Була бер әби. Аның була бер ир баласы, асрауга алган. Бала үзен-үзе белә башлагач, әйтәләр моңа:
— Әбидә син асрау гына, әниең түгел ул, — диләр.
Малай әбидән сорый:
— Чынмы? — ди.
Әби әйтә:
— Сине урманнан табып бирделәр, кемнеке икәнен белмим, — ди.
Малай унсигез яшенә җитә. Әбидән сорый бу шәһәргә барырга, хезмәткә ялланырга. Әби әйтә:
— Ярый, улым, барырсың, — ди.
Малай әйтә:
— Хезмәт туры килсә калыйммы соң? — ди.
— Кал, — ди әби, — елдан артыкка калма, мине онытма, — ди.
Саубуллашып аерылышалар болар.
Егет китә. Көн бара, төн бара бу, бара торгач зур бер калага барып җитә. Базар көн, якшәмбе көн була. Егет базарда аз-маз йөрештерә дә чәйханәгә керә. Анда ике егет чәй эчеп утыра. Бу сораша тегеләрдән:
— Нигә килдегез, ни йомыш белән йөрисез? — ди.
— Эш эзләп килдек, имеш монда бер бай бар, хезмәткә яллый, — диләр тегеләр.
— Мине дә алыгыз, — ди егет.
Чәй эчеп туйгач, чыгып китәләр. Җитәләр болар бер базар чатына, Анда теге бай кычкырып хезмәткә язып тора, болар да килеп язылалар.
Сорый бай:
— Нинди эш беләсез, егетләр? — ди.
Егетләрнең берсе әйтә:
— Мин яхшы кучер, — ди.
Икенчесе әйтә:
— Мин тимерче, — ди.
Бу егет әйтә:
— Мин балта эшен яхшы беләм, — ди.
— Ярый, — ди бай, — миңа мондый осталар бик кирәк иде, — ди. — Мин сезгә хәзер егерме бишәр сум акча бирәм, шуны өегезгә салыгыз да кире килегез, соңыннан тагын бирермен, — ди.
— Рәхмәт инде, бай абзый, — диләр болар. Бик сөенешеп акчаны алалар.
— Әллә кая таралмагыз, — ди бай.
Егетләр акчаны өйләренә салалар да кире киләләр. Болар килүгә бай бүтән халыкны озатып та куйган.
— Хәзер кибеттән юллык азык алабыз да без дә кузгалабыз, — ди бай.
Кибеттән азык-төлек алып, тройкага утырып китәләр болар. Озак кына баргач, керәләр кара урманга. Урман белән барып, көн караңгылангач, кунарга туктыйлар. Атларны туарып, тышаулап җибәрәләр. Тамак туйдырып алгач, бай әйтә:
— Сез миңа карамагыз, курыкмыйча йоклагыз, — ди.
Май ае була, төннәр җылы. Егетләр рәхәтләнеп йоклыйлар.
Иртә белән ары китәләр.
Шулай итеп, өч көн, өч төн баралар. Өченче көнне сәгать уникедә барып җитәләр. Әйләнә-тирә гел кара урман гына. Егетләр үзләренең кайдалыгын да аңламыйлар. Бай боларны бер йортка кертә:
— Менә шунда торырсыз, — ди.
Йорт зур, бүлмәләр шәп, урын-ястык та әйбәт. Егетләр ятып йоклыйлар. Иртә белән боларны уятучы да юк. Төш уртасында хуҗа үзе килеп уята:
— Сезгә, егетләр, өч көн ял булыр, алты көн эшләрсез, — ди. — Хезмәтегез иртәнге сигездән кичке сигезгә хәтле булыр, төшкә берәр сәгать туктарсыз, ди. Эшегезне соңыннан әйтермен, хәзергә ял итегез, — ди.
Егетләр ялга бик риза инде.
— Бик яхшы хезмәткә эләктек, — дип сөенешәләр.
Бай киткәч, мунча ягып керәләр. Тамакны да әйбәт тоталар. Байның ашханәсендә ни теләсәң, шул бар.
Өч көн үткәч, хуҗа килә, әйтә:
— Кайсыгыз ни эштә? Барыгыз эшләгез, — ди. — Анда ни эшләргә күрсәтерләр, — ди.
Кучер ат карарга, тимерче тимерчелеккә китә, ә бу егеткә бай пычкы, балта, өтергеләр бирә дә әйтә:
— Әйдә, минем белән, — ди.
