Элек заманда, тычкан сотник, бака плотник, саескан десятник булган вакытта, бер кечкенә генә шәһәрдә бер семья була. Бу семьяның бер ир балалары, бер кыз балалары була. Ир баласы бер өч яшьләр олы була.
Бу малай ун яшьләргә, ә кыз җиде яшьләргә җиткәч, әтиләре белән әниләре авырый башлыйлар. Бервакытны әтисе әйтә, малайны дәшеп:
— Улым, ди, без, ахры, үлем авыруы белән авырыйбыз, без үлсәк, син сеңлеңә әти дә, син аңа әни дә, син аңа абый да булып каласың. Син сеңлеңне бервакытта да кыерсытма, аны һәрвакытта да кара, — ди.
Озак та үтми, болар икесе дә үләләр. Ике бала калалар болар. Ике бала калалар да, боларның бик якын кардәшләре булмый, ахры, үз өйләрендә торалар. Кыз бала, җиде яшендә булса да, бәрәңге пешерә ала. Ир бала, кеше белән кушылып булса да, чәчкәч аз булса да эшли. Шулай иттереп, болар бик тату гына абыйлы-сеңелле тормышны алып баралар. Көннәр, айлар, еллар үтәләр.
Бервакытны абыйсы унҗиде яшьләргә җитә. Моңарга тәкъдим итәләр өйләнергә. Чибәр генә җирдән кыз димлиләр. Бу кыз белән килешәләр, ала инде бу, туй ясыйлар мөмкин кадәр. Бервакытны абыйсы кызны алып килә, өйләрендә тормыш башлана.
Бу егет хатыныннан да бигрәк сөя сеңлесен, — ата-анасының васыятен тота. Җиңгәсе монардан бик көнли башлый. Нәрсә уйлый?
Боларның бакчаларында егерме биш төпләп алма агачлары була, балта алып чыга да, ире эшкә киткәч, алма агачларын барын да тапап бетерә.
Хатын ире кайткач әйтә:
— Менә сеңлең нишләтте, алма агачларын тапап бетерде, әллә акылдан шашканмы ул? — ди.
Абыйсы сеңлесенә:
— Ник алай эшләдең? — ди.
— Абый, мин түгел, — ди.
Ярар, моның өчен егет чыраен да бозмый.
Күп вакытлар үткәч, бервакыт хатын, аранда имә торган тайлары була, шул тайны балта белән чабып өзә. Ире кайткач:
— Менә ышанмадың, тайны да үтерде, — ди хатын.
Абыйсы әйтә:
— Сеңлем, ник алай эшлисең? — ди.
— Абый, мин түгел, — ди.
Ярар, моның өчен дә абыйсы чыраен бозмый.
Көннәр, айлар үтеп баргач, боларның була яшь балалары. Бервакытны ире эштә чакта, бу хатын, аягыннан тотып, үз баласын үзе идәнгә күтәреп бәрә. Шуннан соң ире кайта.
— Инде ышанмадың башкаларына, монысына нәрсә әйтәсең инде? — ди. — Менә баланы нишләтте, — ди. — Кем үз баласын үзе шулай эшләтә, — ди.
Инде абыйсы мәҗбүр була ышанырга, «бу сеңел эше инде», ди.
Ә сеңлесенә бернәрсә дә әйтми.
Икенче көнне баланы күмәләр. Шуннан соң абыйсы ат җигә дә әйтә сеңлесенә:
— Әйдә урманга барып кайтыйк әле, син җиләк җыярсың, — ди.
Китәләр урманга. Бара-бара бик тирән кереп китәләр. Ат яныннан күп кенә җир китәләр. Бу хәзер сеңлесен бөтенләй үтерергә кыймый, күрә: урманда түмгәкләр. Шул түмгәккә кызның ике кулын бәйли дә, «синең эшләгән эшләрең өчен», — дип, түмгәккә куеп, кулларын чабып өзә. Шуннан артына да карамый, атына утыра да кайтып китә үзе. Сеңлесе авып кала, кулларын кискәч.
Шулай кыз ята монда аңсыз булып, берничә сәгатьме анда, ярты тәүлекләрме, бервакытны күзен ачып караса, кояш кыздыра, каннар кояшта каткан. Торып китәргә уйлый бу — хәле юк. Шулай да арлы-бирле нужалана-нужалана торып китә. Торып китә дә, кайсы якка барырга? Китә урман буйлап, кая барганын бер дә белми. Бара-бара эчкә кереп китә, бернинди сукмак калмый, бары куе урман гына. Җәйге көн булганлыктан, бу кыз юка гына күлмәктән була. Урманда йөри-йөри күлмәкләре тетелеп, ертылып төшә. Хәзер кулы булмагач, кул белән тотып ашый да алмый бит, урманда авызы җиткән урыннан, нәрсә бар, җиләкме анда, башка нәрсәме — барысын да ашап, айлар буена урман эчендә йөри. Кай якка барганын бер дә белми.
