Сәлимҗан китапханәсе

КУЛСЫЗ КИЯҮ

Булган, ди, борын-борын заманнарда бер бай. Аның ашаганы, эчкәне, булган, ди, гел май. Бу байның бердәнбер кызы һәм бердәнбер малае булган, ди. Малае кыздан олырак булса да, аңа сабыр итеп торырга кушып, кызны кияүгә бирергә килешкәннәр. Инде бай кияү йортына туйга китте, ди, һәм кызның агасы да күчтәнәч чанасына утырып киткән.

Кыз аулак өйдә берүзе генә калган. Аңа:

— Үзеңә иптәш өчен күрше кызларын чакырырсың, бергә-бергә кич утырырсыз, эрләрсез, җырларсыз, табышмаклар табышырсыз, әкиятләр сөйләшерсез, — дип әйттеләр, ди.

Шулай, беренче кич, нәкъ бай әйтеп киткәнчә, бик ямьле генә булып узды, ди. Кызлар җыйналдылар, ди. Әлбәләр, коймаклар, казылык турап дөге өйрәләре, сары май салып болгаткан тары буткалары — барын да пешерделәр, ди. Шулай сыйлангач һәм тамаклары туйгач, кич утырырга керештеләр, ди, эрләделәр, җырладылар, табышмаклар табыштылар, әкиятләр сөйләделәр; инде шулай арыгач-алҗыгач, сәке буйлап күпер кебек булып тезелешеп яттылар һәм йокладылар, ди. Матур булып таңнар аткач, кызлар барсы да йокыларыннан уянып, аякларын, өс-башларын киенеп, киләсе кичкә дә тагын шулай җыйналырга вәгъдәләр бирешеп, көндезге йорт эшләрен эшләргә өйләренә таралдылар, ди.

Аулак өй хуҗасы кыз да көндезге йорт эшләрен эшләргә кереште. Ул малларга саламнар таратты, утыннар кисте, идән-сәкеләр юды. Хәзер инде су алып кайтырга дип, инешкә таба, бидрәсен-көянтәсен күтәреп, йорттан чыгып китте, ләкин өйне бикләп китәргә, ишеккә йозак салырга хәтеренә килмәде. Лапаслар арасында хуҗа кызның бер табатын чыгып китүен күзәтеп торучы бер качкын булган икән. Кыз инешкә таба төшеп китү белән, әлеге качкын, яшеренгән җиреннән чыгып, өйгә кергән дә, идән сайгагын күтәреп, базга төшеп яшеренгән. Хуҗа кыз аны-моны белми. Ул, кичкә хәтле йорт эшләрен бетереп, пич ягып, өй җылытып, барлык эшләрен бетереп, киләсе кичне дә дус-ишләре белән иркенләп кич утырырга хәзерләнә.

Ярый, кич булды. Күрше-күкертнең дус-иш кызлары тагын да җыйналдылар, ашадылар, сыйландылар. Кич утыру башланды. Җырлыйлар-эрлиләр, җырлыйлар-эрлиләр. Шулай аулак өй бик ямьле генә барган вакытта, яңлыш кына хуҗа кызның орчыгы кулыннан ычкынып идәнгә тәгәрәде һәм стена кырындагы ярыктан базга ук төшеп китте. Хуҗа кыз, орчыгын алмакчы булып, сайгакны күтәреп базга төшсә, нәрсә күрсен, эчке нигездә бер качкын сузылып яткан, күзләре ут кебек яналар, кулында яфрак кебек, үткен балтасы ялтырап тора.

Хуҗа кыз һич каушамады. Ул, качкынны күрмәгәнгә салышып, аннан-моннан гына орчыгын карап табып алды да, тиз генә баздан чыгып, эшенә утырды. Ләкин аның йөзе ак кәгазь кебек агарган иде. Ул баздагы хәлне һичберсенә дә белдермәде. Ләкин эшендә, утырышында бик күңелсез генә утырды да иптәшләренә урын җәеп ятарга тәкъдим итте. Ул киләчәк бу зур куркынычның ничек булып бетәчәге хакында уйланды һәм баш ватты.

Чыннан да, бу кызларның башына киләчәк куркыныч бик зур иде.

Барча кызлар, кичәгечә, сәке буйлап күпер кебек булып тезелешеп яттылар һәм тыныч кына, гыр да мехер килеп, йокыга да талдылар.

Хуҗа кыз иптәшләре йокыга талу белән урыныннан торды да, морҗа артына кереп, ызбут өстенә менеп, шунда булган иске-москы, кием-салымнарга төренеп яшеренде.

