Бер патша булган. Ул бик матур гына кызга өйләнеп, бик матур гына дөнья көтә башлаганнар. Патшаның үги анасы булган. Хәзер патшаның хатыны игез бала китергән.
Икесе дә ир бала булганнар. Үги анасы болардан көнләшеп йөр-гән, ничек тә боларны аеру фикерендә булган.
Бервакыт патша бакчага чыгып, ял итәргә дип, бер агач төбенә яткан. Агач башына бер кош оялаган булган. Көтмәгәндә бер зур кош килеп, агач башындагы оядан кош баласын алып киткән. Әнисе килеп, теге кош артыннан чыр-чыр итеп очып караса да, баласын ала алмаган. Патшаның моңа йөрәге әрнегән, шунда ук өйгә кайтса да тынычлана алмаган.
Ул дәвердә кырда тау тишегендә яшәүче бер карт булган. Патша, вәзирләрен җыеп:
— Менә мин шундый тынычсызландым, сез миңа ничек булса да тынычланырга ярдәм итегез, ди. Сез миңа шул карттан барып берәр төрле дару алып кайтыгыз, — ди.
Вәзирләр баргач, теге карт әйтә:
— Моңар бер дару да юк, ди. Моңар сабыр гына итәргә кирәк. Сабыр итмәсә, патшагызның башына бик зур хәсрәтләр киләчәк әле, — ди.
Вәзирләр патшага шулай дип кайтып әйтәләр. Патша һаман да тынычлана алмый.
Иртән патшаның урынын үги анасы җыя. Шул вакытта шалтырап бер шешә төшә. Ул шешәдә агу була. Үги анасы әйтә:
— Менә күрдеңме хатыныңны? Мин моны күптән сизеп йөри идем. Ул туган балалар да синеке түгел, ул башка кеше белән йөри. Ул сине үтерергә җыенган, ничек бүген исән калгансың әле, — ди.
Патша моны күргәчтен тагын да борчыла инде. Шунда ук, вәзир-ләрен җыеп, хатыны белән балаларын үтерергә дип хөкем итә. Вә-зирләр моңа риза булмыйлар:
— Без моңа ышанмыйбыз, — диләр.
Патша әйтә:
— Юк, мин аны күздән югалтырга тиеш, мин аңа түзеп торал-мыйм, — ди.
Шуннан соң хатын белән балаларны кеше аяк басмаган ком сах-расына илтергә булалар. Шунда ук вәзирләр җыелып, — патша үзе дә бара инде, — ике баласы белән хатынны ком сахрасына ташлап кайтып китәләр.
Бераз кайтканнан соң, бер вәзир күңелсезләнеп җылый башлый. Патша моның җылавының сәбәбен сорый. Вәзир әйтә:
— Мондый хәл минем башымнан да кичте дип җылыйм, — ди.
Патша аның башыннан үткән вакыйганы сөйләп бирергә куша. Вәзир әйтә:
— Минем дә бик яхшы хатыным бар иде. Без бик яхшы тора идек. Шулай ук минем бер үги тутам бар иде. Ул безнең яхшы торга-ныбыздан көнли иде. Бервакыт ул миңа әйтә: «Син хатының белән яхшы торам дип торасыңмы, ул сине яратмый, ул башка кешене яра-та, — ди. — Мин булмас дип караган идем: — Ышанмасаң, менә фәлән көнне тәрәзәдән кара, күрерсең», — ди. Хәзер мин ул әйткән көнне бүл-мәнең тәрәзәсеннән барып карасам, хатынның башы ягында бер кеше утыра. Мин тәрәзәдән карауга, ул икенче тәрәзәдән сикереп төште дә качты. Шунда ук мин тәрәзәдән кердем дә хатынның башын чабып өз-дем. Шуннан соң тикшереп карасак, хатынымның баш очында утырган кеше үземнең үги тутам булып чыкты. Сезнең хатыныгыз да шундый дошманлык аркасында бәлагә дучар булмадымы икән дип уйлыйм, — ди.