Бервакытны ни күзе белән күрсен, урман кырыена килеп чыкты. Күренә бик зур рәшәткә тоткан бакча. «Бу бакчада кем булса да бардыр, мин монда кичкә кадәр торыйм да аннары керермен», — ди. Хәзер
үк барып керер иде, анадан тума ялангач, бигрәк тә кыз кешегә оят, — бу хәзер уналты яшьләрдә була.
Бервакытны күз бәйләнә. Кыз рәшәткә тирәсенә килә — кайдан керергә дә юл юк. Рәшәткә башыннан керергә кулсыз кешегә мөмкин түгел. Эзли торгач, кайдандыр астан чокыр табып, кереп китә бакча эченә. Бу август айлары була, нәкъ менә алманың пешкән вакыты. Кыз авызы җиткән төштән ашап йөри. Шулай йөри-йөри, бакча эчендә бер баз таба, анда бик үләннәр үскән, көндез шул базга кереп ята. Көндез чыкмый, төнне ашаган алмалары белән канәгатьләнеп ята.
Бу бакчада каравылчы була. Каравылчы сизенә: «Монда кемдер йөргән», — ди. Алмагачтагы яртылы алмаларны карый да: «Адәм теше эзләре бар», — ди. Икенче көнне дә шулай дәвам итә, кыз күз бәйләнгәч чыга да күп кенә алманы ашый.
Бу бакча бер патшаның дачасы була, җәйге көнне шунда тора икән ул. Бу патшаның малае да була. Каравылчы бер көн йөри, ике көн йөри дә патшаның малаена әйтә:
— Монда эш шулай-шулай, кемдер безнең бакчага кереп алманы ашап йөри, — ди.
Патша малае:
— Ярар, — ди.
Икенче көнне мылтык ала да, үзе сакка чыга патша малае төнлә. Күз бәйләнә. Әлеге кыз килеп чыга анадан тума ялангач, алмаларны ашап йөри буе җиткән җирдән. Егет карап тора әле бераз. Соңыннан егет кычкыра ерактан:
— Кем сез, адәм затымы? Җавап бирмәсәгез атам, — ди.
Кыз әйтә:
— Мин адәм заты, атма, — ди. Кыз арты белән чигенеп теге базга килеп төшә дә әйтә: Егет булсагыз да, ир булсагыз да минем яныма килмәгез, мин ялангач, өстемдә күлмәгем юк, — ди.
Бу өйдән анасының күлмәген алып чыга да:
— Ыргытыйммы, киясеңме? — ди.
Кыз әйтә:
— Минем кулларым юк, — ди.
— Алай булса үзем киертим, — ди.
— Ярар, — ди. — Мин артым белән әйләнеп торам, — ди.
Егет кызның артыннан гына килеп, киертә. «Нинди кеше икән бу?» — дип, үз бүлмәсенә алып керә. Карый: шундый җәрәхәтле, ашамаган, ачлык җәфасында яшәгән кыз шул кадәр матур, моңардан матурны табып булмаслык була. Егет, аның матурлыгына исе китеп, гашыйк була. Егет хәзер кызга нәрсә барын ашата, бу инде үзе ашый алмый, егет ашата. Караватка үзе урыннар җәеп бирә. Шулай итеп кызны, әти-әниләренә әйтмичә, күпме вакытлар үз бүлмәсендә асрый. Үзе бик каты уйга кала. Әти-әниләре сизәләр егеттә ниндидер яшерен сер барын.
Беркөнне егет ашарга чыга да, әтиләре әйтәләр:
— Улым, син авырыйсыңмы әллә? Әллә нинди булса да яшерен серең бармы бездән? — дип.
Егет әйтә:
— Авырмыйм да, бернәрсә дә юк, — ди.
Бер көн үтә, ике көн үтә, өч көн үтә, соңыннан инде әйтергә мәҗбүр була егет.
— Әти, — ди, — мин шулай бер кыз таптым, мин аңарга гашыйк булдым, — ди.
