Сәлимҗан китапханәсе

ТУГРЫ ХАТЫН

Бервакытны, борынгы заманнарның берендә бер бай булган, ди. Бу байның малае булган, ди. Бай үләр алдыннан бу малаена васыять әйтеп калдырган.

— Улым, дигән, мин тиздән үләрмен инде, мин дөньяда ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем, дигән. Әле синең тормышың алда, хәзер сиңа өйләнергә вакыт җитә. Менә син, мин үлеп, җидемне укыткач, иртәгесен су буена төш, чишмә янына. Шунда сиңа каршыга кем суга төшсә шуны, аксак булса да, сукыр булса да, гарип-гораба бул-са да, ямьсез булса да, матур булса да, бай булса да, үзеңнең гомер-лек иптәшең итеп алып мен. Ул сине бик күп бәлаләрдән коткарыр. Әгәр дә шуны алмасаң, бик күп бәлаләргә дучар булырсың һәм шунда үләрсең, — дигән.

Шулай тора торгач, көннәрнең берендә егетнең атасы үлә. Егет бик шәпләп кенә атасын күмә. Әйбәтләп зур мәҗлес ясап өчесен укы-та, өч көн узгач, җидесен укыта. Шуннан егет иртәгесен моңланып кына утырганда кисәк атасының әйткән васыяте исенә төшә. Егет су буе якка карый да: «Тукта әле, бик начар, бик гарип, бик ямьсез бул-са, алмамын, матур булса, алып менәрмен», — дип төшеп китә.

Егет су буена төшә, беркем дә күренми. Егет бераз карап утыра торгач, көянтә-чиләк күтәреп бер кыз килә. Егет бу кызны карап-ка-рап тора да таный. Бу шушы шәһәрнең бер ярлы гына кеше кызы була. Бу чишмә янына төшеп җитә дә егетнең аптырап утырганын күреп:

— Нишләп утырасың монда? — ди.

Егет моңа тота да кисәк кенә:

— Әйдә безгә, мин сине хатынлыкка алам, — ди.

Кыз ояла да җылый башлый:

— Үзең бай булгач, безне ярлысынып мыскыл итүеңдер инде, — ди.

Егет:

— Юк, — дип, атасының әйткән васыятен шулай-шулай дип аң-латып бирә.

Аннары кыз каршы килми, егеткә ияреп менеп китә.

Кыз үзе хәйран чибәр, матур кыз була. Егет кызны яхшы кием-нәр белән киендереп җибәргәч, кызга карап туймаслык була. Болар бер дә көн-төн узганын сизмиләр, бер дә берсеннән берсе аерылып китә алмыйлар. Шулай итеп тагы җәй көне җитә.

Бу шәһәрдәге байларның гадәте шул була: болар икешәр кораб мал белән чит җирләргә чыгып, аннан чит ил товарларын төяп, үз товарларын сатып кайта торган булганнар. Менә байлар читкә чыгар-га әзерләнә башлаганнар. Егет; яшь бай булганлыктан, хәзергә бер генә кораб мал белән чыкмакчы булган. Егет, йорт әйләнәсенә сакчы-лар куеп, бер кораб мал белән, тагы ике бай икешәр кораб мал бе-лән - болар өч бай биш кораб мал белән ил чигенә чыгып киткәннәр. Болар барып, малларны бушатып, яңадан кайтырга чыкканнар. Юлда шәһәр саен туктап гүләйт итеп кайталар икән. Шулай үзләренең шә-һәрләренә өч көнлек юл калгач, болар тагы бер шәһәрдә туктыйлар һәм өчесе бер ресторанга керәләр. Аракылар китертеп, шулай ашап-эчеп утыра торгач, болар кызышып китәләр. Шуннан бәхәсләшә баш-лыйлар. Бер бай тора да егеткә әйтә:

— Мин синең хатының янына керә алам, — ди.

Яшь бай:

— Юк, - дип бәхәсләшә.

Шуннан теге бай тора да:

— Әйдә, әгәр дә мин синең хатының янына керә алсам, син миңа бер кораб малыңны бирәсең, әгәр керә алмасам, мин сиңа ике кораб малымны бирәм, — ди.

Шулай итеп, болар килешәләр. Шунда ук договор төзеп кул куя-лар да, теге бай бу яшь бай хатыны янына дип чыгып китә.

