Бер заманда бер тегүче калада тегү тегеп торган. Анар шул кала кешеләре бер-ике аршин пустаудан чикмән тегәргә кушалар, ул тегеп бирә икән. Һаман бу тегүчегә әйтәләр икән:
— Урлап каласың, — дип.
Бу тегүче боларның сүзенә гаҗиз булып, каладан китмәкче булган да беркөнне кич чыгып та киткән. Юлда барганда бу тегүчегә бер бик арык шайтан очраган. Исәнлек-саулык сорашкач, тегүче әйткән:
— Фәлән калада тегү тегәдер идем, ике аршин пустаудан чикмән тегеп бирәдер идем, һаман әйтәләр иде, «урлап каласың» дип. Шул сәбәптән чыдый алмый, каладан чыгып баруым.
Шайтан әйткән:
— Мин дә шундый кимсетелгән шайтан. Сәламәт шайтаннар котыртсалар да, миңа бәла, бөтен начарлыкны миңа сылтыйлар иде. Икебез дә бертөсле икәнбез. Алайса без дус булыйк, — дип, дус булып киткәннәр.
Боларга, бара торгач, очраган бер аю. Болар аюга һәр икесе хәлләрен сөйләгәннәр. Аю да әйткән:
— Мине дә бик жәберлиләр. Авыл кешеләренең сарык-сыерларын бүреләр ашап китәләр дә, нахак җирдә миңа сылтыйлар. Алай булса, без өчебез дә бертөсле икәнбез, — дип, өчесе дә дус булып, бергә киткәннәр.
Бара-бара болар, барып җиткәннәр бер карурманга. Тегүче әйткән:
— Шушы урында йорт салып торсак, яхшы булыр, — дигән.
Иптәшләре бу киңәшне хуп күреп, йортлар салып, шунда гомер итә башлаганнар.
Бервакыт кеше белән шайтан авылга чыгып киткәннәр. Йортны аюга карап торырга кушканнар. Бер заман аю янына дию пәрие килгән:
— Ни эшләп утырасың монда? — дип сораган.
Аю әйткән:
— Менә йортыбызны саклыйм, — дигән.
Дию пәрие, боларның йортын астын-өскә китереп, ризыкларын барын ашап бетереп, аюны кыйнап киткән.
Кеше белән шайтан кайткач, аю аларга бернәрсә дә сөйләмәгән. Икенче көн йорт сакларга шайтан калган. Тагын дию пәрие килеп, шайтанны кыйнап, ризыкларын ашап киткән. Өченче көн кеше калган йорт саклап. Дию пәрие килеп кешедән сораша башлаган;
— Нишләп утырасың? — ди.
Кеше әйткән:
— Кубыз уйнап утырамын, — дигән. Ул арада кеше кабыктан кубыз ясап алган икән.
Дию пәрие әйткән:
— Миңа да ясап бирсәнә, — дип.
Кеше әйткән:
— Ясавын ясармын, кабык юк, — дигән.
Пәри әйткән:
— Аны каян табарбыз? — дигән.
Кеше әйткән:
— Кабык ерак түгел, әйдә минем белән, — дип, кулына балтасын алып, дию белән урманның эченәрәк кереп киткәннәр.
Кеше бер биек агачка балта белән чапкан да әйткән дию пәриенә:
— Тык кулыңны шушы ярыкка, — дип.
Пәри кулын тыккач та, кеше балтасын алган. Пәринең кулы бик каты кысылган. Менә кеше балтасы белән пәрине кыйный башлаган. Дию пәрие бик ялынган:
— Жибәрсәнә,— дип.
Адәм әйткән:
— Китер миңа ике алтын, — дип, пәрине ант иттергән.
Пәри вәгъдә кылган. Ул арада аю белән шайтан да кайтып җиткәннәр дә, алар тагын диюне вата башлаганнар. Дию боларга бер дә тимәскә ант иткән. Боларга күп итеп алтын җибәрергә булган. Шуннан соң кеше диюне җибәргән.
Икенче көн диюдән алтын килгән. Болар алтын бүләргә тотынганнар. Алтын күргәч, шайтан белән аюның бөтенләй күзләре кызган. Икесе дә:
— Диюне мин хәлдән тайдырдым, мин эштән чыгардым, алтын күбрәк миңа тиешле! — диләр икән.
Кешенең моңа бик ачуы килгән дә, тышка чыгып, тиз генә йөгереп кергән дә бик каты кычкырып та җибәргән:
— Дию пәрие килде, качыгыз! — дип.
Аю белән шайтан тәрәзә ватып чыгып качканнар. Теге кеше артларыннан бот чабып көлеп калган.