Әүвәле заманда бер әби белән бабай торганнар. Буйга җиткән бер кызлары булган. Боларның кызлары бик авырый башлаган. Бик беткән, бик кипкән. Табиплар да китерәләр — терелми, укыталар да — терелми.
Беркөнне боларга саилче карт килеп керә, капчыкларын аскан.
— Бабай, әйдә уз әле, уз, — диләр.
Бабай уза, утыра.
— Бабай, син шушы кызны өшкермәссең микән, — диләр.
— Өшкерербез, ди, укырбыз, — ди, бабай әйтә.
— Чишен, бабай, кич кунарсың, — диләр.
Бабай чишенеп ата да кызның атасына әйтә:
— Бар әле, син, чиертлек ясатып кайт, ди, аннан соң бер чүкеч алып кайт, — ди.
Теге ясатып алып кайта да хәерче бабайга бирә. Бабай кыз бүлеменә кереп утыра. Кызның атасына-әнкәсенә әйтә:
— Сез йоклагыз, — ди.
Бабай утыра, утыра, утыра. Менә авызларыннан, күзләреннән ут чәчеп, ишектән бер кара нәстә килеп керә. Кара нәстә килеп керә дә:
— Нишләп утырасың кеше хатыны янында? — ди. — Ашыйм бит мин сине, — ди.
Бабай әйтә:
— Әүвәле чиертлек уйныйк, ди, кайсыбыз отса, шул ашар, — ди.
— Ярар, — ди теге.
Чиертлек уйнарга тотыналар. Кем ота, шул маңгайга өч тапкыр чиртергә тиеш була. Бабай ота да диюнең маңгаена чүкеч белән чиртергә тотына.
— Бер, бер, бер, бер, бер, бер, — ди, бабай әйтә. «Бер» бер дә бетми.
— Тукта, — ди, дию әйтә, — «бер» артыннан «ике» була инде ул, «ике» артыннан «өч» була, — ди.
— «Бер» бетмәгән әле, — ди.
Кыйный-кыйный да, дию хәлдән тая. Бабай әйтә:
— Менә хәзер ашыйм инде сине, — ди.
Дию көчкә чыгып кача.
Икенче көнне бабай кызның атасына әйтә:
— Бүген бар да син, чикләвек ал кибеттән, ди, аннан бер төрлесен таштан яса да ике кесәңә ике төрлесен тыгып кайт, — ди.
Теге китә дә кибеттән бераз чикләвек ала, бер ярты кадак хәтле. Икенче кесәсенә таштан ясап тыга. Кайта да бабайга бирә.
Менә төн җитә. Кыз йоклый. Бабай аның янында утырып тора. Теге кара нәстә авызыннан ут чәчеп тагын килеп керә.
— Нишләп утырасың монда, кеше хатыны янында, — ди.
— Утырам әле менә,— ди бабай.
— Ашыйм бит мин сине, — ди.
— Ашасаң ашарсың, ди. Менә шушы чикләвекләрдән кем май чыгара, шул ашар, — ди.
Диюгә бирә таш чикләвекне. Дию вата да чикләвекләр көл булып китә. Ә бабай кибет чикләвеген алып кыса, ул чикләвектән май чыга.
— Менә хәзер ашыйм, мин сине, — ди, диюгә әйтә.
Бабай сикереп тора — дию чыгып кача.
Ул көн дә үтте. Өченче көнне бабай торып ашый-эчә дә кызның атасына әйтә:
— Син бүген чуеннан бер адәм сурәте ясат, ди, авызы пружиналы булсын, бер япкачтын һич тә ачылмасын, ди. Аннары аклы күлмәк, папи хәстәрлә,— ди.
Кызның атасы тимерчегә бара да чуеннан бер кеше сурәте ясатып кайта. Аны, киендереп, кыз бүлеменә кертеп куялар. Чуен бабайны кыз янында утыртып калдыра да, бабай үзе кача.
Төн җиткәч, теге кара нәрсә авызларыннан, күзләреннән ут чәчеп, тагын килеп керә.
— Нишләп утырасың кеше хатыны янында? — ди. — Ашыйм бит мин сине, — ди.
«Бабай» бер дә дәшми.
— Нишләп утырасың, ник дәшмисең? — ди.
Кыз әйтә тегеңә:
— Аның кайчагында теле ката торган иде, теле каткандыр, ди. Авызына кулың тыгып, телен каергалап кара, — ди.
Авызына кулын тыгып җибәрә дә дию, «бабай» шалт иттереп тешләп ала кулын. Гомердә ычкындырмый.
— Кулны җибәр инде, бабай, — ди.
Юк, чуен бер дә дәшми. Дию селкә, селкә:
— Морҗадан атам бит мин сине, җибәр, — ди.
— Бабай, бабай, җибәрмә,— ди, теге кыз сикереп төшә. — Жибәрмә, ата алмый, ата алмый, — ди.
Бабайны атам дип, пич башына ата да үзе дә шунда барып төшә дию — «бабай» кулны капкан бит.
— Морҗа тишегеннән атам бит мин сине, җибәр, — ди.
— Ата алмый, бабай, җибәрмә, җибәрмә, — ди, кыз әйтә.
Дию бабайны тондырам дип, морҗадан тондыра да үзе дә ызба башына чыгып төшә. «Бабай» кулны нык эләктергән инде. Ызба артында бер күл бар икән тирән генә.
— Жибәр, бабай, атам бит мин сине суга, — ди.
— Жибәрмә, бабай, җибәрмә, — ди, кыз чыккан тегендә, — җибәрмә, ата алмый, — ди.
Бабайны атам дип ата да дию, үзе дә су төбенә китә. Шулай итеп, диюдән җан тына.
Иртәгәч торалар. Кыз көрәя башлаган бер-ике-өч көндә. Әйбәтләнә башлаган, чырайлар кергән.
Бабайны бик каты сыйлап, бик күп акчалар биреп, кызның атасы озатып җибәрә.