эзләп таба.
— Шуны бирсәгез, миңа җитәр, — ди.
Тегеләр көләләр:
— Ал күбрәк, ул киндер белән нишләмәкче буласың? — диләр.
Билал егетләрне тыңлап тормый, киндерне култык астына кыстыра да чыгып китә. Өенә кайтып төргәкне чишеп караса, чын: ун мең тәңкә акча! Менә бәхет, менә байлык! Шуннан соң Билал хәлләнеп китә. Ат, сыер сатып ала, иген чәчә.
Шулай әйбәт кенә көн күреп ятканда, көннәрдән беркөнне моңа мулла килә. Исәнлек-саулык сорашкач, мулла әйтә:
— Менә бит, Билал, син ярлы яшәдең, хәзер баеп киттең. Шәригать сүзе ярагандыр әле үзеңә, — ди.
— Шулай, шәригать сүзе ярады, — ди Билал.
— Алай булгач, — ди мулла, — сиңа аллаһе тәгаләне рәнҗетмәскә, аз булса да өлеш чыгарырга, сәдака бирергә кирәк иде, — ди.
— Дөрес әйтәсең, хәзрәт, өлеш чыгарырга кирәк, — ди Билал. Шулай дигәч, өеннән теге киндер кисәген чыгарып хәзрәткә тоттыра да: — Мә, хәзрәт, мине шушы баетты. Сиңа да, аллаһе тәгаләгә дә җитәр ул, — ди.