Бер шәһәрдә Гали исемле бер сәүдәгәр булып, аның матурлык һәм эшкә уңганлык белән даны таралган бердәнбер сеңлесе булган, ди. Гали барлык йорт эшләрен шушы сеңлесенә тапшырган, ди. Бик күп-ләр: «Галинең сеңлесе матур, аның кебек матур кыз бу дөньяда бул-са да, бармак белән санарлык кына сирәк булыр», — дип сөйлиләр икән, ди. Гали сеңлесенең чибәрлеге хакында йөргән сүзләр патша сарае эченә дә килеп керде, ди.
Патшаның хатын-кызлар артыннан чабулап йөри торган әхлак-сыз бер яшь вәзире бар икән, ди. Бу вәзир Галинең сеңлесе хакында макталган хәбәрләрне еш-еш ишетә башлагач, үзе күрмәсә дә, бер кар-чык аша мәхәббәт игълан итте, ди.
Галинең сеңлесе вәзирнең хатына каршы болай дип хат язды, ди: «Вәзир әфәнде! Синең, тазамы, шакшымы, — тикшереп карамыйча, теләсә нинди пычрак лаканнардан су эчеп йөргәнлегең миңа мәгълүм иде. Син эчәргә теләгән лакан безнең өебездә юк шул. Гафу ит! Моңа кадәр эчкән лаканнарыңның төбен күрә алмагансың. Башлаган эш-ләреңне тәмам итми торып икенче эш башлау ахмаклык һәм комсыз-лык икәнлеген үзең дә хәтерләмисең икән, - синең вәзирлегең, болай булгач, нәрсәгә ярый?!»
Вәзир, кызның җавабын укыгач, гарьләнүеннән нәрсә уйларга да белмәде, ди, патшага ялган шикаять бирде, ди:
— Безнең шәһәребездә Гали дигән бер яшь сәүдәгәрнең матур-лыкта охшашы булмаган сеңлесе бар. Ул, кичен-көндезен, азмаганны аздырып, тузмаганны туздырып, зина кылдыра. Үткән көн мин үзем дә шул фахишә белән кичләдем. Моның өчен Галине, хөкемгә тартты-рып, астырырга кирәк, — диде, ди.
Патша Галине хөкемгә тарттырды, ди. Вәзир шунда бу эш буен-ча үзе шаһит икәнлекне әйтте, ди.
— Сез минем сеңлем белән төннәр буе зина кылышып үткәргән-сез икән. Минем сеңлемнең битендә миңе бар, миңнең кайсы як битен-дә икәнлеген белдеңме? — дип сорады, ди, Гали.
Вәзир бу сорауга каршы:
— Хәер, хәзергә әйтә алмыйм. Шаһыбыз миһләт бирсә, өч көн-нән соң анысын да дөрес итеп әйтермен, — дигәч, патша хөкем кылу-ны өч көнгә кичерде, ди.
Вәзир бик каты пошынуга дучар булды, ди. Бер көн үтте, ди, ике көн үтте, ди. Өченче көнне шәһәрнең базарына килеп, башын түбән салындырып, бер буш кибеттә ялгызы гына утыра икән, ди, бер кар-чык аның кырына килеп:
— Матур егет, нәрсә өчен бу хәтле зур кайгыга төштең? Һәр дәрткә дөньяда дәрман бар. Кулымнан килгән хәтле мин сиңа ярдәм итәрмен, — дигәч, вәзир, эшнең нәрсәдә торганын сөйләп, карчыкка бер алтын бирде, ди.
Карчык, бер сәгатьтән соң мәсьәләне хәл итеп киләчәген әйтеп, туп-туры Галиләр өенә китте, ди. Ул берничә минуттан соң Галинең кухнясына барып керде, ди. Кухняда Гали сеңлесенең аш пешерүче кызлары аш хәзерлиләр икән. Карчык хода ризалыгы өчен хәл кадәр сәдака бирүләрен үтенгәч, кызның берсе юка гына итеп күмәч телеп биргән икән, карчык, мәсхәрәле көлү белән көлеп:
— Бик бәләкәй бирдең, кызым, бу бит абыстагызның сул як би-тендәге миңе хәтле генә, — дигәч, кызлар бер авыздан:
— Яңлыш әйтәсез, безнең абыстайның миңе сул як битендә түгел, уң як битендә шул, - диделәр, ди.
Карчык, шатланып, вәзир янына килеп, миңнең уң як битендә икәнлеген әйтте, ди. Вәзир тагын да бер алтын биреп карчыкны риза-ландырып, күп рәхмәтләр укып, туры сарайга килде, ди. Патша, Га-лине чакыртып, тагын да хөкемгә утырды, ди.
— Сеңлемнең уң як битендә миңе барлыгын дөрес әйтә. Күңлем-дә аслан шигем калмасын өчен, иртәгә сеңлемнең алтын балдагын китерсә иде, — дип үтенде, ди, Гали.