Шуннан соң әтисе кызны кереп күрә. Кыз, моны бик каты хуплап, зурлап каршы ала. Әтисенә кыз ошый. Кыз телгә бик оста була. Хәзер җиңгә инде әнисе карарга. Кыз моны да бик зурлап каршы ала, бик яхшы гына аның белән сөйләшә. Бу кыз әбигә дә бик каты ошый, әби кызның матурлыгына үзе дә хәйран кала.
Хәзер нишләргә инде? Җитди мәсьәлә бу. Бераз вакытлар үткәч, моңарга китереп куялар нянька, ашатырга да, киендерергә дә. Хәзер малайга киңәш бирәләр:
— Син, улым, генерал кызымы, офицер кызымы — үзең теләгәнен сайлап ал, без, бу кызны да үлгәнче тәрбияләрбез, әмма сиңа бүтән кыз алыйк, — диләр.
Малай әйтә:
— Миңа бүтән бер кеше дә кирәкми, бары шул гына булсын, — ди.
Кызны алырга мәҗбүр булалар. Шулай итеп улларын өйләндерәләр, туй итәләр үзара гына, шундый гарип кызны алгач, дөньяга таратып булмый инде. Боларның тормышлары башлана. Берничә вакытлар үткәч, кыз йөкле була.
Бу кызның бала табарына ике атналар калгач, патшаларның конференциягә җыелыр вакытлары җитә. Патша үзе карт кеше була, ул вакытта поездлар, машиналар булмаганнар, улына әйтә:
— Улым, минем хәзер картлыгым җиткән, йә юлда үләрмен, минем урынга син бар, — ди.
Малай атасының боерыгын аяк астына саласы килми, атка утыра да китә. Барган вакытта нәкъ менә бу кызларның шәһәреннән үтәргә туры килә икән. Анда бер постоялый двор була. Ул вакытта постоялый дворны тотучы — әлеге кызның абыйсы була. Патша улы монда кунарга кала.
Киткән вакытта егет әтисенә әйтеп калдыра:
— Әгәр хатыным бала тапса, ир бала буламы, кыз бала буламы, миңа хат язып, бер элемтәче җибәрегез, — дип.
Әтиләре риза булып калалар.
Әлеге кыз игезәк ир бала таба. Балалар берсеннән-берсе матурлар. Өйдәгеләр шатлыкларыннан хат язалар, аны печәтлиләр дә, бер солдатны дәшеп алып бирәләр:
— Мә, шушы адрес белән фәлән патшалыкка барып, улыбызны эзләп табып бирерсең, — диләр.
Әлеге солдат яхшы гына атка атланып китә. Ике-өч атналык юл була моның бара торган шәһәре. Барып җитә әлеге кыз шәһәренә дә ял итәргә туктый. Бу постоялый дворга керә дә атын бәйләп куя. Өйгә керә. Өйгә керү белән, теге кызның җиңгәсе бу солдаттан сораша башлый:
— Кая барасың, солдат? — ди.
Солдат әйтә:
— Безнең патша улының хатыны бала тапты, сөенче алырга барам. Ул конференциягә киткән иде, — ди.
Кызның җиңгәсе солдаттан сораша торгач, «киленнәре безнең кыз түгелме икән», дип уйлый. Хатын мунча яккан була, солдатка әйтә:
— Син юлда йөреп каралгансың, бәлки мунчага барырсың, — ди.
Солдат бернәрсә дә уйламыйча, риза булып, шинелен, сумкасын калдырып китә. Керә мунчага.
Солдат мунчага киткәч тә, хатын аның сумкаларын актара башлый. Хатны табып алып укый да: «Нәкъ менә шушы кыз булырга тиеш бу», — ди. Ире бит инде аның кайтып әйткән иде, кулларын кисеп калдырдым дип. Хатын тота да, теге хатны ертып, шуңа охшатып икенче хат яза: «Хатының ике эт баласы тапты, нишләтергә, менә шунарга без җавап көтеп калабыз», — дип.
Ярар. Солдат үз юлына китә. Бервакыт барып җитә теге егет шәһәренә, эзләп таба, хатны тапшыра егеткә. Солдат кеше бит инде ул — патшалар арасында күп сөйләшеп тормый. Егет укый да йөзе бераз гына үзгәреп китә. Бу солдат үзенең күңеле белән сөенечкә миңа нинди бүләк бирер икән инде дип көтә. Малай хатны укыгач, болай дип җавап яза: «Нәрсә генә булмасын, мин кайтканчы торсын, бернәрсә дә эшләтмәгез», — дип.
