Миколашка заманында була бер авыл бае. Аның Мәрьямбану исемле бер кызы була. Бу бай бик саран булганлыктан, хатынына әйтә:
— И хатын, ди, безнең Мәрьямбануга уналты яшь тулды инде, ди.
Без берәр ярлы кешене табып, «йортка кертәбез» дип алдап эшләтик, ул безнең малга кызыгып эшләр, аннан куып чыгарырбыз, — ди.
Хатыны әйтә:
— И карт, ди, кемне генә кертик икән? — ди.
Бай әйтә:
— Менә авылның теге очында, ди, Ярлыәхмәт дигән бер егет бар, мин шуны чакырып алып килим әле, — ди.
Бай шул Ярлыәхмәт янына барып керә дә:
— Әй, Ярлыәхмәт бәбекәем, ди, безнең байлыгыбыз бик зур, ди, ә без үзебез бик картайдык инде, безнең Мәрьямбану да уналты яшен тутырып китте инде, ди, кызыбызга унсигез яшь тулу белән сезгә никах укытып, без сине кияү итәрбез, ди. Разый булсаң, безгә кереп тор, бөтен байлыгыбыз сиңа калыр, — ди.
Ярлыәхмәт моңа бик шатланып разый була да байның эшенә керешә, ди. Бу бер ел хезмәт итә инде байда. Эштән кайтып буш торган араларда Мәрьямбану янына кереп, аның белән сөйләшмәкче булып карый, Мәрьямбану якын да килми:
— Кит, ярлы тәре, мин сиңа барачак түгелмен, — дип моның кулын бәреп җибәрә.
Ярлыәхмәт: «Бу миңа булмас, хезмәтем җилгә китәр ахыры», — дип кайгыра, ди.
Ике ел хезмәт итә Ярлыәхмәт бу байга. Мәрьямбану да унсигез яшькә җитә. Аңа унсигез тулу белән, авыл баеның улы Касыймнан яучы килә. Яучы боларга килә дә әйтә:
— Сезнең кызыгыз Мәрьямбануны бай малае Касыймга сорарга килдем, — ди.
Хуҗа әйтә:
— Шулаймы? — ди. — Без бит Мәрьямбануны Ярлыәхмәткә бирмәкче идек, — ди.
Яучы әйтә:
— Их, ди, кызыгызны, ярлыга биреп, харап итәргә йөрисез икән сез, ди. Ярлылык кычыткан тамыры кебек тамырдан килә ул, ди. Ярлы баласы — ярлы баласы инде, ул кешегә яхшылык күрсәтәсе түгел, — ди. Яманлый инде бу ярлыны яманлый алган хәтле. -- Аның, ди, ярлы баласының, ди, кеше арасында сүзе дә үтми, ә үзе оялчан була, — ди.
Бай баласын, бөтен байларны үтереп мактый инде бу яучы. Бай яучының сүзен бик тә яратып, бик хуплап утыра бит инде. Шуннан торып әйтә бу:
— Әй, хатын, ди, яучы дөрес сөйли, без Мәрьямбануны Касыймга бирик, ә Ярлыәхмәтне берәр нәрсә биреп ризалатырбыз, йә инде аңа берәр ярлы кызын алып бирербез, ди, ул үзе дә ярлы кеше бит, риза булыр, — ди.
Шулай итеп, болар яучыга ризалык биреп, кияүгә бүләккә дип сөлгеләр, җәймәләр биреп җибәрәләр, ди.
Яучы китүгә Ярлыәхмәт сукадан кайтып керә, ди. Атларын тугарып ашарга кереп утыру белән, бай бик ялагайланып сүз башлый:
— Улым, Ярлыәхмәт, ди, минем сиңа әйтәсе сүзем бар, ди. Менә апаң белән без Мәрьямбануны авылдашыбыз Касыйм байга бирергә булдык, — ди.
Шулай дип кенә әйтүе була, Ярлыәхмәт, бик каты ачуланып, кулындагы тәлинкәсен идәнгә атып бәрә дә торып чыгып китә. Бик каты ачуы килә инде моның. Мәрьямбануны бик каты яраткан, аны алырмын дип өмет иткән була инде бу.
Ярар. Бай яныннан чыгып китә дә йөри башын кая куярга белми. Төрле уйларга төшә. Шул арада бай хатыны Ярлыәхмәтне чакырып алып:
— Бар, улым, урманга барып утын алып кайт, ди. Иртәгә кияү төшәсе, мунча ягарга кирәк кияү килүгә,— ди.
Нишләсен, ялчының эше шул — кушкан җиргә бару. Китә бу урманга утын алырга дип. Бара. Урманга барып керә. Көтмәгәндә, капкара болыт чыгып, бик каты яңгыр ява башлый. Күп уйлап тормый Ярлыәхмәт, тота да барлык киемнәрен сала да, барсын бер җиргә төреп, астына салып утыра бу. Яңгыр туктау белән, киемнәрен кия дә утын хәзерли башлый. Шул арада моның янына урман каравылчысы килеп чыга. Бу ак сакаллы бер карт икән. Исәнлек-саулык сорашалар. Шуннан соң карт әйтә:
— Әй, улым, ди, әле генә чиләкләп яңгыр яуды бит, ә синең өстең коп-коры, бу ни хикмәт соң бу?! — ди, картның исе китә.
