Сәлимҗан китапханәсе

ПАТША ҺӘМ КАРАК

Бу хәл император Петр І патша вакытында Мәскәүдә була. Патша төнлә, иске киемнәр киенеп, ялгызы гына шәһәр урамнарында ил хәлләрен белешеп йөри икән. Бер төнне ул бер карак белән очраша. Патша аңардан:

— Син нинди кеше? — дип сорый.

Теге:

— Мин — карак, — дип җавап кайтара һәм үзе патшадан:

— Ә син нинди кеше? — дип сорый.

Патша:

— Мин дә синең кебек бер карак, — дип җавап бирә.

Патша белән карак тәреләрен алмашып туганлашалар: карак — ага, патша — эне була. Карак патшаны урларга барырга чакыра.

Патша:

— Патша сараен барып басыйк микән? — ди.

Бу сүзе өчен карак патшаны күсәк белән кыйный.

— Яхшысы, сенаторны барып талыйк, — дип киңәш итә карак.

Сенаторны таларга китәләр. Карак, сенаторның тәрәзә төбенә менеп, эчтә нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлый башлый. Анда патшаны, иртәгә кунакка чакырып, агулап үтерергә киңәш итеп утыралар икән. Карак патшаны да тәрәзә төбенә чакыра. Тәрәзә төбенә менеп, патша да эчтә сөйләнгән сүзләрнең барысын тыңлап тора.

Моннан төшеп, алар хәзинә келәтенә керәләр һәм үзләре теләгән кадәр акча күтәреп чыгалар. Юлда карак, туктап:

— Әйдә, бу акчаны бүлешик инде, — ди.

Ләкин патша:

— Бүген миңа аларны өйгә алып кайтырга ярамый, син һәммәсен үзеңә алып кит, өлешемне мин иртәгә алырмын, — ди.

Карак патшага әйтә:

— Иртәгә син мине кайдан табарсың? — ди.

Патша:

— Иртәгә патша Кремльгә гыйбадәткә барыр, ди. Шунда бөтен халык аның алдына тезләнер, ә син тезләнмә. Шунда мин сине күреп табармын, — ди.

Иртәгесен карак шулай итә дә. Патша ул каракны үз янына алдыра.