Солдат хатны ала да кайтырга чыга. Кайтканда яңадан шул ук квартирга керә. Теге хатын:
— Әй, солдат, кайттыңмы? — ди,
Солдат әйтә:
— Кайтуын кайтам да, бернәрсә дә бүләк бирмәде, — ди.
Хатын солдатка тагын:
— Мунча яккан идем, барасыңмы? — ди.
Солдат тагын игътибарсыз гына шинельләрен өйдә калдырып китә мунчага. Солдат мунчага китү белән, хатын, бернәрсә дә эшләмичә, солдатның сумкасыннан малайның хатын табып ала да укый, нәрсә язган икән, дип. Бу хатны ертып ыргыта да болай дип яза: «Мин кайтканчы, күзем күрмәсен, балаларны да, үзен дә куакка асып, энә белән тунагыз», — дип.
Солдат иртә тора да тыныч кына кайтып китә. Кайтып җитә дә хатны тапшыра патшага. Бу хатны алгач, өйдәгеләр хәйран калалар, «үзенә икенче яхшы бер хатын тапкандыр, шуның өчен үзе кайтканчы юк итәргә кушкандыр», дип уйлыйлар. Хатны кыз да укып карый, дөрестән дә шулай язылган була. Шуннан соң кыз әйтә:
— Минем тәкъдирем шулайдыр инде, минем тормышым шуның белән башланды, шулай бетәр инде ул, — ди.
Патшалар кызны алай үтерергә бик кызганалар, шулай булса да киңәш итәләр моны бер сахрага илтергә, «шунда үз үлеменнән үләр», — диләр. Хәзер бу кызга ике кырыйга ике капчык ясыйлар, балаларын салырга, ә алдына, авызы тирәсенә, азык салырга бер капчык ясап асалар. Шулай итеп боларны утырталар да, илле километрдагы кыргый бер далага илтеп, төшереп калдыралар. Хатын монда инде яшь кенә коймый — кан коя, елый,
Бу хатын хәзер нишләсен?! «Мин монда утырган җирдә үлимме, кайда булса да китеп үлимме», — ди. Җәйнең бик кызу вакыты. Балалар, күкрәгендә сөте бар вакытта имәләр, инде сөте дә бетә. Хәзер инде хатынның җаны көя. «Миңа барыбер үлем инде», — дип торганда, бер елга күренә, бу хәзер шунда барырга омтыла. Елга кырыена җитә. Су бик каты ага. Әгәр суны бөгелеп эчсә, балалары төшеп китә; эчмәсә, үзенә үләргә кирәк инде. Бервакыт: «Булмаса булмас, яңгыр яуганда бала жәл, таш яуганда баш жәл», — дип, суга бөгелгән генә иде, ике бала икесе дә суга төшеп китәләр. Шул вакытта тавыш ишетелә: «Тот, балаларыңны ал», — дигән. Хатын ярты куллары белән балаларын алырга сузыла, судан чыгаргач караса, ике кулы да сәламәт. Бу инде рәхмәтләр әйтергә дип артына борылып караса, беркем дә күренми. Хәзер еларга да, шатланырга да белми.
Хәзер, су эчкәч, сөт тә төшә күкрәгенә, балаларын ашата. Аннары китә шул су буйлап, «ичмаса суга көеп үлмәм», — ди. Күп кенә вакыт баргач, урман кырыена җитә. Урман кырыенда кечкенә генә бер өй тора. Өйгә барып керә. Бу өйдә урман каравылчысы — карт белән карчык тора. Рөхсәт сорап керә дә исәнләшә, саулык-сәламәтлек сораша.
— Кызым, кайдан син? — дип сорыйлар болар.
Хатын әйтә:
— Әби, мин ерак җирдән, адаштым, урманга җиләк җыярга барган идем дә, — ди, үзенең тормышы турында сөйли боларга ничек булганын.
Боларда ул бер-ике көн ял итә. Шуннан хатын бабай белән әбигә әйтә:
— Минем балаларым бер-ике атна сездә калып торсыннар әле, мин берәр җиргә барып эшләп, бераз кирәк-яракны карагач, кайтып алырмын. Сезнең тәрбиягез хакын түләрмен, югалтмам, — ди.
Бу карт белән карчыкның балалары булмый, балаларны бөтенләй калдырып китсә дә ризалар инде. Шулай итеп, карт белән карчык балаларны алып калалар.
Ярар, икенче көнне хатын чыгып китә бер шәһәргә. Анда бер байга кереп эшли. Ике атналар эшләгәч:
— Мин китәр идем, әгәр эшләгән акчамны бирсәгез, — ди.