Ярлыәхмәт моңа үзенең яңгырдан ничек сакланганлыгын сөйләп бирә. Сүздән сүз чыгып, Ярлыәхмәт бу картка үз хәсрәтен дә сөйләп бирә:
— Ике ел бер тиенсез хезмәт иттем, ә баем мине алдады: кызын бик яраткан идем, ул аны бай малаена бирмәк булды, — ди.
Карт әйтә:
— Улым, ди, мин сине бик яраттым тапкырлыгың өчен, ди, мин сиңа ата-бабаларымнан калган бер сихерле таяк бүләк итим, — ди.
— Хикмәте нәрсәдә ул таякның? - ди Ярлыәхмәт.
— Әй, улым, ди, ул таякның хикмәте шундый, ди, кирәк чакта «Эх, залим!» дип әйтсәң, каршыңда торган нәрсәләрне ябыштыра да куя ул, ди. Ә «Залимәт!» дип әйтсәң, ябышкан әйберләр аерылалар, - ди.
Шулай ди дә теге ак сакаллы бабай үз юлына китеп бара, ди.
Ярар. Ярлыәхмәт шул бабай биргән сихерле таякны алып кайтып җитте, ди, бай өенә. Икенче көнне Касыйм кияү килеп төште, ди. Ул килү белән, аны кыз янына алып керделәр. Шул бүлмәгә беркемгә дә күренмичә генә Ярлыәхмәт тә барып керә, ди. Барып керә дә бу әлеге серле таягын алып: «Эх, залим!» — дип кенә әйтүе була - бай кызы Мәрьямбану белән Касыймның куллары бер-берсенә ябыша да кала, ди, тартып та чыгарырлык, суырып та алырлык түгел, ди. Торалар, ди, болар шулай бер-берсенә карап. Ул да булмый, кияве белән кызы янына бай үзе килеп керә. Ярлыәхмәт, бай тегеләр янына килеп җитү белән: «Эх, залим! — ди. Шулай дип әйтүе генә була, бу да тегеләргә ябышып кала. Бу өчәүнең тавышын ишетеп, бай хатыны килеп керә. Аның: «Бу ни хәл, сезгә нәрсә булды?» - дип әйтүе була, серле таяк аны да болар янына китереп ябыштыра, ди.
Ярар. Бай ялына башлый инде Ярлыәхмәтне күреп:
— Улым, ди, зинһар өчен хәзрәт янына гына барып кайтчы, ди. «Хуҗаларым, кияү белән кыз ниндидер хикмәт белән бер-берсенә ябышып, укмашып калдылар», — диген. Тиз генә килеп, шул мулла абзый берәр дога укымас микән, безне шушы бәлаләрдән коткармас микән, — ди.
Баеның сүзен тыңламый булдыра алмый бит инде бу. Китте хезмәтче әлеге мулланы чакырып алып килергә. Барса, хәзрәт намаз укырга дип ниятләп йөри икән. Ярлыәхмәт әйтте, ди, моңа:
— Менә, хәзрәт, шулай да шулай, минем баем семьясы белән, яшь кияү белән бергә, укмашып ябышып калдылар. Син, хәзрәт, алар янына барып берәр дога укысаң, шәт алар элекке хәлләренә килерләр иде, — дип.
Мулланың намазын ташлап китәсе дә килми, ди. Шулай да бай чакыргач, сәдакасы-фәләне зур булыр дип уйлап, чыгып йөгерде, ди. Бара бу тегеләр янына, барып керә. Барып керүе була, теге Ярлыәхмәт сихерле таякны алып: «Эх, залим!» — дип кенә җибәрә, — хәзрәт тегеләргә барып шап итеп ябышып калуын сизми дә кала, ди.
Болар хәзер биш кеше булдылар бит инде. Бай эшнең кая барасын сизеп алды да ялына башлады, ди, Ярлыәхмәткә:
— Зинһар өчен, улым, - дип әйтә, ди, — коткара күр безне, ни теләсәң шуны бирербез, ни теләсәң шуны ал, бар да синеңчә булсын, — дип әйтеп әйтә, ди.
Хәзрәт тә тик тормый, ул да, зар-зар елап, яшен түгә, ди.
Ярар. Ярлыәхмәт әйтә боларга:
— Булдымы? — ди. - Хәзер инде алдавыгызның кая китереп җиткергәнен сиздегезме? - ди. - Менә шулай була ул, — ди. - Әгәр дә кызыгызны миңа бирәм дип язу яздырып пичәт суктырмасагыз, мин сезне гомер буена шул хәлдә калдырам, — ди.
Бай да, хатыны да: «Моннан соң алдашмабыз, кызыбызны Ярлыәхмәткә бирәбез», — дип кулларыннан язу бирергә булгач кына, Ярлыәхмәт: «Залимәт!» — дип кычкырды да, ди, болар таралыштылар, ди. Шуннан соң Ярлыәхмәт үзе яраткан кызны алып, әле дә булса бик матур гына көн итә, ди.