Элек вакытта бер тегүче бер кешегә кием тегәргә кергән. Моның кергән кешесе ару тормышлы кеше булган: кара-каршы йорт, яхшы каралты. Бу хәзер җәйге көндә шул кешенең чиста урам як өендә тегеп утыра икән. Тегеп утырганда бу урамда бер тавыш ишетә:
— Вәринҗе кирәкмиме? — дип кычкырып йөри берәү.
Вәринҗе сатучы булып чыга бу. «Тукта әле, вәринҗе белән чәй эчәрмен», — дип, вәринҗе, чыгып ала бу тегүче.
Хәзер бу вәринҗене алып кереп өстәлгә куйды. Үзе тагы тегәргә утырды. Хәзер пальтоның җиңен тегеп бетерде бу. Җиңен тегеп бетергәннән соң, вәринҗегә күз төшереп ала бу. Анда бик күп кенә чебен җыелган була. Бу хәзер тегеп ташлаган пальто җиңен ала да кулына, чебеннәргә селтәп җибәрә. Моның селтәве белән өстәлгә җиде чебен үлеп төшә. Хәзер бу чебеннәргә карап-карап торды да тегүче: «Бу тегү дә бик авыр эш, ди, үземне үзем бетерәм, ди, бер селтәүдә җидене үтергәч, бу бик яхшы эш инде, ди. Бу куәт белән югалмам мин, чыгыйм әле тегүдән», — дип уйлый. Моның хәзер машинасы, тегә торган киемнәре кала, тора да бу урыныннан, кәгазь-каләм ала, яза бу: «Бер селтәүдә җидене үтерәм!»— дип. Шул язуны түшенә ябыштыра бу кләй белән. «Юлда карыным ачса-нитсә», — дип, бер майлы коймак ала. Кесәсенә тыга да бу коймакны, чыгып китә хәзер.
Бара торгач, бер агачлыкка килеп җитте бу, ял итәргә утырды анда. Нәкъ шул утырган агачта ниндидер кош ояда утыра икән күкәйдә. Кошны куркытмыйча гына тотып ала бу оясыннан. Аны очырып җибәрми бу: «Кесәдә барсын әле», — дип, кесәсенә салып куя.
Моңар, бара торгач, бер батыр очрый юлда. Хәзер теге батырның түштәге язуга күзе төшә, укып ала ул эченнән генә. Шуннан батыр әйтә:
— Син яхшы ук батыр икәнсең, — ди.
Күрешәләр болар. Хәзер тегүче сораштыра китә:
— Сез кем? — ди.
Теге батыр әйтә:
— Без — патшаның батырлары, ди, менә хәзер калын урманга җитәбез, ди, анда минем иптәшләр тагы бар әле, — ди.
Хәзер тегүче теге чын батырга әйтә инде:
— Без көчләрне сынашып карыйк әле, — ди.
— Әйдә, — ди, теге чын батыр әйтә, — соң, ничек сынашабыз? — ди. Менә,— ди тегүче, — син миңа ышанмассың бәлки, — ди, үзең алып бир әле миңа бер таш, — ди.
Чын батыр учка сыярлык бер таш алып бирә тегүчегә.
— Хәзер үзеңә дә ал, ди, миңа алып биргән күк берне, — ди тегүче.
Шуннан чын батыр үзенә таш алырга дип иелгән иде, шул вакытны тегүче батыр кулындагы ташны кесәсенә салды да, аның урынына икенче кесәсендәге коймакны алып йомарлады. Хәзер әйтә тегүче батыр:
— Әйдә, син кысып кара әле ташны, ди. Шуннан су чыгармы? — ди.
Чын батыр кысты ташны бик каты гына, суы чыкмады, гел тузанга әйләнде теге таш.
— Менә хәзер мин кысам, карап тор, — ди тегүче.
Теге кыса хәзер майда пешкән коймакны, бармак араларыннан май чыга. Теге чын батыр әйтә моңар:
— Син миңа караганда куәтлерәк икәнсең, — ди, — таш бөтенләй үзләнгән камырга әйләнгән бит, — ди.
Хәзер тегүче батыр әйтә моңар:
— Тагы да бер сынашып карыйк, ди. Тагы да алып бир әле син миңа бер таш, — ди.
Теге алып бирә моңар тагы бер таш.
— Хәзер үзеңә дә ал, — ди.
Батыр үзенә таш алырга иелгән иде, тегүче ташны тагы кесәсенә салды да аның урынына кошны тотып тора башлады. Хәзер әйтә тегүче:
— Әйдә, чөешеп карыйк әле һавага, ди, кайсыбызныкы озак торып төшәр, — ди.