Өч көннән шәһәргә кайтып җитә бу бай. Туп-туры яшь бай өенә бара. Капка төбендә кораллы сакчылар. Бай килә дә:

— Минем бай хатынында йомышым бар иде, ди, кереп чыгыйм әле, — ди.

— Юк, бай кайткач килерсең, — диләр.

Бай аптырап, шаккатып китә.

Тагын әллә ничә төрле киемдә килеп карый бай, тегеләргә бик күп акчалар биреп карый, юк, тегеләр чебен дә очыртмыйлар, акчага да сатылмыйлар, аракы да алып килеп карый, аны да эчмиләр, апты-рагач китә бу. Шәһәр читенә чыгып, бер чуен күпер өстенә менеп, тимергә башын бәрә-бәрә җылый. Шулай җылап торганда моның яны-на бер карчык килә.

— Улым, нишләп җылыйсың? — ди.

Бай шулай-шулай бай хатыны янына керәсе булганын, керә ал-маганын, ике кораб мал китәсен сөйли дә җылый.

Әби:

— Тукта, улым, курыкма, — ди, — үзем карап карыйм. Күпме би-рәсең? - ди.

Бай:

— Мә, әби, хәзергә егерме биш сум, әгәр башкарып чыга алсаң, тагы илле сум бирәм, — ди.

Әби моңа бик куана, чөнки акчаның бик кыйбат чагы була.

Әби тиз генә үз өенә кайта да, хәерче киеме киенеп, капчык асып чыгып китә. Бу яшь бай өенә барып җитәргә биш-алты өй кала, кер-гәләп, сәдака сорап килә. Шуннан бу бай өенә килеп җитә.

Каравылчылар:

— Карчык кеше, үзе сәдака сорап йөри, әйдә, кертеп чыгарыйк, әллә нишләмәс, — дип кертеп җибәрәләр.

Бай хатыны күрә дә әбине үз өенә алып менә:

— Әби, мин үзем дә ярлы кеше баласы идем, ярлыны бик кызга-нам, бүген бездә генә кунарсың, — ди.

Шулай болар әби белән сөйләшә башлыйлар. Бай хатыны үзе-нең ире читкә сәүдә белән киткәнлеген, шуны бик сагынып көткәнлеген әйтә. Әби:

— Кызым, бик мунчага керәсем киләдер иде, ди, мунча гына ягып кертә алмассыңмы, — ди.

Бай хатыны:

— Була ул, әби, — дип, хәзер мунча яктыра да әби белән мунча-га керәләр.

Чишенәләр, кызның кулында алтын балдак була. Аны салып тә-рәзә төбенә куя, шуннан юына башлыйлар. Әби кызга аркасын удыра, үзе тәрәзәгә карап утыра. Әби үзе һаман:

— Шулай, кызым, бу төшен у, бу төшен, - дип, һаман бөкрәеп утыра да тәрәзә төбендәге алтын балдакны алып яшерә.

Бервакыт болар юынып бетереп, киенә башлыйлар. Киенеп бете-рәләр, кыз алтын балдакны алыйм дип караса, алтын балдак юк. Кыз бик яман эзли башлый. Аптырагач:

— Әби, алтын балдакны син алмадыңмы? — ди.

Әби җылый башлый.

— Ярлы кеше булса, шулай булыр инде, — ди.

— Юк, әби, мин болай гына сорыйм, әллә ни кирәге юк аның, бездә андый алтын балдаклар бик күп. Тик монысы ирем кияү булып кергәч биргән, үз исеме язылган алтын балдак иде, шуңа гына хаҗәт иде ул, — ди.

Шулай итеп, балдакны таба алмый чыгалар.

Кыз әбигә әллә ничә көн ашарлык ризык биреп җибәрә. Әби бик рәхмәтләр укып чыга да теге бай янына китә. Бай янына бара да:

— Мә, сиңа шушы җитә, — дип, алтын балдакны бирә дә илле сумын ала.

Бай:

— Моның сере нәрсә соң? — ди.

Әби әйтә:

— Бу - бай хатынының иң кадерле нәрсәсе. Моны яшь бай аңа кияү булып кергәндә биргән. Бар, юлыңда бул, — ди.

