Сәлимҗан китапханәсе

ШАМАК КАРАК

Борын заманда бер кешенең өч улы булган. Боларның өчесе дә телсез булганнар, ди.

Көннәрдән беркөнне бу кеше ат җигеп, зур улын утыртып, басуга алып барган, ди. Барып җиткәч, бу кешенең улы телгә килеп:

— И әти, бу җирдә иген игеп торырга шәп булыр иде соң, — дип әйткән, ди.

Шуннан бу кеше улына җирләр алып биргән дә, ди, игенче иткән, ди.

Тагы беркөнне икенче улын зур бер су буена алып барган икән, ди. Барып җиткәч, улы телгә килеп:

— Әй әти, бу су буена тегермән корып җибәрсәң, шәп булыр иде соң, — дип әйткән, ди.

Бу кеше улына тегермән корып биргән, ди.

Болардан соң бу агай өченче улын урманга алып барган икән, ди. Улы Шамак телгә килеп:

— Әти, монда сарык урлап суярга бик яхшы икән, — дип әйткән, ди.

Атасы аны бик каты ачуланып, кыйнап ташлаган. Шуннан соң улы урманда яфраклар астына яшеренеп яткан икән, ди. Шул вакытта бик яхшы ат җиккән бер бай килә икән, ди. Бу бай үтеп киткәч, Шамак: «Тукта әле, бу байны кызык итим, кайтуына юл кырыена итегемне салып калдырыйм», — дип әйткән дә, ди, бер итеген салып, эченә тизәк тутырып, юл кырыена ташлаган, ди. Икенчесен тагын, эчен тизәк белән тутырып, алгарак илтеп юл кырыена ташлаган да, үзе яшеренеп торган, ди. Бераздан соң бай кайтып килә, ди, юл кырыенда сыңар итек күреп карап киткән икән, ди. Бераз баргач, тагын бер итек күреп: «Бу итекләрне алыйм әле, тизәкле булса да, хезмәтчеләргә ярар», — дип, атын туктатып бер итекне трантаска салып, икенче итекне алырга дип барганда, Шамак яшеренгән җиреннән чыгып, байның атына утырып, байның өенә барып кергән, ди.

Күп тә үтми бай да кайтып, Шамакны күргәч:

— Әмма оста карак икәнсең. Менә минем кара айгырым бар, шуны урлый алсаң, мин сиңа йөз сум акча бирермен. Урлый алмасаң, син миңа йөз сум акча бирерсең, — дип әйткән, ди.

Шулай дигәч, бай тиз генә айгырны яхшы абзарга бикләтеп, каравылга хезмәтчеләрен куйган икән, ди. Күп тә уйлап тормыйча, Шамак бу байның өенә кереп яшеренгән дә, ди, төнлә белән байның киемнәрен киенеп чыгып, хезмәтчедән:

— Шамак карак килмәдеме? — дип сораган, ди.

Хезмәтче:

— Юк, килмәде, — дигән.

— Алай булгач, тиз генә айгырны иярләп бирегез, ул килгәнче мин берәр җиргә качыйм, — дип, бай булып чыгып киткән, ди.

Иртә белән бай, күзләрен тырный-тырный ачып:

— Шамак карак килмәдеме? — дип чыккач, хезмәтчеләр аптырап:

— Бай, син үзең төнлә белән айгырны иярләтеп чыгып киттең бит, — дигәннәр икән, ди.

Бай:

— Нигә мин булыйм, ул Шамак булгандыр, — дип кереп киткән, ди.

Ул да түгел, айгырга атланып, Шамак та килеп җиткән, ди. Шамакка айгыр белән акчаны биргәч, бай:

— Син чыннан да бик оста карак икәнсең, инде минем алдымдагы ашый торган ашым белән савытымны урлый алырсыңмы? Әгәр урлый алсаң, мин сиңа йөз сум акча бирермен, урлый алмасаң, син миңа йөз сум акча бирерсең, — дип әйткән, ди.

Ярар, шулай сөйләшкәч, Шамак, базарга чыгып киемнәр тектереп, киемнәренә әллә нинди шәмнәр тактырып, аларны яндырып, аш вакытында байга килеп кергән, ди. Бай ул вакытта бик һәйбәтләп ашлар пешертеп, бик кыйммәтле савытларга салдырып ашап утыра икән, ди. Шамак килеп керүгә сәлам бирә дә, ди, бик ямьсез тавыш белән:

— Мин — газраил, хәзер җаныңны алам, бирәчәкләрең булса, биреп кал, — дигән, ди.

Бай, куркып, сәдакалар биреп калыйм дип чыгып китүгә, Шамак байның ашый торган савытын алып качкан, ди. Бай өенә кайтып керсә, табында ашый торган савыты югын күреп, газраилның Шамак карак икәнен белеп: «Каһәр төшкән нәрсә икән, инде моннан болай килсә, берәр урлый алмаслыкны әйтермен», — дип йокларга яткан, ди.

Иртәгесен Шамак карак байның ашый торган савытын алып килгән.

Бай моңа:

— Син бик оста карак икәнсең, инде минем яткан түшәгемне дә урлый алсаң, мин сиңа йөз сум бирермен, урлый алмасаң, син миңа йөз сум акча бирерсең, — дигән.

Шамак карак:

— Урлый алырмын, — дип чыгып киткән.

Бер заманны бай, һәйбәт түшәк җәеп, хатыны белән йокларга ятканнар икән, Шамак карак бер мәет алып килгән дә, ди, тәрәзәне әкрен генә ачып, эчкә кереп, мәетне бай белән хатыны арасына салган икән. Бай куркуыннан урыныннан торып киткән икән, шул, арада Шамак карак мамык түшәкне алып качкан, ди.

Иртәгесен Шамак карак мамык түшәкне алып килгәч, бай хәйранга калып:

— Бик оста карак икәнсең, инде соңгы мәртәбә минем куенымдагы хатынымны урлый алсаң, мин сиңа йөз сум акча бирермен, урлый алмасаң, син миңа йөз сум акча бирерсең, — дигән.

Шамак карак кич белән байның өенә кереп яшеренгән дә байның сөйләшкәнен тыңлап утырган. Байның бер бик ярата торган хезмәтчесе бар икән, шул хезмәтчесен кучер итеп, төнлә хатыны белән чыгып китмәкче булганнар. Шамак бу сүзләрне ишеткәч, бай йокларга яткач та байның теге хезмәтчесенең киемнәрен киенеп хәзерләнеп торган, ди. Төнлә бай чыгып ат җиктергән, хатыны белән бергә әлеге ярата торган хезмәтчесен кучер итеп урманга киткәннәр, ди. Бай, Шамак каракны хезмәтче дип белеп:

— Менә Шамак каракны кызык иттем, хатынымны урларга дип килсә, таз була соң инде үзе дә, — дип сөйләнеп бара икән, ди.

Бервакыт бай тышка йөрергә арбадан төшкән икән, ди, Шамак карак байның хатыны янына утырып чапкан, ди.

Әле дә булса Шамак карак белән бай хатыны бергә гомер итәләр, ди.