Байлар моңарга эшләгән акчасын бирәләр. Акча алгач, үзенә бер иске генә фуфайка ала, башына бүрек ала, чалбар ала, ботинка ала, кыскасы, ирләр киеме ала, калган акчасына балаларга манный ярма ала, бабай белән әбигә шикәр белән башка күчтәнәчләр ала. Кайта да күчтәнәчләрне тапшыра. Балалар хәзер әни юкны бер дә юкламыйлар, уйламыйлар — уйныйлар. Әби белән бабайның сыерлары яхшы, сөт җитәрлек. Шулай булгач, әби белән бабай: «Балаларын безгә калдырып китсә яхшы булыр иде», — дип торалар, моңарга тәкъдим дә итәләр, «мөмкин бөтенләй безгә калдырырга», дип. Ләкин хатын риза булмый:
— Анысы әле билгеле түгел, сез хәзер тәрбияләп торыгыз әле шул көйгә,— ди.
Әби белән бабай тагын риза булып алып калалар, әлбәттә.
Хатын хәзер үзенең шәһәренә барырга чыга. Бара торгач, үзенең шәһәрен таба. Барып керә үзләренең күршеләренә. Керә дә әйтә:
— Мин хезмәтче булып ялланыр идем сезгә, кемгә булса да кирәкмиме? — ди.
Болар моның абыйларын күрсәтәләр:
— Ул кичә генә дворнигын чыгарды, — диләр.
Ә бу хатын җыйнак кына егетләргә охшаулы була. Абыйсын дәшеп керәләр. Керә абыйсы, сөйләшәләр.
— Айга күпме сорыйсың? — ди.
Хатын:
— Дворниклар күпме алган, мин шуңарга риза инде, — ди.
— Алай булса әйдә, яхшы эшләсәң, арттырырмын, — ди.
Шуннан соң бу эшләргә тотына, бер дә иренми, ничек тә ярарга тырыша. Эшсез вакытларында хуҗага үзенең күргәннәре турында хикәяләр, әкиятләр сөйли. Хуҗа мондый әкиятләрне тыңларга бик ярата торган була. Күпме вакытлар үткәч, әлеге моның ире булган кеше конференциядән кайтышлый квартирга керә. Хезмәтче хатын моны таный, үзенең исеме дип, бер ирләр исеме әйтә. Хезмәтче кунакның атын алып бәйләп куя, азыкка куша. Бу, әлеге патша малае, керә квартирга. Аңарга яхшы өстәлләр, яхшы урындыклар хәзерлиләр.
Патша малае чемоданыннан яхшы ашамлык-эчемлекләр чыгарып куя да өстәл өстенә:
— Йә, хуҗа, әйдә утыр, — ди.
Хуҗа инде шундый зур кеше янына ничек утырсын. Патша малаеның инде эче поша, сагыш бик зур, — хатыны бит эт балалары тапкан.
Хуҗа:
— Рәхмәт, мин утырмыйм, — ди.
— Миңа берүзем генә утыру күңелсез, әйдә утыр, күргән-белгәннәрне сөйләшеп утырыйк, нәрсәләр беләсең үзең, сөйлә, — ди патша малае. Ул инде ничек кенә булса да үзенең күңелен тынычлатмакчы була.
Хуҗа әйтә:
— Миндә бер хезмәтче бар, ул сөйләсә, исең-акылың китәр, — ди.
Хуҗа хезмәтчене чакырып керә. Хезмәтче керә дә ишек төбенә генә баса.
— Абый, нәрсә боерасың? — ди.
Патша улы әйтә:
— Кил әле монда, — ди.
— Юк, мин анда бармыйм, — ди.
— Кил әле монда, кил, — дип, бер рюмка яхшы эчемлек бирә бу.
Хезмәтче эчемлекне эчә дә:
— Миңа иртүк эшкә торырга кирәк, — дип, утырмаска тырышса да, соңыннан бик кыстагач, утыра.
Патша малае әйтә:
— Нәрсә беләсең, күргән-белгәннәреңне сөйлә, — ди.
— Мин гомерем буена работник булып эшләдем, бернәрсә дә белмим, — ди,
— Син тартынып торма инде, нәрсә беләсең — шуны сөйлә, — диләр.
Алайса ярар, мин договор белән генә сөйләргә керешәм, ди. Кем дә кем мин сөйли башлагач туктатса, йөз сум акча бирәсез, ди, икенче мәртәбә туктатсагыз, ике йөз сум, өченче мәртәбә туктатсагыз, өч йөз сум; әгәр риза булсагыз, шундый шарт белән сөйләргә керешәм, — ди.