Шуннан соң вәзир тагын да катырак җылый башлый.
Шулай дигәннән соң патшаның бераз күңеле бушап, хатынын алып кайту нияте белән, ташлап калдырган җиргә барып караса, хатыны юк иде инде.
Патша хатыны, әрле-бирле йөргәннән соң бик арып, ике баласын ике ягына алып, җиргә ятып йоклый. Бераз йоклаганнан соң күзен ачып җибәрсә, янында бер баласы булмый. Кая китте икән дип сике-реп торып караса, бер баласын арслан алып китеп бара. Инде ул ба-ланы алыйм дип артыннан барырга курка, икенче баламны да алыр дип, кире якка йөгереп китә.
Моның каршысына бер карт килеп чыга. Ул карт әлеге тау тише-гендә торучы карт була. Ул карт патша хатынының йөзендә курку билгесе сизеп:
— Кызым, курыкма, мин кешене җәберләүче түгел, кешегә ярдәм итүче, ди. Мин синең башыңнан кичкәннәрне беләм, әйдә минем яны-ма, минем янымда торырсың, — дип, хатынны ияртеп алып китә.
Шулай итеп еллар үтеп китә.
Бервакытны диңгез өстеннән кораб барганда утрауда бер арслан белән бер бала утырганын күрәләр. Корабтагы халыклар гаҗәпсе-неп, корабларын читкә чыгарып, ул балага үзләренең корабларына керергә ишарә итәләр. Теге бала да каршы килми, боларның корабла-рына килеп керә. Аның артыннан арслан да ияреп килә. Халыклар арсланнан бик куркалар, аны калдырып килергә кушалар. Ул кал-мый. Бала, «ул сезгә зыян итмәс» дип ишарә итеп, аны да үзе белән ияртеп алып керә. Бу бала теге хатынның арслан алып киткән ма-лае була. Ул инде хәзер үскән була. Менә кораб бер шәһәр кырыена барып туктый. Ул шәһәр шушы малай атасының шәһәре була. Сәүдә-гәрләр читтән кайткан бүләкләрне патшага илтергә баралар. Патша аларны хөрмәтләп каршы ала да дөньяда ниләр күргәннәрен сора-ша. Сәүдәгәрләр:
— Без моңар хәтле булмаган хәлгә очрадык, — дип, арслан белән малай турында сөйлиләр.
Патша моңа бик кызыксынып, ул малайны күрсәтергә куша. Сәү-дәгәрләр бу баланы патша янына китерәләр. Патша баланы күрү бе-лән, бу балага мәхәббәте уяна.
— Миңа сезнең берниегез дә кирәкми, бүләкләрегезне кире алы-гыз, әмма бу баланы миңа кайтарыгыз; — ди.
Сәүдәгәрләр бер дә калдырасы килмәсә дә, патша соравына кар-шы килә алмыйлар, баланы калдырып китәләр.
Баладан арслан бер дә аерылмый. Патша сараенда арслан тоту күңелсез булганлыктан, бала белән арсланга янәшәдә йорт салдыра-лар, аерым йорт. Арслан белән бала шул йортта патша тәрбиясендә яши башлыйлар.
Хәзер хатын янында калган бала да көннән-көн үсеп, егет булып җитә инде. Ул ауга йөри башлый. Төрле кош-кортлар алып кайтып, анасын туйдыра башлый. Бервакытны кайтып керсә, анасы бер йөзек-кә карап, җылап утыра. Улының кайтып кергәнен сизми кала. Улы, кинәт кенә барып, әнисеннән сорый:
— Әни, нихәл, бу нинди йөзек? — дип сорый.
Әнисе:
— Бу, улым, серле йөзек. Моңа хәтле миңдә сакланды, инде син сакла бу йөзекне, — дип, аңарга салып бирә.
Шулай итеп болар яшиләр инде.
