Бер хатын булган, аның ике ире булган. Берсе булган карак, берсе булган җулик. Җулик көндез йөри, карак төнлә йөри. Болар икесе дә минем хатын дип йөргәннәр, бергә туры килмәгәннәр. Шулай итеп күп вакытлар үтә.
Бервакытны карак базарда әйбер сата. Әйбер сатканда бер кеше килеп тота, «бу безнең әйбер» дип.
Син моны каян алдың? дир. — Әйдә, судка бирәм, — дир. Карак теге кешедән ычкынып кача да өйгә кайта..
Хатын, минем караклык сизелде, дир. Мин ягага китеп барыйм әле, бу хәлләр басылганчы, дир, син миңа юлга азык хәзерлә, — дир.
Хатын бер икмәкне урталай кисеп, яртысын куя, бер куйның кой- рыгын урталай кисеп, яртысын куя. Хатын боларны яхшы гына төреп бирә. Бу шулай итеп арттан гына чыгып китә. Китә бу, мәсәлән, Улья- новски кебек шәһәргә.
Алай да булмый, җулик кайта.
Минем җуликлыгым сизелде, мин бер-ике атнага читкә китеп барыйм әле, дир. Хатын, син миңа юлга азык хәзерлә, — дир.
Хатын карактан калган ярты икмәк белән ярты койрыкны куеп төреп бирә. Бу да чыгып китә. Бара-бара боларның икесенең дә юлла- ры бергә туры килә. Җулик алга карый, күрә: алда бер кеше бара. «Аның артыннан җитәм әле, бергә сөйләшеп барырга да яхшы бу- лыр», — дир. Бара-бара тегенең артыннан җитә.
Иптәш, кая барасың? дир.
Фәлән шәһәргә барам, - дир карак.
Мин дә шунда барам, дир, сөйләшеп барыйк, — дир җулик ка- ракка.
Китәләр болар. Баралар-баралар, төш вакыты җитә - сәгать уни- ке. Карак әйтә:
Иптәш, мин бүген бик иртә ашаган идем, — дир, — минем кары- ным ачты, бераз кабып алыйк әле, — дир.
Ярар, яхшы булыр, - дир җулик.
Боларның икесенең дә яртышар икмәк, яртышар койрык бар бит. Җулик үткенрәк була: карый - ике ярты икмәк, икесе дә бертөсле. Икесен бергә куеп карый — бербөтен була. Ике койрыкны да китереп карый — икесе дә бер.
— Иптәш, дир, сорау гаеп булмасын, син кайсы шәһәрнеке? — дир.
Фәлән шәһәрнеке, — дир.
Синең йортың кайсы төштә? - дир җулик.
Фәлән төштә, — дир карак.
Йортың кайсы урамда? — дир.
Фәлән урамда, — дир.
Синең хатының бармы? - дир.
Бар, — дир.
Ни исемле? — дир.
Дәлләтөлмәхтәм, — дир.
Ә ул минем хатын бит, — дир.
Син нәрсә сөйлисең, — дир.
Җулик әйтә: - Минем хатын, — дир.
Карак әйтә: Юк, минем хатын, — дир. - Аның белән инде мин ничә елдан бирле торам, — дир.
Җулик әйтә: Мин аның белән ничә ел гомер итәм инде, дир. Юк, болай без- нең эш чыкмый, хатынга кайтып сөйлик, дир. Хатын кайсыбызга ия- ләнер, шуңар булыр, — дир.
Болар икәү кайтып китәләр. Хатын боларны күрә дә: «Их, эшем сизелде инде», — дир. Болар кайтып керәләр дә сорыйлар: Син кайсыбызның хатыны? — дип.
Хатын әйтә: Әлегә кадәр икегезнеке дә идем, ә хәзер инде кайсыгызның үнәре күп, шуңарга булам, — дир.
Карак әйтә җуликка: Элек син күрсәт, — дир.
Ярар, риза була бу. Иртә торып базарга чыгып китәләр. Карак җулик артыннан биш-алты саҗин арттан бара, һичбер эшенә катнаш- мый, тик күреп алмасын дип карап кына бара.
Ярар, болар барып җитәләр базарга. Барсалар, берәү кисмәк ал- ган, алган да җилкәсенә күтәреп, кулы белән тотып бара. Җулик бар- ды да теге кешенең кесәсеннән акча янчыгын алды да, бөтен акчала- рын алып санап карый, йөзгә якын акчасы бар. Җулик аны, үзенекен дә кушып, тугыз йөз туксан тугыз тәңкә иттерә дә, бармагында исемле балдагы була, шуларның һәммәсен үзенең акча янчыгына салып, теге ке- шенең кесәсенә илтеп сала. Җулик әйләнеп килә дә, кисмәк күтәргән кешенең якасыннан тотып:
Бир минем акчаны, син генә алдың, — дир.
Китәләр милициягә. Кисмәк күтәргән кеше нишләсен: кесәсендә акчасы бар. Әйтә:
Менә шул акчам бар, — дир.
Милиция кисмәк күтәргән кешедән: Акчаң күпме иде? - дир. - Бакырмы, көмешме? — дир.
Аны да төгәл генә әйтә алмый.
Аннары җуликтан сорый: - Синең акчаң күпме? - дир.
Тугыз йөз туксан тугыз тәңкә иде, — дир.
Күпмесе көмеш, күпмесе бакыр иде? — дир.
Фәлән хәтлесе бакыр, фәлән хәтлесе көмеш иде, дир. Үземнең исемле балдагым да бар иде, — дир.