Бай, аягын артына тибә-тибә чабып, калган иптәшләре янына теге шәһәргә китә. Барып теге яшь байга күрсәтә:

— Хатының янына кердем, менә кергәнлеккә иң кадерле нәрсәң-не, син кияү булып кергәндә биргән балдагыңны алдым, — ди.

Яшь байның сабырсызланып хатынын күрәсе килгәне бетә, түзә алмый, ачуы чыга — бер кораб мал ычкына.

Егет кайтканны яшь хатын түземсезлек белән көтә, яхшы киенеп куя, өйләрне җыештыра, яман куанып әзерләнеп йөри. Чөнки инде ире киткәнгә бер елдан артып бара.

Шулай итеп, көннәрнең берендә яшь бай кайта. Теге хатын ниш-ләргә белми каршы ала. Егет бер сүз эндәшми, сөйләшми тик йөри. Хатыны бик аптырый:

— Ник сөйләшмисең соң син, җаным, ни булды соң сиңа? — ди.

Бай бик яман ачуы чыгып, йөри. Шуннан бакчага чыгып утыра да хатынын чакырта. Хатыны нәрсәгә икән дип йөгереп чыга, сөенеп. Бай чишенергә куша. Хатыны чишенә, ире су кырыена китерә дә, тирән киң су була, төртә дә төшерә. Кыз төшә дә аны-моны карамый, алга таба йөзә дә китә, егет аптырап карап кала. Кыз йөзә дә йөзә. Чал-кан да йөзә, ал белән дә йөзә. Ара да башлый, әле су кырые да кү-ренми. Шулай йөзгәндә моның каршына аркылы бер кораб килә. Бу корабка хәтле чыгып калыйм дип, кызу-кызу йөзә. Кораб та, бу да якынлаша.

Кораб узып китә кызның янына бер төенчек килеп җитә. Кыз: «Тукта, бу кирәк булыр әле», — дип, төенчекне ала да һаман йөзә. Шулай йөзә йөзә арып-талып эштән чыгып, яр буена чыгып, хәлдән таеп ята. Шулай ятып хәл алгач, теге төенчекне ача. Ачып караса, монда бер пар күлмәк-ыштан, костюм һәм итек, шинель, фуражка чыга. Кыз әйбәтләп киенеп, солдат булып, урман эче буенча китә дә, бераз киткәч, арып, бер юан агач төбенә ял итәргә утыра. Бу төнлә була. Шулай утырганда якында гына бер тавыш ишетелә, монда җен-нәр сөйләшә. Бу тыңлап тора. Бер җен әйтә:

— Мин бу патшаның суын бетердем, — ди.

Башлыклары сорый:

— Ничек итеп? — ди.

— Менә аларның «баш бөя» дигән бөяләре бар. Шуның астын-да су юлы бар, шул юлга бер одеял тыктым, — ди.

Икенче җен әйтә:

— Мин патша кызын мәңге тазармаслык авыруга сабыштыр-дым, - ди.

Башлыклары:

— Аңа ни дәва? — ди.

Теге җен әйтә:

— Аңа дәва шул, менә шушы юан агач кайрысын суга чайкап эчертсәң, ул тазара, — ди.

Солдат-кыз моны тыңлап тора да тиз генә шул агач кайрысын алып кесәсенә сала да, «тизрәк китим, болар мине үтерер» дип, шы-пырт кына сыза.

Ярты көн барганнан соң урманны чыга. Тагы ярты көн баргач, шушы патшаның шәһәренә барып җитә. Шәһәргә барып керә дә берәү-дән бер стакан су сорый.

— Юк, — диләр.

Бу солдат-кыз бик күп кешедән су сорап карый, бөтенсе:

— Патшадан сорап кара, без үзебез суга кибеп үләбез инде, — диләр.

Солдат-кыз патшага бара да:

— Бер стакан су бирсәгез, бөтен патшалыгыгызны сулы итәм, әгәр бирмәсәгез, кибеп үләрсез, — ди.

Патша солдатка су бирә һәм:

— Зинһар, сулы итә күр, - дип ялына.

Солдат туксан солдат сорый.

— Сезнең «баш бөя» дигән бөя бармы? — ди.

Тегеләр:

— Бар, — диләр.

Солдатларны көрәкләр белән коралландырып, шунда китәләр. Бу башлык була. Болар барып җитәләр. Утыз кешегә:

— Казырга! — дип әмер бирә.

