Әүвәле булган, ди, бер бик ярлы кеше. Аның булган, ди, өч улы. Әйберсе — бары бер балтасы, бер көрәге, бер баш мунчаласы булган, ди.
Бу кеше бик картаеп, үлә башлагач, улларын чакырып мал бирде, ди: олы улына бирде, ди, балта, уртанчысына бирде, ди, көрәк, кечесенә бирде, ди, бер баш мунчала.
Аталары үлгәч, олы улы китте, ди, хәрәкәт итәргә балтасын алып. Бара торгач, барып җитте, ди, бер авылга, бу авылда балта бер дә юк икән, ди. Бер бик бай кеше өй салдырган, ди, тик өенең тәрәзәсе юк, ди, кояш бер дә керми, ди. Бу бай яллаган, ди, ике хезмәтче — өйгә иләк белән кояш яктысы ташырга. Хезмәтчеләр ташыйлар, ди, тик кояш яктысы күләгә җиргә керми, ди. Моны күргәч, бу балтасы бар кеше байга әйтте, ди:
— Үзем өеңә кояш яктысы кертермен, күпме акча бирәсең? — диде, ди.
Бай әйтте, ди:
— Кояш чыккач та өемә якты кереп, кояш баеганчы бетми торса, бер мең тәңкә акча бирәм, — диде, ди.
Теге кеше балтасы белән бай өенең өч ягына алты тәрәзә кисеп, пыяла куйды, ди, өй яп-якты булды, ди. Өйне ясап бетергәч, моңа бай бер мең тәңкә акча биреп җибәрде, ди, бу бик баеп өенә кайтты, ди.
Боларның уртанчылары, агасының баеп кайтканын күргәч: «Тукта, миңа да әти көрәкне тикмәгә генә бирмәгәндер», — дип, көрәген күтәреп китте, ди, юлга. Бик озак бара торгач, барып җитте, ди, бер авылга. Бу авылда олы иделнең бозы өстендә кыш көне бик күп ашлык сукканнар, ди. Көн бик суык, ди. Боларның көрәкләре юк, ди, ашлыкны кул белән суыралар, ди. «Бу ашлыкны ике атнада суырып бетереп булса ярар иде», — дип сөйләшәләр, ди. Теге кеше моны ишетеп әйтте, ди:
— Ни бирәсез, үзем ике көндә суырып бетерәм, — диде, ди.
Тегеләр ашлыкларының яртысын бирмәкче булдылар, ди. Бу кеше, ашлыкны көн ярымда суырып бетереп, ашлык алып, кайтып китте, ди.
Бу агасы да баеп кайткач, кече энеләре дә мунчаласын күтәреп, су буйлата менеп китте, ди. Менә торгач, бер бик олы күл янына туктады, ди. Бу күлне әүвәле-әүвәлдән үк пәриле дип йөртәләр, ди. Бу кеше туктады да, ди, мунчаласыннан бау ишә башлады, ди. Бу азрак ишкәч, чыкты, ди, күлдән пәри баласы, бу кешедән сорады, ди:
— Агай, ул бау нигә? — диде, ди.
Бу кеше әйтте, ди:
— Менә бу күлне күккә асам, — диде, ди.
Теге пәри күлгә кереп бабасына әйтте, ди:
— Бабай, харап булдык, бер кеше безнең күлне күккә асам дип әйтә, — диде, ди.
Бабасы әйтте, ди:
— Курыкма, бар кара, бавы озынмы, — диде, ди, — бавы озын булса, сез аның белән йөгерешерсез. Кайсыгыз узса, эш шуныкы булыр, — диде, ди.