Теге чын батыр чөя ташны бик каты иттереп. Таш бик югары менеп, байтак кына һавада торып төшә инде.
Хәзер бу тегүче чөя. Тегүче инде кулындагы кошны чөеп җибәрә. Каты иттереп чөйгәннән соң, теге кош һавага менеп очып китә, болар янына кире төшми. Хәзер болар сөйләшәләр. Теге чын батыр әйтә:
— Менә мин сиңа патшага юл өйрәтәм, ди, шул юл белән китәрсең патшага, ди. Мондый батырлар аңар бик кирәк, — ди.
Хәзер болар урман буйлап баралар иде, юлга аркылы бер чыршы ауган. Тегүче батыр әйтә чын батырга:
— Без моны юлдан алыйк, кешегә комачаулый бу йөрү өчен, — ди.
Теге чын батыр риза була моңар. Тегүче батыр әйтә:
— Син төпле башыннан күтәр, ди, ул башы җиңелрәк булыр сиңа, ди. Мин ботаклы башыннан күтәрим, ди. Мин кычкырмыйчы алып китмәссең, — ди.
Шулай ди дә тегүче батыр, чыршының ботаклары арасына кереп атланып утыра үзе. Тегүче батыр кычкыру белән, теге чын батыр өстерәп алып китә хәзер. Теге чын батыр юлдан бер кавым ерак алып киткәч, ташлый бу чыршыны. Тегүче батыр да чыга ботаклар арасыннан. Тегүче әйтә тегеңә хәзер:
— Син әле җиңел башыннан күтәреп тә бик хәлең беткән икән, ди. Мин авыр баштан күтәреп тә, берни дә түгел, — ди.
Шуннан чын батыр әйтә моңар:
— Бер өч чакрым барганнан соң, безнең патшаның йорты булыр, шунда барып туктарсың син, ди, керерсең, — ди.
Тегүче батыр барып җитә тегендә. Патшаның капка төбендә каравылчы тора. Каравылчы әйтә:
— Хәзергә рөхсәт юк сиңа, ди. Патша менә урманга чыгып китте, батырларын искәрергә, ди, ул кайтмыйча булмый, — ди.
Хәзер тегүче батыр патшаның капкасы төбендәге утыргычка утырды. Бу тегүче батыр җәяү байтак юллар килү белән, алҗыган инде, утырган җирдән йокыга киткән бу. Хәзер патша кайтып җитә, уятканга кадәр моның түшендәге язуын укып карый ул. Укый да кереп китә патша үз йортына. Уйлый: «Мин теге батырларны тотканчы, моны гына алыйм әле, ди, бу куәтлерәк икән», — ди. Хәзер патша моны чыгып уятып алып керә үзе янына. Патша әйтә моңар:
— Минем батырлар бар, ди, ләкин синең күк куәтле түгел, ди. Мин сине дә үземә алам, — ди.
Моңар бер көн ял бирә, яхшы гына ашата-эчертә.
— Минем ике батырым урманда, — ди, патша әйтә, — син аларны үтереп, башларын монда минем янга алып кайт, — ди.
Тегүче батыр әйтә моңар:
— Миңа, ди, бер капчык бир, — ди.
Капчык ала да бу, җиңелчә генә киенеп, чыгып китә хәзер урманга. Бу анда урманга кергәнче, капчыкка өч кисәк таш сала. Хәзер урманга кереп, эзләп йөри бу теге батырларны. Эзли торгач, бу батырларны таба тегүче. Бу батырлар бик дәү агач төбенә ятканнар да йоклаганнар икән. Хәзер бу тегүче боларны үтерергә инде үзенә үзе план кора. Ул болар йоклаган агач түбәсенә менеп китә дә агач башыннан боларның берсенә бер таш төшерә. Теге, таш төшкәне, уяна, моның иптәшенә әйтә, уята теге:
— Нигә миңа суктың? — ди.
Ярый, болар әйткәләшәләр дә тагы йокыга китәләр.
Икенчесенә тагы төшерә бу тегүче агач башыннан ташны. Теге, соңыннан, уянганы, китерә дә иптәшенә бик каты суга. Шуннан болар икесе дә, сикереп торып, бик каты сугышып китәләр хәзер. Икесе дә куәтле булгачтын, канга батышып, болар хәлләре бетешеп егылалар.
Хәзер тегүче агач башыннан төшә дә үткен кинжалы белән икесенең дә башын кисеп ала. Капчыкка салып апкайтып, патшага бирә боларны. Ә патша моңар шулай да ышанмый, үзе барып карый. Бу алып барып күрсәтә. Шуннан кайтып, патша моны үзенә батырлыкка ала. Бу тегүче, шулай итеп, үзенең дәверендә патшалыкта батыр булып гомер итә.