Бервакыт бу балаларның аталарына каршы күрше патша сугыш ача. Бу як җиңсә бу патша, теге як җиңсә – теге як патша калыр-га була сугыш беткәч. Бу хәбәрне ауга йөргәндә малай да ишетеп кайта. Әнисенә әйтә:
— Безнең күрше патшага фәлән патша сугыш башлаган. Мин ярдәмгә бармыйча булдыра алмыйм, син минем исән булуымны телә, мин исән кайтырмын, — ди.
Анасы, аңа исәнлек теләп, озатып кала.
Патшаның теге улы да арсланга атланып сугышка китә. Болар икесе дә бер юл чатында очрашалар. Бер-берсенең хәлен сорашалар. Бер-берсеннән «синең туганың бармы» дип сорашалар. Икесе дә «юк» дип җавап бирешәләр. Алар шунда ук, «алайса без икебез бертуган булыйк» дип, берсенә-берсе кул бирешәләр.
Сугыш башлана. Сугышта болар, җиңеп чыгып, мактау билгеләре алалар. Икесе дә дан казанган батыр булалар. Бу патша җиңгәннән соң, тантаналы җыелыш була. Җыелышка янәшә-тирәдәге вак-төяк патшалар да җыелган була инде. Шул вакыт бер патша урыныннан торып сүз башлый:
— Минем бер кызым бар, аңар мин китап ачтырган идем. Ул әйтте: «Шушы патшага фәлән патша сугыш башлар. Шул вакытта бер егет килеп чыгып дошманны җиңәр. Аңар мактау билгесе бирер-ләр. Аның кулының фәлән бармагында йөзеге булыр, шул егеткә кызыңны бирерсең», — дигән иде.
«Йөзек» дигән сүзне ишеткәч, әлеге безнең патша теге малайның кулындагы йөзеккә күзен төшерә дә:
— Бу йөзекне кайдан алдың, бу нинди йөзек? — дип сорый.
Теге әйтә:
— Әнидән алдым, — ди.
— Әниең исәнме? - дип сорый патша.
— Исән, хәзерге көндә дә фәлән җирдә тора, — ди малай.
Патша, сикереп торып, үзенең улы икәнен белеп:
— Бу минем кияү булып кергәндәге йөзегем, син — минем улым, синең әниең — минем хатын икән, — дип бик куана.
Шунда ук патша тройка җигеп, егетнең әнисе янына китәләр. Ат башына малай утыра.
Хатын бичара: «Улым сугыштан исән кайтыр микән, кайсы яктан кайтыр икән?» - дип, кашы өстенә кулын куеп карап торганда, ерак-тан тузан күтәрелгәнен күреп, йөгереп кереп картка әйтә:
— Безгә, тузан туздырып, ниндидер бер тройка килә. Яхшыга гына булса ярар иде, — ди.
Карт:
— Бу - шатлык тройкасы, кайгы тройкасы түгел, улың әтисен алып килә, — ди.
Шулай дигәч, икесе дә тегеләрне каршы алырга чыгалар. Килеп туктау белән, улы, сикереп төшеп, әнисен кочаклый. Патша да таран-тастан төшеп, хатынның аягына егылып, аннан гафу үтенеп:
— Мин сезне күп җәфаладым, минем гаебемне кичер, — ди.
Хатын нишләсен, риза була. Шунда ук картны да, хатынны да утыртып, улын да алып, кире кайтып китәләр патша йортына.
Шуннан соң хәзер бу егеткә теге патшаның кызын алырга дип туй ясыйлар.
Патша сорый:
— Безнең улыбыз икәү иде бит, аның берсе кая? — ди.
— Мин аның кайдалыгын белмим, — ди хатын. - Аны бер арслан алып киткән иде, — ди.
Патша бу сүзне ишеткәннән соң аптырап кала да шунда ук теге арсланлы малайны барып кочаклый.
— Менә бу безнең улыбыз икән инде, хәзер моннан да зур шат-лык юк, - дип, барысы да кочаклашып җылашалар.
Инде ул улына да яңадан икенче бер патшаның кызын алып, ике туйны бергә ясыйлар.
Шулай итеп, михнәтнең артында рәхәт тормышка күчеп, рәхәт яши башлыйлар.