Утыз кеше казый-казый аралар, болар аргач, икенче команданы кертә. Болар тагын бик яман казыйлар. Солдат:

— Берәр әйбер күренмиме? — дип сорый.

Тегеләр:

— Юк, — диләр.

Солдат һаман:

— Казырга! — ди.

Бу команда чистый арый, өченче команданы кертә. Өченче коман-да биш сәгатьләр казыгач, солдат тагы:

— Күренмиме берәр әйбер? — ди.

Тегеләр бераз казыгач:

— Бер чүпрәк чыга башлады, — диләр.

Солдат:

— Эһе, бераз гына казыгыз да була, — ди.

Казыгач, бераздан одеял башы чыга. Бу одеял башына бер аркан бәйләп, туксан кеше бер тарта, ике тарта, өченче бер көчәнеп тартуда одеял атылып килеп тә чыга. Шуннан биш минут та үтми, шәһәрнең бөтен фонтаннарында сулар аттыра башлый, коелар су белән тула.

Шуннан солдатлары белән шәһәргә кайталар. Патша мәҗлес яса-тып каршы ала. Шәһәрдә бик яман бәйрәм итәләр. Патша моңа хәй-ран күп байлык бирә.

— Мин сине киявем итәр идем, кызым гына авыру, — ди.

Солдат-кыз сорый:

— Нинди авыру белән авырый? — ди.

Тегеләр:

— Белмибез шул, — дип җавап бирәләр.

Шуннан моны кыз янына алып баралар, кыз янына бик күп док-торлар җыелган була. Бу докторлардан берәм-берәм сорый:

— Син нинди дару белән дәвалыйсың? — ди.

— Шундый-шундый белән, — дип җавап бирә теге.

— Тай тизрәк, — ди.

Икенчесеннән:

— Син нинди дару белән? — ди.

Доктор икенче дару исемен әйтә. Солдат аны да җибәрә.

Шулай итеп, бу бөтен докторларны куып чыгарып бетерә. Шун-нан патшага бөтен җире бикле, тәрәзәсе дә юк, бер ярыгы да юк, һава да керә алмый торган итеп бүлмә ясатырга куша. Патша бүлмәне ясата. Бик шәп ике карават, өстәл ясаталар, бер тишек калдыралар, шуннан кызны да, солдатны да бүлмәгә кертәләр. Солдат ишекне бик-ләргә куша, үзе дә эчтән бикләп ала. Бу ашарга да тәрәзәдән генә би-реп торырга куша. Шуннан егет бер стакан суга теге агач кабыгын чайкап эчертә. Кызга хәл керә, кыз тазара. Солдат-кыз патшага әйт-кән була: «Бер айсыз бүлмә янына берәү дә килмәскә», — дип. Шун-нан болар икесе генә бер бүлмәдә торалар. Бер айда кыз тазарып, бер дә галәмәт симергән була. Шуннан, бер ай тулгач, солдат бүлмәне ачарга куша. Патша килеп керә дә аптырап китә, карап-карап тора да:

— Бу минем кыз түгел, син алдакчы икәнсең, — дип, солдатка на-ганны китереп тери.

Кыз:

— Әти җаным, мин - синең кызың, мине шулай тәрбияләде, си-мертте, атма аны, — дип ялына.

Патша актыктан, үкенеп, кызны бу солдатның үзенә бирә. Бөтен шәһәр халкын җыеп, дөнья шаулатып туй ясыйлар. Шуннан патша әйтә:

— Улым, хәзер мин картайдым инде, син минем урынга патша булырсың, — ди.

Шулай итеп, бу солдат-кыз патша булып китә.

Хәзер бу, патша булгач, бөтен законнарны тикшереп чыга. Яңа законнар чыгара. Хәзер өтермәдәге кешеләрне, өтермә башлыкларын тикшерергә тотына. Күп шәһәрләрдә күп кешеләрне өтермәдән чыгара. Гаебе зурларны зурракка утырта. Шулай итеп, тикшерә-тикшерә бу үз иренең шәһәренә якынлаша. Шәһәргә җитәргә бер шәһәр кала. Бу патша кызына, ягъни үз «хатыны»на әйтә:

— Син хәзер шушы шәһәрдә калып тор. Әгәр минем белән алда-гы шәһәргә барсаң, мин анда бик яман эшләр эшлим, синең күңелеңә ярамас, — ди.