Теге кеше, пәри кереп киткәч, озын бауның ике башын бергә төйнәде, ди. Аннары артына әйләнеп караган иде, ди, ике куян тау буендагы бер тишеккә керде, ди. Бу кеше өстендәге күлмәген салды да, ди, изүен, җиңен бәйләп, теге куяннар кергән тишеккә күлмәгенең итәген куеп, «тойт!» дип кычкырган иде, ди, ике куян икесе дә күлмәгенә керде, ди. Бу кеше күлмәк урынына өстенә чикмәнен киеп, күлмәгенең итәген куян чыкмаслык итеп бәйләп куйды, ди.
Ул арада пәри дә чыкты, ди. Чыккач:
— Кая әле, агай, бавың озынмы? — диде, ди.
Теге кеше пәри кулына бавын тоттырды, ди, пәри бауның озынлыгын кулын шудыртып карый, ди, бауның очы юк, ди. Аннан пәри әйтте, ди:
— Әйдә, агай, йөгерешкә, кем узса, шуныкы булыр эш, — диде, ди.
Кеше әйтте, ди:
— Ярар, менә минем үзем урынына ике айлык улым барыр, — дип, күлмәктәге куянның берсен чыгарып җибәрде, ди.
Пәри куян артыннан җитмәде, ди. Бу кеше, пәри әйләнеп килгәнче, күлмәктәге куянны алып:
— Әй гөлкәем, аргансың, — дип сөеп утыра, ди.
Пәринең исе киткән, ди. Пәри тагы йөдәп керде, ди, бабасы янына:
— Бабай, теге кешенең ике айлык улы бар икән, йөгерешкәндә, ул да миннән узды, — дип әйтте, ди.
Теге карт пәри көрәшергә кушты, ди. Яшь пәри чыккан да, ди, теге кешегә әйткән, ди:
— Әйдә, агай, көрәшик,— дип.
Кеше әйтте, ди:
— Бар, әнә теге кискәгә таш белән ат та: «Әйдә көрәшик», — дия кычкыр, шунда минем карт бабам юкә юнып утыра. Шуның белән көрәшерсең, — диде, ди.
Теге пәри таш аткан иде, ди, аюның башына тиде, ди, аю ачуланып чыгып ябышты, ди, моңа, бу көчкә качып котылды, ди.
Тагы бабасы янына йөгереп керде дә, ди, бабасына әйтте, ди:
— Бабай, аның теше төшеп беткән бабасы да мине җиңде, — диде, ди.
Бабасы моңа кырык потлы тимер таяк биреп чыгарды, ди:
— Бар чөешегез, кайсыгыз югарырак менгерсә, эш шуныкы булыр, — дип.
Пәри чыкты да, ди, таякны чөеп җибәрде, таяк күз күреме җиргә менеп, яңадан болар янына килеп төште, ди. Таяк төшкәч, теге кеше чөйми тик тора, ди. Пәри әйтте, ди:
— Ник чөймисең, агай? Без җиңдек түгелме? — диде, ди.
Теге кеше әйтте, ди:
— Тукта әле, әнә теге болыт килеп җитсен, шуның өстенә таякны ташлап җибәрәм, — диде, ди.
Пәри:
— Ташлый күрмә берүк, бабай ачуланыр, — дип кызуланып таякны алып кереп китте, ди. Кергәч, бабасына әйтте, ди:
— Бабай, таякны теге кеше аздан гына болыт өстенә салып җибәрмәде, алай да мин тотып калдым, — диде, ди.
Бабасы әйтте, ди:
— Бар, сора, күп акча алырмы икән? — диде, ди.
Теге чыгып сораган иде, ди, кеше әйтте, ди:
— Менә шушы эшләпә тулы көмеш тәңкә булса җитәр, — диде, ди.
Пәри кереп киткәч, теге кеше бик тирән баз казыды, ди, баз авызына эшләпәсенең төбен тишеп куйды, ди. Теге пәри акча ташыйташый аптыраган, ди, көчкә тулган, ди. Базы тулгач, теге, кеше базның авызын каплап кайтып китте, ди.
Шуннан, күршедән ат алып, тәңкәне бер көндә көчкә ташып бетерде, ди.