Сәлимҗан китапханәсе

ХИКМӘТЛЕ БҮРЕК

Булган икән, ди, бик тапкыр бер карт. Көннәрдән беркөнне бу кеше сыерын сатарга дип базарга китә, ди. Моның бөтен байлыгы шул бердәнбер сыеры булган. Китә бу. Бара-бара барып җитә бер авыл янына. Очрый моңа бер кеше.

— Кая барасың? — ди.

— Базарга, — ди карт.

— Нәрсә, ди, әллә син бу сарыгыңны сатарга илтәсеңме? — ди.

— Нигә ул сарык булсын, күзең күрмиме әллә синең, сыер ич ул! — ди.

— Син үзең сыер белән сарыкны аермыйсың икән, — ди.

Шулай ди дә китә бу кеше үз юлына. Карт та китә. Бара-бара барып җитә бу тагын бер авылга. Авылга керү белән үк моңа тагын бер кеше очрый.

— Нәрсә, сатасыңмы әллә бу сарыгыңны? — ди.

Карт әйтә:

— Нишләп ул сарык булсын, сыер ич! — ди.

— Үзең олы гына кеше, ә үзең сарык белән сыерны да аермыйсың икән, — ди теге.

Карт аптырап кала, «нәрсә сөйлиләр соң болар» дип. Китә бу. Базарга җитәр алдыннан картка тагын бер кеше очрый.

— Нихәл агай, исәнме? — ди.

— Бик яхшы әле, — ди карт.

— Син, агай, бу сарыгыңны сатарга илтәсеңме әллә, күпме сорыйсың? — ди.

— Акылдан яздыңмы әллә син, сыер ич бу! — ди.

— Син, абзый, миңа юкны сөйләмә, сарык тек сарык инде бу, — ди.

Карт та: «Чыннан да сарык микән әллә бу», - дип уйлап ала. Шик төшә хәзер моңа. Ә тегеләр өчесе дә жуликлар икән. Картны алдарга сөйләшеп, план корып куйганнар икән болар.

Карт уйлап-уйлап тора да, базарга кермичә үк, шушы кешегә сыерын сарык бәясенә сатып китә. Акчасын алып кайта. Өйгә кайтып керү белән хатынына әйтә:

— Их карчык, ди, без үзебезнең малны юкка гына сыер итеп санап йөрткәнбез икән, ул сыер түгел, сарык икән бит, — ди.

Хатыны әйтә:

— Нигә алай булсын, ди, сине алдаганнар икән болай булгач, — ди.

Карт бик нык хурлана инде алдануына.

Ярар. Көннәрдән беркөнне карт хатыныннан теге сыер саткан акчаны ала да чыгып китә әлеге базарлы шәһәргә. Бара. Өч чәйханәгә кереп, яхшылап сөйләшеп чыга: «Менә мин өч кунак алып килермен, аларны ашатырсың, эчерерсең туйганчы», — ди. Ашаган-эчкән өчен, шулай алдан сөйләшеп, кирәк хәтле акчасын түләп чыгып китә бу.

Базарга бара. Йөри торгач, теге өч кеше очрый моңа. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, әйтә бу тегеләргә:

— Теге базарда сарыгымны да яхшы бәягә алдыгыз, әйдәгез, чәйханәгә кереп бергә-бергә чәй эчеп тә чыгыйк инде, — ди.

— Әйдә, — диләр тегеләр, — алай бик сыйларга ниятең булгач, кереп чәй эчеп чыгыйк, - диләр.

Карт боларны алып кереп ашата-эчертә дә акча түләү урынына, башындагы бүреген салып, өстәлгә «шап» итеп суга да чыгып китә.