Кыз шул шәһәрдә калырга риза була. Солдат үзенең туган шә-һәренә китә. Барып, үзенә бер квартир алып урнаша. Шуннан тикше-рә башлый. Күп кешеләрне котылдыра. Законнарны үзгәртә. Шушы шәһәрдә күптән богауланып яткан бер бай була. Моны гомерлеккә өтермәдә утыртырга дип хөкем иткән булалар. Бу әлеге кешене ча-кырта.

— Син ни өчен кердең? — ди.

Теге:

— Хатынымны үтереп, — ди.

— Ни өчен үтердең? — ди.

Теге кеше үзенең бай булганлыгын, юлда бәхәсләшкәннәрен, бер кораб малы киткәнен, кайткач, теге байны янына керткән дип, хаты-нын үтергәнен, ягъни суга төртеп төшергәнен сөйләп бирә.

Шуннан бу патша-кыз элекке байны чакыртырга куша. Теге бай-ны алып киләләр. Бу сорый:

— Син моның хатыны янына кердеңме, ничек кердең? — ди.

Бай әйтә:

— Шулай-шулай бәхәсләштек тә хатыны янына кайтып кердем, иң кадерле нәрсәсе булган балдагын алып чыктым, — ди.

Патша-кыз:

— Ун шомпол бирергә, дөресен сөйләсен әле, — ди.

Шуннан әбине чакыртырга куша.

Әби сөйли:

— Мин хәерче булып кереп чыктым. Мин өйгә кергәндә моның хатыны белән шушы бай утырадыр иде, — ди.

Шуннан бу кыз:

— Дөресен сөйләсен әле карт шайтан, борыгыз башын, — ди.

Әбинең башын бора башлыйлар, әби:

— Сөйлим, сөйлим, — дип кычкыра башлый.

Шуннан сөйләтәләр: әби булган хәлнең барысын да сөйләп бирә. Шуннан бай да сөйли. Кыз, калганнарга гыйбрәт булсын дип, байны да, әбине дә чәченнән ат койрыгына тагарга әмер бирә. Шулай тага-лар да тегеләрне бөтен урам буйлап кисеп йөртәләр.

Шуннан кыз теге байны өтермәдән чыгарырга куша. Үзе элекке өенә, ягъни килен булып барган яшь бай өенә бара да карый. Бу өйне бикләп алганнар, бөтен нәрсәсе үз урынында. Бу, элекке киемнәрен киенеп, бай кайтканда ашарга әзерләп йөри. Ире кайтып керә дә ап-тырап тора. Шуннан күрешеп, җылашып, кочаклашып, күргәннәрен сөйләшә башлыйлар. Хатын бар күргәннәрен суга төртеп төшергәннән алып сөйләп бирә.

— Син бай сүзенә карап ялгыштың, ди. Мин сине үлемнән кот-кардым, син шул өтермәдә черисе идең, — ди.

Шулай итеп, бу яшь байга атасы әйткән васыять дөрес килә.

Шуннан болар икесе дә патша кызы калган шәһәргә китәләр. Патша кызына инде бу үзенең кыз икәнен әйткән була. Ләкин берәү-гә дә әйтергә кушмый:

— Вакыт җиткәч, мин үзем серне ачармын, син чыда, мин әйт-кәнче кешегә минем серне ача күрмә, — ди.

Болар өчәүләп: яшь бай, аның хатыны һәм патша кызы патша янына кайталар. Бу хатын әле дә солдат киемендә була. Хәзер моны яшь патша дип йөртәләр. Кайтып митинг җыя. Шуннан митингта «бер солдатның күргәннәрен сөйлим» дип, бер солдат исеме белән үзенең бар күргәннәрен, башыннан узганнарын, ягъни урманда җеннәр сөй-ләшкәнен ишетеп, шуннан кайтып бер патшаны сулы итүен, шул патшаның кызын тазартуын һәм кайтып ирен өтермәдән коткаруын сөйләп бирә дә:

— Ул солдат - менә мин, ди, менә минем ирем, ди. Менә кызы-гыз исән-сау, хәзер тыныч кына безне үз илебезгә кайтарып җибәре-гез, без үзебез дә тыныч яшик, сез дә тыныч кына яшәгез, — ди.

Шуннан боларга бик зур рәхмәт укып, зур бәйрәм ясап, үзләренең илләренә кайтарып җибәрәләр.