Алып китә моны урманга. Урманның байтак агачлары киселгән җиргә киләләр. Анда ике кеше агач егып ята инде. Бай әйтә:
— Менә бу агачларны кискәләп ярыгыз да тигәнә кебек итеп эчләрен чокыгыз, тигәнәләргә алтышар тишек тишегез, — ди. — Бүгенгә икене генә ясагыз, — ди.
Болар өчәүләп эшлиләр. Кичкә хәтле тигәнәләрне өлгертәләр. Бай килеп карый:
— Яхшы булган, хәзер алып кайтыгыз, — ди.
Тигәнәләрне алып кайталар. Шуның белән бүгенгә эшләре бетә.
Кайткач, егетләр сөйләшә:
— Эш җиңел, монда торырга була, — диләр.
Кучер гармун тартып җибәрә, икәвесе җырлый.
Икенче көнне бай килеп балта остасына әйтә:
— Әйдә, минем белән, — ди.
Моңа унлап ачкыч бирә. Байның рәттән ун сарае бар икән. Шуларның берсен ачалар. Ачсалар, эче тулы халык. Бар да ир затыннан, симезләр. Бай әйтә:
— Шуларның иң тазасыннан берсен сайлап ал, — ди.
Егет иң симез күренгән бер ир кешене сайлап ала. Теге мескен иреккә чыктым дип сөенә. Ни буласын белми.
Моны тигәнә янына алып киләләр. Килсәләр, монда зур бер казан асып куйганнар, астына учак якканнар. Қазан тирәсендә бер карт караштырып йөри. Бай теге симез кешегә әйтә:
— Тигәнәгә кереп ят, ди, биш минутка түз, аннары чыгарсың, — ди.
Теге кереп ята. Бай балта остасына әйтә:
— Икенче тигәнәне өстенә каплап, беркетеп куй, — ди.
Бу егет ике тигәнәне бер-берсенә кадаклап беркетеп куя. Симез кеше эчтә мышнап ята бирә. Бай сорый:
— Тынчу түгелме? — ди.
— Түгел, — ди теге.
Шуннан соң бай әйтә егеткә:
— Әйдә, базга барып килик, — ди.
Базга барып, ишекне ачып карасалар, баз тулы елан. Ыжгырып торалар.
— Уникене сайлап ал шулардан, — ди бай.
Егет курка-курка сайлап ала. Еланнары чага торган түгел икән. Уникене сайлап алгач, бай ишекне ябып куя да кире киләләр. Бай әйтә егеткә:
— Син аларны тигәнәдәге тишекләргә тыгып чык, — ди.
Егет каршы тора:
— Ник тыгыйм, анда кеше ята ич, — ди.
Бай кычкыра моңа:
— Тык дигәч, тык, кушканны тыңларга кирәк, — ди.
Егет мескен нишләсен, еланнарны тишекләргә таратып чыга. Еланнар тотыналар имәргә, теге кеше акырыпмы-акыра. Биш-ун минуттан коры сөяге генә кала. Шуннан соң, казан кайнатучы бабай чүкеч белән еланнарны берәм-берәм үтереп чыга. Үтергән берен казанга сала бара.
Егет утырып елый:
— Адәм баласын нишләттегез сез? — ди.
Бай куркыта моны:
— Тик тор, юкса еланнар янына үзеңне дә ташлармын, — ди. — Түзсәң түзәрсең, түзмәсәң юк, хезмәтең шул булыр синең, — ди.
Бай киткәч, егет казан кайнатучы карттан сорый:
— Бу ни булыр, бабай? — ди.
— Бумы? Бу булыр сабын, — ди карт. — Кеше маеннан эшләнгән сабын иң шәбе ул, — ди. — Патшалар, корольләр генә юына аның белән, — ди.
— Сабынга үләксә-мазар ярамыймыни соң? — ди егет. — Кешеләрне нихәтле әрәм итәсез, — ди.
— Патшаларга, корольләргә кеше маеннан кайнаткан сабын кирәк аларга, — ди бабай.
Егет утырып елый:
— Бабай, мин моңа түзә алмам, үләрмен, — ди.
Бабай әйтә:
— Моннан ычкыну юк шул, үләрсең, вакыты җиткәч сабын итәрләр үзеңне, — ди.
— Әйдә качабыз, — ди егет. — Бергә-бергә ни дә булса чыгар, — ди.
— Әйтмә алай дип, хуҗа сизсә, эшең харап, хәзер эләктерерләр. Сакчылары күп аның, — ди карт.