Чәйханәдән чыгып базарда алай-болай йөргәннән соң, карт боларны икенче чәйханәгә алып керә. Карт монда да алдан сөйләшеп, тиешле акчасын биреп куйган була инде. Болар бик куанып туйганчы ашап-эчәләр. Карт тагын бүреге белән өстәлгә «шап» итеп суга да, «расчет» дип, хуҗа белән саубуллашып чыгып китә. Тегеләр гаҗәпләнәләр моңа, «ничек инде ул акча түләмичә генә кунакны сыйлап йөри бу» дип.

Бераз йөргәннән соң, карт боларны өченче чәйханәгә алып кереп сыйлый. Ашаган-эчкәннән соң тагын акча-фәлән түләү юк, әлеге бүрекне өстәлгә «шап» итеп суга да, «расчет» дип, саубуллашып чыгып китә.

Теге каракларның берсе түзми, карттан сорый:

— Кара әле, абзый, ди, соң син ничек акча түләмичә генә сыйланып йөрисең, әллә моның берәр хикмәте бармы? — ди.

— Бар шул, ди, бүрек бик хикмәтле бит минем, — ди, «шап» итеп суккан җирдә акча килеп чыга бит, — ди.

— Сат син ул бүрегеңне, — ди теге карак.

— Сатуын сатар идем дә, акчагыз җитмәс шул сезнең, -- ди.

Карт бик кыйммәт сорый бүреккә. Тегеләрдә акча күп бит инде, уйлап-нитеп тормыйлар, барлык акчаларын биреп, бүрекне бик кыйммәт бәягә сатып алалар.

Карт өенә кайта да хатынына әйтә:

-- Безгә караклар килерләр, ди, син аларны берәм-берәм генә керт, барысын да берьюлы кертмә, — ди.

Бер заманны теге караклар, бүрекне сатып алып алданганнарын белгәч, бу картны эзләп килеп керәләр өенә. Карчыктан сорыйлар:

— Карт өйдәме? - диләр.

— Өйдәсен өйдә дә,— ди карчык, — тик берәм-берәм генә керегез, карт шулай кушты, — ди.

Тегеләр бик риза инде, берәм-берәм генә керергә булса да, үзен туры китергәч. Болар өйгә берәмләп кенә керә торалар, карт кергән берсенең башын кисеп төшереп, гәүдәләрен сөяп куя бара.

Кич була. Кич булу белән боларга бер Николай солдаты килеп керә:

— Бер генә кич кунып чыгыйм әле, — ди.

— Ярар, — ди карт, — тик минем базда бер кеше басып тора, шуны зиратка илтеп куймасаң, төне буе шайтан йокы бирмәс безгә,— ди.

Теге солдат бик таза нәрсә була. Базга төшеп, теге каракны күтәреп чыгып зиратка алып китә. Аның зираттан кайтуына карт икенче каракны шул ук урынга бастырып куя, ди. Солдат кайту белән карт әйтә моңа:

— Бу син илткән нәрсә синнән дә алда кайтып җитте бит, ди, яңадан илтеп куй әле шуны. Инде икенче берәр урынга куеп кара, - ди.

Солдат икенче каракны да алып чыгып китә.

— Илттем, — дип, өйгә кайтып керүенә, шул ук урында өченче карак басып тора икән.

Карт әйтә:

— Тагын бер генә мәртәбә илтеп, эченә кертмичә, зират койма-.сына гына сөяп калдыр, шәт бу юлы кайтмас инде, — ди.

Нишләсен, солдат тагын күтәреп китә. Юлда моңа күрше авылдан кайтып бара торган бер поп очрый. Солдатны күрә дә поп сорый моннан:

— Бу нишләвең, нәрсә илтәсең син? — ди.

— Кычкырма, — ди солдат, — тавышланма, батюшка, бу — шайтан, ди, мин аны зиратка илтеп ташламакчы булам, — ди.

Попның шул сүзләрне ишетүе генә була — куркып әллә кая кача.

Солдат, теге каракны зират коймасына сөяп калдырып, карт янына кайтып керә.

Карт солдатны ашатып-эчертеп, бик шәп ял иттереп, чыгарып җибәрә.