Болар хәйран калалар, нинди сүз бу шулай договор белән сөйләрлек, дип. Болар уйлыйлар инде: «Кем аны туктатырга мөмкин?» дип.
— Әйдә, сөйлә, — дип, язалар договор, патша улының кулында пичәт була, договорга пичәт куялар, кул куеп, хезмәтчене сөйләтә башлыйлар.
— Бер кечкенә генә шәһәрдә була ирле-хатынлы бер кеше, — ди бу. — Шуларның ике балалары була, берсе — кыз, берсе — ир бала. Бу балаларның аралары өч яшь була. Шул вакытта боларның ата-аналары тиф белән авырып үләләр. Әтисе үлгәнче улына васыять әйтеп калдыра: «Син сеңлеңне рәнҗетмә, син аңарга әти дә, син аңарга әни дә, син аңарга абый да», — ди. Болар шулай ятим калып үсәләр. Егет җитә унсигез яшькә. Моны өйләндерәләр яхшы гына кешенең кызына. Егет хатыныннан да бигрәк сеңлесен ярата, туганлык хисе белән. Шул вакытта җиңгәсе көнли башлый, абыйсы белән ике араны бозмакчы була. Абыйсы бөтен киңәшен хатыны белән киңәшкәнче сеңлесе белән киңәшә. Шуннан соң бервакытны җиңгәсе, бакчаларында егерме биш төп алмагачлары була, шул алмагачларны балта белән тапап бетерә.
Бу тыңлап утыручылар арасында шушы җиңгәсе дә була. Хезмәтче шушы турыда сөйләгәндә генә, җиңгәсе тора да:
— Алдыйсың! — ди.
— Йөз сум! — ди хезмәтче. Йөз сум акчаны чыгарып бирәләр. — Әй абый, ачулана башладылар, мин ятыйм ла, — ди ул.
Моны чыгармыйлар, тагын дәвам иттертәләр. Абыйсы әле бернәрсә дә сизми. Хезмәтче дәвам итә:
— Ярар, абыйсы сеңлесенә ул вакытта бернәрсә дә әйтми. Икенче вакыт, аранда имә торган тайлары була, шул тайны чыгып балта белән чабып үтерә.
Җиңгәсе тора да:
— Алдыйсың! — ди.
— Ике йөз сум!
Бу акчаны да чыгарып бирәләр. Ә абыйсы: «Безне хур итә инде. акчаны биреп бетерә инде», — дип утыра.
— Миңа җитәр инде, иртүк торасым да бар, сөйләмим бүтән, җитәр инде, — ди хезмәтче.
Патша улы:
— Әйдә сөйлә, сөйлә, — ди.
Теге дәвам итә:
— Күпме вакыт үткәч, боларның яшь балалары була. Яшь ба-
лалары булгач, беркөнне җиңгәсе үзенең баласын үзе, аягыннан тотып, идәнгә күтәреп бәрә. Бала үлә.
Шулай диюгә, җиңгәсе:
— Алдыйсың! — ди.
— Өч йөз сум.
Хәзер сандык төбеннән актык көмеш акчаларга кадәр алып бирәләр. Бервакытны абыйсы ышана моңарга, ә сеңлесе әле һаман белдерми.
Икенче көнне абыйсы сеңлесен, ат җигеп, урманга җиләк җыярга дип утыртып алып китә дә, урманга алып барып, ике кулын да түмгәк өстенә куеп, балта белән чабып өзә. Башкасын белмим инде, — ди.
Патша улы хәзер сизенә башлый, «тукта, бу минем хатыным түгелме икән», — ди. Теге кыз:
— Җитәр инде, чыгып ятыйм, — ди.
Патша малае:
— Мә сиңа йөз сум, сөйлә, — ди.
