Сәлимҗан китапханәсе

ГӨЛШИКӘР

Бер вакытларда Сәет исемле бер яшь кеше булган. Күп заман үзенә иптәшлеккә кыз эзләп йөри бу. Шулай йөри торгач, бер авылдан Гөлшикәр исемле кызга өйләнә. Кызны үз авылларына алып кайта. Болар тату гына гомер сөрә башлыйлар.

Көннәрдән беркөнне бичәсе иренә:

— Бер дә кәсеп итмибез бит, атаңнан калган акча бетсә, ничек яшәрбез? ди. - Берәр кая барып эшкә керү кирәк сиңа, — ди.

Сәет әйтә:

— Синең яныңнан китмәскә уйлыйм, синең өчен куркам. Мин китсәм, ир-ат тияр, — ди.

Гөлшикәр аңа:

— Син курыкма, ди. Миндә, ди, шундый хикмәтле әйбер бар. Мин сиңа бер гөл бирәм, шул шиңсә, хәлем начар булыр. Гөлгә карап хә-лемне белерсең, — ди.

Шулай дигәч, Сәет күнә. Эш эзләп чыгып китә бу.

Бер байга барып эшкә яллана. Бай моңа сука сукалаттыра. Су-кадан бик арып, кич кенә кайта бу. Кайткач, чикмән кесәсеннән гөлен алып карый. Гөлнең шиңмәгәнлеген күргәч, арганы онытыла, күңеле күтәрелеп китә икән.

Сәетнең көн дә шулай эштән кайткач кесәсеннән гөл алып кара-вын бай да күрә.

— Син ни карыйсың? — ди бай, бик кызыксынып.

— Бичәмнең хәлен беләм! - ди Сәет. — Гөл шиңсә, хәле начар була, — ди.

Бай әйтә:

— Ул хатының бер килешмәгән, уңмаган хатын икән, — ди.

Бай үзе ничек тә гөлне шиндерү турында уйлый. Хатынга яман-лык кылырга уйлап, кече энесенә кереп әйтә:

— Син шул Сәетнең хатынына барып кунып кил, ди. Мин сиңа бер чана мал төятәм, — ди.

«Хатын малга кызыгыр», — дип уйлый бай. Моны Сәеткә бер дә сиздерми.

Бай хезмәтчесеннән яхшы ат җиктертә, бер чана яхшы нәрсәләр төятә. Кече энесе утырып чыгып та китә.

Сәетләр авылына җиткәч, бер корткаякка кереп, кунак була. Корткаяктан сорый бу:

— Мамай, ди, Сәетнең бичәсе нинди кеше? Беләсеңме? — ди.

Корткаяк әйтә:

— Беләм, ди, бичәсе бик яхшы, акыллы хатын, — ди.

— Син барып бел, бер кич кунарга кертмәсме? - ди егет.

Корткаяк китә Гөлшикәрдән сорарга. Гөлшикәр:

— Килсен, — ди.

Корткаяк кайтып әйткәч, егет аты-чанасы белән китә монда. Гөл-шикәр ачык йөз белән каршы ала. Егетне хөрмәт итә, ашата, чәйләр эчертә.

Кич булгач, Гөлшикәр, олы агасының кызына барып, үзендә ку-нак егет барлыгын әйтә.

— Йоклар вакыт җиткәч, безнең капкага килеп тибеп кит, — ди.

Болар йокыга әзерләнгәндә, кинәт каты итеп капка дөбердәтәләр.

Егет сорый:

— Бу нинди тавыш, кем дөбердәтә аны? — ди.

Гөлшикәр:

— Мине, ди, олы агам карарга килде, ди. Ул, ди, кич белән мине карап китә, ди. Ул киткәнче син урын астына төшеп тор, — ди егеткә.

Урын астында тирән бер зиндан икән. Егет шунда төшеп китә. Бичә зиндан капкачын бикләп ятып йоклый.

Иртәгесен дә Сәет гөлне алып карый икән. Гөл шиңмәгән. «Гөл-шикәр яхшы яши икән», — ди. Бай моны ишетеп: «Бу ни икән тагын», — ди. Кече энесе кайтмауга бик аптырый.

Уртанчы энесен җибәрә бай. Ул да шулай яхшы ат җигеп, бер чана мал төяп, Сәетләр авылына китә. Элек корткаякка керә. Корт-каяк барып сорап килгәч, Гөлшикәргә кунарга китә. Гөлшикәр моны да ачык йөз белән каршы ала. Ашата, эчертә. Кич йокларга ятканда тагын капка килеп кагалар. Гөлшикәр моны да урын астына зиндан-га төшерә дә үзе ятып йоклый.

Уртанчы энесе дә кире кайтмады байның. Бай, бу хәлгә бик апты-рап, өченче энесен җибәрә. Ул да кире кайтмады.

Бай беркөнне әйтә:

— Сәет, ди, әйдә сезгә бичәм белән кунакка чыгыйк, — ди.

Сәет әйтә:

— Ярый, чыгыйк, ди. Мин бер көн алдан кайтыйм, ди. Бичәмә әйтеп, кунак килгән төшкә әзерләнеп куйыйк, — ди.

Сәет кайтып китте. Гөлшикәр белән кочаклашып күреште бу.

Сәет әйтә:

— Безгә кунакка бай бичәсе белән үзе килә. Ашлар, чәйләр пе-шер, — ди.

Гөлшикәр ашлар пешеренә.

Иртәгесен бичәсе белән бай килә. Болар байны каршы алалар. Зур якка чыгарып утырталар боларны.

Гөлшикәр хәлне иренә сөйләмәгән була инде. Байга табын хә-зерләүне энеләреннән кылдырмакчы була. Урын астын ача да, баскыч куеп, зинданга төшеп китә.

— Бичә киеме киеп, үзегезнең агагызга хезмәт кылырга, табын әзерләргә чыксагыз, бушатам, ди, чыкмасагыз, башыгызны чапты-рам, — ди.

Болар:

— Җибәр, - дип, Гөлшикәрдән ялынып сорыйлар.

Гөлшикәр җибәрми. Болар нихәл итсеннәр, бичә киемнәре киеп, кулларына аш-табаклар тотып, агалары янына чыгалар. Бичә киемнә-рен киеп куйган энеләрен күргәч, байның исе китә. Сәетнең дә моңа исе китә. Инде Гөлшикәр боларга ни булганын сөйләп бирә.

Бай Гөлшикәргә ялына хәзер:

— Энеләремне бушат, — дип. - Энеләремне бушатсаң, ярты бай-лыгымны бирәм, ди. Икенче алай булмаслар, — ди.

Гөлшикәр боларны бушата. Байга башта ярты байлыгын бирер-гә туры килә. Алдан килгән атлар, байлыклар да монда кала. Шулай баеп китте Гөлшикәр белән Сәет. Шуннан соң Гөлшикәр белән Сәет бик тату, бик матур гомер кичергәннәр, ди.