Милиция санап карый, нәкъ шулай килеп чыга.
Кисмәк сатучыны шулай иттереп илле чыбык биреп кыйнап җи- бәрә, икенче тапкыр кешенекен урлама дип.
Ярар, җулик кайта да акчасын хатынына бирә. Җулик үнәре яхшы булды.
Каракның үнәре нәрсә булыр диләр. Кич булганны көтәләр. Кич булгач, болар чыгып китәләр, әйдә, иптәш, дип. Хәзер инде җулик
кушылмый да, ярдәм дә итми, карап кына йөри. Карак бау, ыргак алды да алдан бара, җулик ун-унбиш саҗин арттан бара. Карак туп-туры ук патша йортына китте. Патша йортына барды. Барды да ыргакны эчкә ыргытты. Ыргак эләкте. Хәзер инде үзе бауга тотынып эчкә төшә дә җуликка әйтә:
— Син дә кер монда, — дир.
Җулик та керә. Болар керәләр дә патша ишеге төбенә баралар. Барсалар, кечкенә генә эт өреп чыга. Карак этне сугып үтерә. Ишекне ачып керсәләр, ишекнең бер ягында торалар, икенче ягында аш пешерә торган кухня. Карак кереп бер казны ала да, башын борып ташлап, җуликка бирә:
Мә, син пешерә тор, мин патша янына керим, — дир.
Җулик казны ала да йолкып казанга сала.
Карак нәкъ патшаның үз бүлмәсенә туры килә. Ишек сызык кына ачык тора. Бүлмәдә патша яткан, бер малай патшаның аяк бармакла- рын уып йоклата икән. Бу карап тора. Малайның йокысы да килә, йок- ламасын дип авызына чәер каптырганнар. Малай калгып-калгып китә. Шул вакытта карак корсагы белән генә шуышып бара да малай утыр- ган урындык астына керә. Малай авызын ачып исни, карак шул вакыт- та малайның авызына кыл тыга. Малай чәерне кыл белән бергә чәй- нәргә тотына да, чәер кылга ябыша. Карак кыл белән малай авызын- нан чәерне тартып чыгара да, малай йоклап китә. Малайның борынына дару иснәтә дә кашулкага салып элеп куя.
Хәзер үзе патшаның аяк бармакларын уарга тотына. Патша по- шыргалана башлый. Карак әйтә:
— Әй падишаһым-солтаным, әллә йокламыйсыңмы? — дир.
Белмим, нигәдер эчем поша, дир. Син миңа сөйлә әле үзеңнең башыңнан үткәннәрне, — дир.
Карак сөйләп китә: - Бер хатын була, аның ике ире була, берсе җулик, берсе карак, дир. Болар берсен-берсе күрмиләр, берсе көндез, берсе кич йөриләр, дир. Боларның эшләре сизелә башлагач, читкә чыгып китәләр икесе дә берәм-берәм. Болар, юлда очрашып, икесе дә бер шәһәрнеке, бер өй- дән, икесенә бер хатын икәнлекне белгәч, хатын янына сорарга кайта- лар, хатын кайсыныкы икәнне белергә. Хатын әйтә: «Кайсыгызның үнә- ре яхшы, шуныкы булам», — дир. Чыгып китәләр болар үнәр күрсәтер- гә. Бервакытны җулик бара базарга, күрә бер кисмәк алган кеше. Ул кисмәген җилкәсенә күтәреп, кулы белән тотып бара. Җулик бара да аның кесәсеннән акча янчыгын алып, үз акчалары белән тугыз йөз тук- сан тугыз тәңкә иттереп куя да, аның өстенә исемле балдагы да була, бөтенесен теге кешенең кесәсенә илтеп сала да, кире әйләнеп барып, теге кешенең якасыннан тотып ала. «Ник минем акчаны урладың?» — дип. Теге кеше нихәтле генә алмадым дип торса да, җулик аны милициягә алып китә. Милициягә баргач: «Акчаң күпме иде?» - дип сорыйлар. Бу белми. Җуликтан сорыйлар, ул әйтеп бирә, күпме акчасы бар, күп-
месе көмеш, күпмесе бакыр икәнлекне. Теге кешене, икенче тапкыр кеше акчасын урлама дип, илле чыбык биреп кыйнап җибәрәләр.
Шуннан соң сөйләп бирә үзенең ничек патша йортына килеп керүен.
Җулик инде куркып тора: Әйдә, китик зинһар өчен, хатын сиңа булыр, эшне сизәләр бит хәзер, - дир.
Карак әйтә: - Син «хатын минеке» дип әйтерсең, патшадан хөкем иттермичә булмый, — дир.
Карак үзенең ничек бу йортка керүен баштан актыгына кадәр сөй- ләп бетерә дә сорый: Патша һәм солтаным, боларның кайсысының үнәре яхшы, күп булган? - дир. - Хатын кайсына булырга тиеш, — дир.
Патша әйтә: - Җуликның үнәре яхшы, — дир, — каракның аннан да яхшы, — дир. Хатын каракка булырга тиеш, — дир.
Карак әйтә: Ишеттеңме? - дир.
Болар хәзер казны ашыйлар да китәләр. Кайткач, хатынга сөйли- ләр. Хатын әйтә: Җулик үнәре яхшы иде, каракның тагы да яхшы икән, мин ка- ракка булам, — дир.
Шулай итеп, болар хәзер дә карак белән гомер итәләр, дир, әле.