Хезмәтче сүзен дәвам итә:
Шуннан соң, бу ята монда бер тәүлекме, ярты тәүлекме, бервакытны аңга килә дә бер якка таба китә, ә үзе һич белми кайсы якка киткәнен. Урманнарда йөри-йөри өсте таланып бетә. Хәзер бу урманда нәрсә туры килсә, авызы кая җитсә, шуны ашап йөри. Айлар йөргәч, бу килеп чыга урман кырыена. Күрә: бер зур рәшәткәле бакча. Шул бакчага көндез керергә кыз кеше, ялангач булгач, ояла, караңгыга кадәр урманда тора. Караңгы булгач, үзенә керер урын табып, бакчага керә. Керә дә авызы җиткән җирдән алмаларны ашап йөри. Бу бер патшаның дачасы була. Бу көндез бер баз табып, шунда яшеренеп тора. Шул бакчада бер-ике көн йөргәч, моны каравылчы белә. Белә дә мәҗбүр була патша малаена әйтергә: «Менә эш шулай-шулай», — дип. Моннан соң, патша малае мылтык белән төнге каравылга үзе чыга. Бервакытны бу кыз чыга бакчага алма ашарга. Шул вакытта патша малае моны күреп: «Син адәми затмы, кем син, җавап бир, атам», — ди. Шуннан соң кыз үзенең адәм икәнен әйтә. «Син нинди кеше?» — ди патша малае. «Мин менә шундый-шундый кеше, өстем ялангач, шунарга күрә кешегә күренергә оялам», — ди кыз. Шул вакытта малай өеннән әнисенең күлмәген алып чыгып бирә, ләкин кыз кия алмый үзе, куллары булмый. Егет кызның артыннан гына килеп киертә дә үз бүлмәсенә алып керә. Бу кыз шулкадәр матур икән, егет шунда ук гашыйк була. Шуннан соң егет кызны берничә көннәр үз бүлмәсендә асрый, үзе ашата, үзе эчертә, үзе яткыра. Әйе, ата-аналары моңардан шикләнә башлыйлар. Уллары уйлана башлый. «Нәрсә булды, улым, сиңа, авырыйсыңмы, әллә берәр нәрсә булдымы?» — дип сорыйлар. Бу бернәрсә дә әйтми, курка инде, кулсыз кызга гашыйк булды бит. Шуннан соң инде әйтергә мәҗбүр була. Әти-әниләре кереп карыйлар кызны. Кыз, билгеле, яхшы, матур була. Кызны яраталар. Улларына әйтәләр: «Без сиңа генерал кызымы, офицер кызымы — теләсәң кемне алып бирәбез, ә бу кызны үзебез асрарбыз, карарга кеше куярбыз, әмма син аны алма», — диләр. Малай әйтә: «Миңа бер кеше дә
кирәкми, шушы кыз гына кирәк», — ди. Шул вакытта кызны алырга мәҗбүр булалар. Шуннан соң инде, башканы белмим, инде ятарга кирәк, — ди.
Патша улы:
— Мә биш мең сум, сөйләп бетер, — ди.
Кыз тагын дәвам итә:
Бервакытны болар тора башлыйлар. Бу хатын йөкле була. Бала табарга ике атналар калгач, егет китә конференциягә. Егет киткәндә әтиләренә әйтеп калдыра: «Минем хатыным бала тапкач, ир баламы, кыз баламы, миңа бер элемтәче белән сөенче җибәрерсез», ди. Җибәрәләр бер солдатны. Солдат юлда нинди дә булса бәхетсезлекләргә очрапмы, түгелме, егеттән хат алып кайтып бирә. Хатта болай дип язылган була: «Мин кайтканчы, үзен дә, балаларын да куакка асып, энә белән тунагыз», — дип. Әниләре бу хатны кызга да укытырга мәҗбүр булалар. Кыз әйтә: «Минем тормышым шуның белән башланды, шулай бетәр инде, нишләтәсең, язмышым шулайдыр», — ди.
Егет хәзер уйга кала.
— Әй, җитәр инде, ятыйм, — ди кыз.
Патша малае ун мең сум чыгарып сала да:
— Сөйлә, — ди.
Әти-әниләре бу кызны алай үтерергә кызганалар. «Без моны бер далага чыгарып җибәрик, үз үлеме белән үләр, ә егеткә шулай үтердек дип әйтербез», — диләр.
Егетнең күзеннән яшьләр атылып чыга.