Күп тә вакыт узмады, ишек төбенә ике ат җиккән чана белән чажлап кереп туктадылар. Аларның чаҗлавын ишетеп, сайгакны күтәреп, базда ята торган качкын килеп чыкты. Ул балтасын бүлмә ишеге кырына сөяп куйды. Балта караңгыда да ялтырап күренеп тора. Кыз качкынны ипләп кенә хәтерли. Ул, тын да алмыйча, мич өстеннән карап тора. Качкын күпер кебек булып тезелешеп йоклаган кызлар өстенә кесәсеннән учлап-учлап гүр туфрагы сипте. Имеш, кабер туфрагы кешене йоклата була. Кызлар болай да хырылдап йокладылар. Качкын бар булган ишекләрне ачып бетерде. Тыштагы ат җигеп килгән качкыннар да өйгә килеп керделәр. Алар өйне, чоланны талый башладылар. Бар булган, асыл-асыл әйберләрне, тәмле-тәмле булган ашам-эчем әйберләрен — барын да чанага чыгарып төяделәр. Инде хәзер өй һәм чолан эчләре шып-шыр булып калды.

— Инде бетте бугай, китәргә кирәк! — диештеләр дә качкыннар өйдән чыга башладылар.

Кыз ипләп кенә морҗа өстеннән төште һәм өйалдына чыкты. Бу вакыт качкыннар чанага төялгән әйберләрне шыгырдатып кысып бәйләп маташалар иде. Кыз ипләп кенә өйалды ишегенең келәсен «челт» итеп бикләде. Тыштан тавыш:

— Ай, балтам калды, балтам. Балтамны гына бирегезче!

Кыз өй эченнән балтаны кулына алып кычкырды:

— Ват бер өлгене!

Качкын тәрәзәнең бер өлгесен челтерәтеп коеп төшерде.

Кыз:

— Тык кулыңны! Тоттырам балтаңны!

Качкын тәрәзә аша кулын тыккан иде, кыз качкынның кулын чапты да өзде.

Шул сәгатьтә үк кулы өзелгән качкынны иптәшләре чанага күтәреп салалар да, үзләре атларын камчылап чабып та китәләр. Кыз, үзенең һәм иптәшләренең исән калуына сөенеп, йортларының талануына көенеп калды. Кызлар барысы да уяндылар, еладылар, вакытсыз өйләренә таралдылар.

Шулай авыл кешеләре, сизенгәч, качкыннар артыннан ат менеп чабып та карадылар, ләкин тапмадылар. Булган эш булды, буявы сеңде.

Байлар туйдан кайттылар. Йорт таланган. Ничек тә йортка килгән бу бәлане сиздермәскә, сынатмаска тырышканнар, аннан-моннан хәстәрләнеп хуҗалыкны рәтләп, кияү булачак егетне кыз куенына чакырганнар.

Кияү егет килгәч, аны чәй эчерү өчен, иң элек кызның агасы кереп күреште. Бәй, кияү егет сыңар гына куллы бит. Кызның агасы уйга калды: «Мөгаен, — диде ул, — безнең кызыбыз кулын чабып өзгән качкын егет шушы булыр. Чабылып өзелгән рәвешләре шуңа бик туры килә», — диде. Кияүне чәй эчертеп чыккач, сеңлесе һәм әти-әнисенә кызның агасы берәм-берәм сөйләп биргәч, кыз:

— Теләсәгез нәрсә эшләгез, мин аның янына кермим, барыбер ул мине үтерер, — диде.

— Бир киемнәреңне, үзем керәм, — диде кызның агасы.

Кыз агасын, үз киемнәре белән киендереп, кияү янына кертеп җибәрде.

«Агасы төсле икән», — дип, кияү күңеленә алды. Ясалма кыз кияү белән күрешкәч, бу юлы күрешергә һәм танышырга, ә икенче килүдә, үзләренә алып кайткач кына, хатыны булырга вәгъдә бирде. Һәм кияү моңа риза булды.

Кияү, бу килүдә булган кунаклык вакытын үткәреп, икенче атнада, кызны алып китәргә хәзерләнеп, пар ат җигеп, кучерга бер телсез малайны утыртып килә. Кияү икенче кичне кунгач, иртә белән кызны алып китәргә җыена. Шулай ук кызның агасы да килен булып китәргә җыена. Ярый, төянделәр, киенделәр, чанага да чыгып утырдылар. Әпә кучер атларны дулатып алып чыгып чапты. Кызның агасы, киленнәрчә киенеп, битенә кершән ягып, иннек сөртеп, кыйгач калпаклар киеп, башына шәлләрен почмаклап ябынып чананың сул ягына әллә ничек шунда горурлык белән алга гына карап бара. Әйтерсең лә ул — чын кыз, чынлап та килен булып кияү йортына төшә, имеш:

Алар кыңгыраулы пар ат белән авыл аша бик тизлек белән үтеп киттеләр.

Авылны чыккач, кияү кызны кочаклап, юрганны башыннан ук бөркәнеп ятты, ди. Ул кызның ясалма күкрәкләреннән тотып, иннек сөртелгән битләрен суырып үбә, ди.

Килен — кызның агасы — юрганны аяк ягыннан ача да әпәгә үзеннең ир икәнен белдерә һәм аның аркасына аягы белән тибә. Әпә кучер эшне сизеп ала да кияү булып кайтучы агасын тарткалап кычкыра:

— Һа... — ди ул.

Килен, бу кучердан курыккан булып:

— Нәрсә кылана бу энең? Мин моннан куркам, — дигән була.