Патша вәзиргә өч көн миһләт бирде, ди. Вәзир тагын да бик каты пошаманга калды, ди. Бер көн үтте, ди, ике көн үтте, ди, өченче көн-не тагын да базарга килеп, бер буш кибеткә кереп, башын түбән иеп утыра икән, ди. Әлеге карчык вәзирнең кырына тагын килеп, нинди дәрт белән янганлыгын сорый башлаган икән, вәзир, эшнең нәрсәдә икәнлеген әйтеп, карчыктан ярдәм үтенгән һәм карчыкка биш алтын биргән, ди. Карчык сөенә-сөенә Галиләр өенә китте, ди. Ул туп-туры Гали сеңлесенең бүлмәсенә килеп керде, ди. Галинең сеңлесе, алтын балдагын өстәлгә куеп, битләрен, кулларын яхшы сабыннар белән юып тора икән, ди. Карчык аның сөртенеп бетүен көткәннән соң, хода ри-залыгы өчен, хәл кадәр сәдака сорады, ди. Галинең сеңлесе кухняга чыгып китү белән, карчык, өстәлдәге балдакны алып, тиз генә юлы-на - вәзир янына китте, ди.
Галинең сеңлесе карчыкка хәер бирергә күмәч кисеп алып кергән-дә карчыкны күрмәгәч, ары йөгереп, бире йөгереп караса да, таба ал-мады, ди, һәм балдагының өстәлдә калганлыгын бөтенләй хәтереннән чыгарды, ди. Ул һәнүз үз эшендә мәшгуль, ди.
Патша, вәзир белән Галине хөкемгә чакырып, Галине алыш-би-решләре белән хисапны өзү өчен егерме дүрт сәгать вакыт биреп, ан-нан соң җәлладларга тапшырылырга хөкем итте, ди.
Гали ул көннәрне өенә кайта алмады, ди, ул, алачак һәм бирә-чәк кешеләре белән хисапны өзеп йөрү белән мөшгуль булып, икенче көнне таң атып, көн яктыргач кына өенә кайтты, ди. Өенә кайтса да, һәнүз тамагына ашамады, ятып ял итмәде, өстәлгә каләм-кәгазьләр куеп, нәрсәдер язарга кереште, ди. Ул язды-язды да, ди, язган язула-рын баш астына салып йокыга да талды, ди. Берничә сәгатьләр йок-лап, урыныннан торып, бит-күзен юып, өс-башын киенеп чыгып кит-те, ди.
Галинең моңа кадәр күрелмәгән кыланышларыннан сеңлесе га-җәпләнеп, абыйсының бүлмәсенә керде, ди, һәм аның язу өстәлендә яткан кәгазьләрен хәтерли башлаган, ди. Шул вакыт абыйсының баш астына салып яткан ястыгы астыннан очлары күренеп торган кәгазь-ләргә күзе төшеп, тартып алган да, ди, укырга керешкән, ди. Ул кә-газьләргә абыйсының вәзир белән ике арада сеңлесе хакында булган эшләр барысы да язылган булган.
Кыз бу эшкә чамадан тыш гаҗәпкә калган, ди. Икенче бер кә-газьгә вәзирнең төс-кыяфәтләре барысы да язылган икән.
Шул сәгатьтә кыз, кучерга бик яхшылап пар ат җигәргә һәм үзен сәясәт мәйданына илтергә кушты, ди. Атлар хәзерләнү белән кыз, кулына бер йомгак гарус жебе һәм биш энә алып, көймәле арбага чыгып утырды, ди. Киттеләр, ди, сәясәт мәйданына. Мәйданга барып җиткәндә, кыз бер сыңар перчатканы бәйләп өлгерде, ди. Алар, кара болыт кебек җыйналган халыкны ярып, Галине асарга хәзерләнгән дар баганасы кырына алга киттеләр, ди.
Агасы Галинең муенына бау тагып, дар баганасы кырына китерә-ләр икән, агасы язып калдырган язу буенча Галинең сеңлесе теге вә-зирне танып алып, көймәле арбадан төште дә, ди, вәзирнең якасына ябышты, ди, һәм әче тавыш белән кычкырды, ди:
— Шушы перчаткамның сыңарын, егет, син генә алдың, хәзер үк бир!
Галине асу эше тукталды, ди, Галинең сеңлесе белән вәзир ара-сында бик каты тарткалаш китте, ди. Шунда ук җәлладлар кыз белән вәзирне халык алдында патша каршысына китереп бастырдылар, ди. Патша тикшерә башлады, ди.
— Кызның перчаткасын алу түгел, бу кызны беренче тапкыр кү-рүем, - дип әйтте, ди, вәзир.
Кыз патша алдында һәм халык каршысында вәзирдән ант сора-ды, ди. Вәзир: «Беренче күрүем», — дип ант итте, ди. Кыз, патшага ка-рап:
— Ишеттегезме, ахмак вәзирнең минем өстемә ялган пычраклык-лар тагып, абыемны асарга хөкем иттертүен?! Азат итегез минем на-хакка хөкем ителгән абыемны, аның урынына асыгыз шушы хыянәт-че кабахәт вәзирне! — дип кычкырды, ди.
Патша шунда ук Галине азат итеп, вәзирне асарга кушты, ди, һәм җәлладлар вәзирне тотып астылар, ди. Сеңлесе Галине көймәле арбага утыртып, өйләренә киттеләр, ди.