— Кызны далага илткәч, кыз утырып үләргәме, ятып үләргәме дип аптырап йөри. Ике баласын ике кырыйга капчык белән аскан килеш, берничә көннәр йөргәч, бервакыт кызның бик каты җаны көя. Ерак та түгел, су күренә. Су янына барып җитә. Суны бөгелеп эчсә, балалары төшә, эчмәсә үзе үлә. Мәҗбүр була суны бөгелеп эчәргә. Суга бөгелү белән, ике баласы да суга төшеп китәләр. Шул вакытта «ал балаңны судан» дигән тавышка суга тыгылып балаларын ала, карый: ике кулы да исән була. Рәхмәт әйтергә дип артына борылып карый, беркем дә күренми. Бу хәзер шатлыгыннан балаларын ала да шул су буйлап китә. Бервакытны урман кырыенда гына бер кечкенә өй күренә. Керә, өйдә карт белән карчык кына була. Исәнлек-саулык сораша, болар янында бер-ике көн ял итә. Кыз боларга әйтә: «Мин фәлән авылдан, ди, бер ерак кына авылны күрсәтә, адаштым, сез минем балаларымны карап тормассызмы, бераз юллык кына булса да эшләп акча тапканчы, ди. Сезне бала тәрбияләгән өчен буш итмәм, түләрмен», — ди. Әби белән бабай, бик риза булып, балаларны алып калалар. Бу кыз ерак түгел бер байга барып, ике атналар эшләп, акчасын ала да, әби белән бабайга, балаларга күчтәнәчләр алып, үзенә киемнәр алып, әбиләргә кайтып керә. Балалар ай үсәсен көн үскән, бу кайтып кергәндә икәү сәкедә уйнап утыралар. Кыз әбиләрдән яңадан балаларны вакытлыча тәрбияләп торуларын сорый, «тәрбиягезне буш итмәм», — ди. Әби белән бабай, риза булып, алып калалар. Кыз моннан чыгып китә дә үзенең шәһәрен эзләп таба. Бу үзенең шәһәрен эзләп тапкач, күршеләренә керә, «сезгә хезмәтче кирәкмиме?» — дип. Ул ахры
ирләр киемендә булса кирәк. Кыз кергән кешеләр, «безнең күршегә хезмәтче кирәк иде», — дип, күршеләрен чакырып керәләр. Хуҗа риза була.
Әле һаман абыйсы да, егет тә аңламыйлар.
Хуҗа әкиятләр тыңларга бик һәвәс була. Әлеге патша малае конференциядән кайтышлый шушы йортка туктый. Хезмәтче әлеге егетнең атларын бәйләп, атка азык салып, кереп утыра. Хезмәтче кешеләрнең үзләренә аерым өй була. Бервакытны теге хезмәтчене әкият сөйләргә чакырып алалар. Әкият сөйләүче шушы кеше була инде ул, — дип, теге хезмәтче киемнәрен салып ташлый, аста хатын-кызлар җиеме була.
Егет шатлыгыннан нишләргә белми, ә җиңгәсе куркуыннан нишләргә белми. Аны кулга алып ябып куялар.
Кыз әйтә:
— Абыйда гаеп юк, гаеп бары җиңгидә, ди. Менә, абый, җыелган акчалар сиңа, өйләнергә,— ди.
Абыйсын өйләндерәләр, туй ясыйлар.
Хәзер кызга бер ат алып, патша улы белән икәү балалар янына урманга карт белән карчыкка китәләр. Анда барып җитәләр, балалар бик үскәннәр, уйнап утыралар. Патша улы шатлыгыннан нишләргә белми, бабай белән әбигә әйтә:
— Монда торырга телисезме, безнең белән китәргә телисезме? — ди. — Әгәр телисез икән монда калырга, мин сезгә җитәрлек мал китереп бирәм, — ди.
Бабай белән әби үз йортларында калырга булалар, патша улы күп маллар китерергә була. Ике баланы икесе алып, атка атланып, патша улы белән кыз кайтып китәләр.
Патша улы кайтыр вакытлар җиткәч, карт патша бинокльдән карап тора. Бервакытны иртә белән карап торганда, атка атланган ике кеше күрә юлда. Патша әйтә: «Бу безнең малайга охшашлы, ди, ләкин болар икәү», — ди. Болар һаман якыная баралар. «Боларның кулларында нәрсәдер бар», — ди. Якыная төшкәч, тагын карыйлар. «Димәк, ул икенче хатын алган икән, шуның өчен теге хатынын шулай үтерергә кушкан икән», — дип уйлый.
Кайтып керәләр өйгә, исәнләшәләр, күрешәләр, килен дә күрешә. Картлар киленне ят кеше итеп кенә күрешәләр. Килен балаларны яткыра да үзе каядыр чыгып китә. Әтисе белән әнисе:
— Әй улым-улым, шул кадәр матур, яхшы кешене шулай җәфалап үтерергә дип язалармыни, — диләр. — Үзең икенчене тапкансың икән, аны башкачарак эшләргә була иде бит, — диләр.
Малай көлеп җибәрә дә:
— Менә сезнең киленегез шушы инде ул, — ди.
Малай аталарына кыскача гына аңлатып бирә. Шушы вакытта килен килеп керә дә, болар кочаклашып елашалар бик каты. Бөтен җыелып, бәйрәм итәләр. Мин дә булдым анда.