Кияү кеше энесе әпәне йодрыгы белән кыйнарга керешә.

Тагын да шулай бер тынычланган арада килен кеше әпә кучерның аркасына тибә. Тагын кучер әпә, түзә алмыйча, агасын тарткалап кычкыра:

— Һа!.. Һа!.. Һа!.. — дип, төрле ишарәләр ясап күрсәтә. Ягъни әпә агасына: «Һа-ана! дип, безнең җиңгәбез ир кеше икән», — дип аңлатмакчы була, ди. Ә агасы әпәне кычкырган саен тора да кыйный, тора да кыйный.

Шулай итеп алар кайтып җитәләр. Килен ашлары үткәрелә, кич була, йоклар вакытлар җитә, кияү белән яшь киленне үзләрен генә бер ялгыз өйдә калдыралар. Бүген киленнең кияү хатыны булырга вәгъдә биргән киче була. Йокларга түшәккә яткач, «килен» бик пошына башлады: әле «башым авырта», әле «эчем авырта» дигән була; әле торып утыра, әле ничек, әле ничек итә. Ахирында:

— Тышка чыгасым килә, — дигән була башлады.

Кияү:

— Куркырсың бит, — дип, үзе дә аның белән чыгарга хәзерләнмәкче була.

«Килен»:

— Ярый, син чыгып мәшәкатьләнмә инде. Әгәр дә мине качырфәлән итәр дип шикләнсәң, билемә бау тагып чыгар, — дигәч, кияү «килен»нең биленә дилбегә тагып тышка чыгарып җибәрде. Ә үзе дилбегәнең бер очын өйдә, ишек төбендә тотып тора.

«Килен» өйалдына чыга да дилбегәнең очын, биленнән чишеп, өйалды баскычы кырында ятып күшәп торган кәҗә тәкәсенең мөгезенә бәйли, үзе сыза. Кияү хәтсез генә вакытлар узганнан соң:

— Нәрсә эшлисең. Тизрәк кер инде! — дип, дилбегәнең очыннан тарта.

Кәҗә тәкәсе «ба!» итеп кычкыра. Кияү чыгып караса, килен качкан, дилбегәнең очы кәҗә тәкәсенең мөгезенә бәйләнгән. Кияү анда йөгерә, монда йөгерә, таба алмыйча урынына кереп ялгызы гына йоклый.

«Килен», төннең караңгылыгына карамыйча, үзләренең авылларына таба йөгерә дә йөгерә. Бервакыт, юл буендагы умарталык кырыннан китеп барганда, артыннан килүчеләр бар төсле тоелды. Ул, болардан качу теләге белән, умарталыктагы бер зур умартаның эченә кереп, үзе эчтә килеш умартаның капкачларын рәтләп япты. Бервакыт умарта тирәсендә чышы да пышы сөйләнеп йөрүчеләрнең тавышлары ишетелде. Алар умарта урларга килүче караклар икән. «Килен»нең кереп утырган умартасын ипләп кенә чанага аудардылар. Үзләре:

— Авыр да авыр, бик баллыдыр, ахры, — диештеләр.

Умартаны бау белән чанага кысып беркеттеләр. Ипләп кенә кузгалып юлга да чыктылар.

Хәтсез генә киткәннән соң, «килен», умартаның көя тишегенә авызын куеп, әкрен тавыш белән, ерактан ишетелгән сыман итеп:

— Һай! — дип кычкырды.

Умарта караклары бу тавышны ишетеп куркыша башладылар. Алар ипләп кенә бер-берсе белән:

— Артыбыздан куа чыктылар, ахрысы, җәһәтләргә кирәк, — дип сөйләшеп, атларын куып юырта башладылар.

Бераз вакыттан соң умарта эченнән тагын да ныграк итеп кычкыргач, караклар атларын кыйный-кыйный чаба башладылар һәм кайтып та җиттеләр.

Тиздән кияү дә капкадан килеп керде, ди. Ул ишек алдына атын туктатып өйгә керсә, каенагасы чәй эчеп утыра икән:

— Нихәл, кайнага?

— Нихәл, кияү?

Алар шулай хәл сорашканнар. Кияү хәлне сөйләгән:

— Кызыгыз качты, кайнага, шуның артыннан эзли килә идем әле, — дигәч, кызның агасы — «килен»:

— Бәй-бәй, ул нинди эш микән. Мин әле сезгә барырга чыга идем. Безнең йортыбызны талап китүче һәм кызыбыз тарафыннан кулы чабылып өзелгән карак син үзең булгансың икән. Аның өстенә сеңлемне әле «югалды» дип әйтәсең. Озакламыйча түрәләр сине хөкемгә чакырырлар, җавап бирерсең, кияү, — дигәч, кияү тиз генә чыгып чанасына утырган да кире өенә, урлаган әйберләрне яшерергә чапкан, ди.

Ул яңадан кызны эзләп тә килмәгән. Кыз да кулсыз кияүдән котылган, ди.

Кичә бардым, бүген кайттым. Бер самовар чәй эчтем. Әкият ары, мин бире. Артына кисәү таягы.