Егет нишләсен, хезмәтен бетереп өенә кайтып егыла. Калган ике иптәше дә кая эләккәннәрен сизгәннәр. Ни кылырга белмиләр. Байның хезмәтчеләре җитәрлек икән. Қайсы сакта, кайсы еланнар тота, кайсы сарайдагы халыкны туендырып тора. Ул сарайга ябылган халык бар да ялланып килгәннәр икән. Ашарларына бик яхшы булгач, үзләренә ни буласын белмиләр икән.
Егет атна буе эшли. Ул арада әллә ничә кешене еланнардан имдереп, майларын казанда кайнатып, сабын итәләр.
Атна үткәч, егеткә өч көн ял. Байдан ауга барырга рөхсәт сорый бу. Өйдә ятасы килми. Бай әйтә:
— Кара аны, ерак йөрмә, адашырсың, — ди.
Егет мылтык алып китә урманга. Йөри-йөри, һичбер зат туры килми.
Бер заман көн болытлана, кояш күренми башлый. Тиздән караңгы да төшә.
Егетнең уе качуда иде бит әле, ауга да юл күзәтү өчен генә чыкты. Ә хәзер менә адашты. «Болай булмас, бу урманда ачка үләрсең, берәр елын түзим инде», — ди, уйлана. Бик озак йөргәннән соң моның күзенә җем-җем итеп бер ут күренә. Китә егет туп-туры шул утка карап. Бара торгач, хәлдән тая, алай да барып җитә. Бакса, урман уртасында бәләкәй генә, матур гына йорт тора. Тәрәзәсеннән ялт-йолт ут балкый. Егет озак уйлап тормый, эчкә керә. Керсә, бер бүлмәдә бер әби китап укып утыра. Бер эндәште бу, әби ишетмәде, ике эндәште, ишетмәде, өченчесендә башын күтәреп карады.
— Ә, кеше бар икән, әйдә, кер, улым, кер, — диде.
Егет кергәч, әби сорый:
— Ни йомыш белән йөрисең, улым? — ди.
Сөйләп бирә бу хәзер:
— Мин үзем фәлән губернадан, фәлән байның шушы урмандагы сабын заводында эшлим, — ди.
— Алайса бетәргә килгәнсең икән, — ди әби.
— Бетсәм, бетмәсәм, качып булмасмы дип йөрим әле, — ди бу. — Менә адаштым шул, — ди.
— Син, — ди әби, — берәр елын түз, аннары качар юлын үзем өйрәтермен, — ди.
Егет әйтә:
— Анда түзәрлек түгел шул, адәмнәрдән сабын кайнаталар анда, — ди.
— Әүвәл үләксәдән, хайван маеннан кайнаталар иде, хәзер кешегә күчкәннәр икән алайса, — ди әби. Уйлана бу хәзер. Китабын да ябып куя.
Шулай азмы-күпме уйлагач, әйтә егеткә:
— Әйдә, ашыйк-эчик тә ятып йоклыйк. Иртәгә әйтермен нишләргә, — ди.
Ашыйлар, эчәләр дә ятып йоклыйлар. Иртәгесен әби егеткә пычак бирә:
— Менә бу пычак белән агачларны киртеп барырсың, минем өйгә юлны шул тамгалардан табарсың, ди. Кара аны, баеңа минем турыда әйтә күрмә, мин үзем дә аңардан качкан кеше, — ди. — Бер атнадан кил, ни дә булса уйлап, әзерләп куярмын, — ди.
— Ярый, килермен, көт, — ди егет.
Әби моңа юлны өйрәтә дә егет агачларга тамга төшерә-төшерә кайтып китә. Кайтса, белә: моны эзләргә тотынганнар икән. Бай сүгә моны:
— Кайда йөрдең, йөзең кара? — ди.
— Адаштым, урманда кунарга туры килде, — ди егет.
Бай, ачуы чыгып, егетне шундук эшкә куа. Өч көнлек ялын бетереп, бер генә көн калдыра. Егет аны-моны сиздерми, түзә. Байның эше бик тыгызлана. Сабынны чит патшалар да сорый башлаганнар, ди. Бай хәзер көне-төне эшләтә. Көненә әллә ничә кешене еланнардан имдереп, казанда сабын итеп кайнаталар, тигәнәләр җиткезеп булмый. Егет кан-тир түгеп бер атна эшләгәч, бер көнлек ялы җитә. Бер заман берни әйтми бу, иртән тора да туп-туры урманга әби янына китә. Барып кергәч, әбигә хәлне сөйли.
