Бер патшаның Зөлхәбирә исемле бик матур кызы булган, ди. Бу кыз үсеп буйга җиткәч, бер генә бай егетләрен дә үзенә буйсынмаган, тиңсенмәгән, ә зиярат каравылчысын яраткан, ди. Каравылчы егет бик ярлы булган. Кыз әтисенең барыбер үзен бу егеткә бирмәсен сизгән, белгән, ди. Көннән беркөнне бу кыз чиргә сабышкан һәм үлеп тә киткән, ди. Кызны бик елап, бик кайгырып илтеп күмгәннәр.
Кабер каравылчысы Әзһәм исемле егет каберләр арасында йөргәндә бер тавыш ишетә, ди. Ул патша кызының каберенә килеп җитә һәм тавышның шуннан чыкканын аңлый. Зөлхәбирә моңа:
— Мин тере, каберемне ач, минем кулларым кәфенгә төрүле, күтәреп чыгар, — дигән, ди.
Егет бу кушканны эшләгән.
— Хәзер мине үзегезгә алып кайт, — дигән, ди, кыз моңа.
Болар кайтканнар һәм бергә тормыш кора башлаганнар. Боларның кызлары дөньяга килгән.
Бер заман Зөлхәбирәне багып үстергән хезмәтче хатын болар торган йорт яныннан үтеп барганда, җиде яшьлек кызның уйнап йөргәнен күргән, кыз шул тиклем Зөлхәбирәгә охшаган, ди, бу карчык аны кочаклап сөйгән, акча, икмәк биреп киткән һәм еш кына бу йорт янына килеп йөрергә булган. Моны кешеләр күреп алганнар һәм патшага җиткергәннәр, ди. Патша бик ачуланган: «Нигә минем байлыкны тарата?»— дигән. Әбине чакырып алган. Әби моңа:
— И падишаһ, әгәр син ул сабыйны күрсәң, үзең дә яратыр идең, ул шул тиклем синең үлгән кызыңа охшаган, — дигән.
Патша бу сабыйны һәм аның әнисен алырга кешеләр җибәргән. Кәнизәкләрне Зөлхәбирә кире борган:
— Әле эшем күп, вакытым юк, — дигән.
Кәнизәкләр патшага барып әйткәннәр:
— Әй, солтаныбыз, ул бик фәкыйрьдер, бик сәләмә киенгән, сезнең янга килергә тартынадыр, — дигән.
Патша моңа бик күп асыл киемнәр җибәргән. Кәнизәкләр Зөлхәбирәне көчләп патшага китергәннәр. Патша үзенең кызын таныган, әй елашканнар, әй куанышканнар. Шуннан патша Әзһәмне тирги башлаган:
— Син нигә кызымны миңа алып килмәдең, шуның өчен мин синең башыңны чабам, — дигән.
Шуннан Зөлхәбирә әтисенә:
— Йә, атам! Әгәр ул мине казып алгач та сиңа китереп бирсә, син мине беркайчан да Әзһәмгә кияүгә бирмәс идең, чөнки син байсың, ә байлык һәрвакыт мәхәббәтне кире кага, — дигән. — Син аны гафу ит, ул гаепсез, — дигән.
Шуннан соң патша боларга үзенең ярты патшалыгын биргән. Бик тату, бик шат яши башлаганнар, ди.
Шулай итеп батыр кыз Зөлхәбирә мәхәббәтен бернинди байлыкка да алыштырмаган, күп михнәтләр, фәкыйрьлек күрсә дә, ирен ташлап бай атасына кайтмаган, ди. Шуның белән әкият тә тәмам.