Әүвәле заманда бер поп хезмәтче яллаган, ди. Яллаган чагында әйткән, ди.
— Әгәр дә син миндә вәгъдәң тулганчы хезмәт итә алсаң, мин сиңа йөз тәңкә акча бүләк бирермен, — дигән, ди.
Ул поп бик каты кеше икән, хезмәтчеләр анда вәгъдәләре тулганчы хезмәт итә алмыйлар икән.
Бу хезмәтче бик чыдам кеше булган. Бик озак хезмәт итеп, чыгар вакыты җитә башлагач, моның бае поп, йөз тәңкә акчаны бирәсе килмичә, бик көенеп йөргән. Нәкъ шул көннәрдә генә попның сыеры югалган. Поп хезмәтчесен урманга, сыерын эзләргә җибәргән. «Урман бик зур, ул анда адашыр, кайта алмас», — дип уйлаган. Хезмәтче, урманга барып, сыерны эзли башлаган икән, моңарга бер аю очраган. Ул аны поп йортына тотып алып кайткан да:
— Менә, сыерыңны тотып алып кайттым,— дигән.
Поп аңар:
— Алып кайтсаң, ярар алайса, бар, абзарга бозаулар янына яп, — дигән.
Ул аны бозаулар янына япкан да куйган.
Иртәгесен попның хатыны, «сыерны күрим әле», дип чыккан икән, аю бозауларны ашап бетереп чыккан да качкан, ди.
Хезмәтче монысыннан исән котылгач, поп аны шалкан сакларга җибәргән. «Ул анда мөгаен үләр инде», — дигән. Хезмәтче шалкан ышнасына барып бер имән түбәсенә менеп алган да кубыз уйнап утыра икән, аның янына бер шүрәле килеп чыккан. Шүрәле моның уйнаганына кызыгып, имән төбендә бик озак биегән, ди. Биеп туктагач, шүрәле әйткән:
— Әй, карт агай, мин дә синең янга менимче! — дигән.
Теге кеше:
— Мен, — дигән.
Шүрәле шалкан саклаучы янына менеп җиткәч, кулы белән имәнгә ябышып тора икән, шалкан саклаучы балта белән шүрәленең кулын чапкан да өзгән, шүрәле лап итеп җиргә егылган. Шуннан соң шалкан саклаучы имәннән төшкән дә, ди, шүрәленең куенына шалкан тутырып, аны поп янына алып кайткан, ди:
— Менә шалкан урлаган чагында тоттым, - дип әйткән, ди.
Хезмәтче моннан да исән кайткач, попның бик ачуы килгән:
— Әй, шайтан, чыгарып җибәр! Әллә ниткән нәрсә алып кайткансың! - дигән.
Шуннан ары хезмәтчесе шүрәлене чыгарып җибәргән.
Попның шайтаннар тора торган бер амбары бар икән. «Инде аны амбарда мөгаен үтерерләр», - дип уйлаган. Анда барган чагында хезмәтче юлда бик әйбәт кенә карама күсәк тапкан. Амбар янына килеп туктагач, ул эчтә шайтаннарның дөбердәшкән тавышларын ишеткән. «Тукта, шушы күсәгем белән амбар ишегенә сугыйм әле, берсе дә калмас», — дигән. Күсәк белән китереп суккан икән, шайтаннар барысы да куркышып качып беткәннәр, тик бер сукыр шайтан гына чыга алмый калган. Хезмәтче аны тотып, битләрен тегермән амбарының ниргәләрендәге он белән буяп бетергән дә, ди, поп янына алып кайткан, ди:
— Менә, он урлаганда бер карак тоттым, — дигән.
Поп тагын:
— Әй, шайтан, син әллә ни алып кайткансың, чыгар да җибәр, — дигән.
Шулай итеп, бу хезмәтче, үзенең хәйләсе аркасында, исән-сау йөреп, поптан хезмәт хакыннан тыш йөз тәңкә акча алып, өенә кайтып киткән.