— Бөтенебез кырылып бетәбез инде, зинһар коткар, — ди.
— Ярый, коткарырмын, — ди әби. — Менә сиңа кулъяулыгы, шуны өч тапкыр селексәң, ярдәм килер, — ди. — Тик кара аны, баең күрмәгәндә эшлә, юкса җиңә алмассыз, аның көче зур, — ди.
— Күрсәтмичә эшләрмен, — ди егет.
— Котылсагыз, мине дә чакырырсың, онытма, улым, — ди әби.
— Чакырырмын, онытмам, — ди бу.
Шул сәгатьтә үк егет әби белән саубуллашып кайтып китә. Юлда уйлый: «Тукта, бу яулыкның көче нидә икән?» — ди. Яулыкны өч тапкыр селкеп алуы була, каршысына өч солдат килеп баса. Бөтен кораллары белән.
— Ни йомышың бар, егет? — диләр.
Бу сөйләп бирә:
— Шул байны җиңә алырсызмы? — ди.
— Җиңәрбез, сугышу безнең эш ул, кайчан башларга? — ди солдатлар.
— Иртәгә башларбыз, үзем чакырырмын, әзерләнә торыгыз, — ди егет. Яулыкны селкеп, солдатлар юк булгач, егет сөенә-сөенә кайта.
Иртәгесен бай моны урманга җибәрә. Бару белән яулыкны өч тапкыр селки бу. Солдатларга әйтә:
— Сез безне күзәтә торыгыз. Кешеләрне нишләткәнен дә карагыз, мин тигәнәне алып килгәч, тотып китерерсез үзен, — ди.
Солдатлар киткәч, егет ике тигәнәне ясап бетерә дә казан янына алып килә. Бу килүгә, солдатлар байны тотып китерәләр. Солдатларның берсе сорый байдан:
— Бу тагарак нигә? — ди.
— Симезлекне үлчибез анда, минем эшчеләр бик симерә, — ди бай.
Солдат әйтә:
— Кая, үзеңне үлчәп карыйк әле, син үзең дә бик симез бит, — ди.
Байның үлчәтәсе килми, карыша. Моны көчләп чишендерәләр дә тигәнәгә сузып салалар. Әлеге егет, балта остасы, әйтә:
— Тигәнәләрне беркетегез, байның симезлеген киметәбез, — ди.
Ике тигәнәне бик шәпләп ныгытып беркетәләр. Бай эшне сизде бит инде, ялына, ялвара:
— Зинһар коткарыгыз, бөтен байлыгымны бирәм үзегезгә, — ди.
Казан кайнатучы бабай әйтә:
— Байлыгың качмас, карап карыйк әле синең маеңнан сабын нинди булыр икән, — ди. — Беренче сортмы, икенче сортмы, — ди.
Шулай дип, бабай уникә иң зур еланны сайлап алып килә дә тигәнәдәге тишекләргә җибәрә. Биш минутта коры сөякләре генә кала байның. Еланнарны үтереп, казанда кайнатып карасалар, беренче сорт сабын чыга. Бае бик симез була шул.
Шуннан соң егет солдатларга:
— Заводны җимерегез, еланнарны үтерегез, сарайга ябылганнарны чыгарыгыз, — ди.
Солдатлар моның боерыгын шул сәгать эчендә үтиләр. Сарайлардагы халык иреккә чыга хәзер.
Егет әйтә:
— Сез барыгыз да сабын буласы идегез, инде котылдыгыз. Байның байлыгын бүлешеп, илләргә кайтыйк, туганнар, — ди.
Болар байлыкны тигез итеп бүлешәләр, алтын-көмешне арбаларга төйиләр. Завод урынын яндырып, көлен җилгә тараталар. Эшне бетереп, кайтыр юлга чыксалар, юлны белмиләр.
Егет әйтә:
— Сез мине көтә торыгыз, мин юл белүчене алып киләм, — ди.
Китә бу әби янына. Әби көтеп торган икән. Әбинең китапларын алып киләләр, утырталар алгы арбага:
— Менә, балалар, бу юл белән кайтырга кирәк, — дип, әби өйрәтеп бара.
Өч көн, өч төн кайткач, туган илләренә җитәләр. Таралышып, һәммәсе үз җаена тормыш корырга тотына.
Шулай итеп ятим егет әби булышлыгы белән комсыз байдан үзен дә, иптәшләрен дә коткара.