Сәлимҗан китапханәсе

АЛДАР ҺӘМ МУЛЛА

Әүвәле заманда, кәҗә — команда, саескан — сотник, бака — плотник, үрдәк үрәтник булып торган чакта булган икән, ди, бик алдакчы бер кеше. Бу кешене беркем дә алдый алмаган, ди. Көннәрдән беркөнне күрше авыл мулласы әйтә, ди, үзенең остабикәсенә:

— Остабикә, — ди икән, — Алдар, Алдар дип әйтәләр, шул Алдар янына барып кайтыйм әле, алдап булмас микән шуны, — ди.

— Ярар, — ди остабикә, — барып көчеңне сынап кара, — ди.

Шуннан мулла атын җигеп чыгып китә. Алдар торган авылга барып, аның өен эзләп таба. Ишек алдына кереп:

— Хуҗа өйдәме? - дип кычкыра бу.

Алдарның хатыны йөгереп чыгып:

— Өйдә, өйдә, ди, әйдәгез, рәхим итегез, — ди.

Хәзрәт өйгә керә.

— Алдар дигән кеше син буласыңмы? — ди.

— Мин булам, — ди Алдар.

— Ни эш бетерәсең соң әле син? — ди.

— Бетергән эш юк, ди, үткән атнада базардан бер ат алып кайткан идем, бик шәп ат булып чыкты, көненә өч мәртәбә бишәр сумнан унбиш сум акча бирә ул ат, ди. Безгә ярлы кешегә шул гына кирәк тә,— ди.

Мулла әйтә:

— Сат ул атыңны миңа, — ди.

— Юк, хәзрәт, сатып булмас, мин үзем дә аны үткән базарда гына алып кайттым, хакын чыгарганы юк әле аның, — ди. Шуннан хатынына әйтә Алдар: — Әйдә, хатын, самоварыңны куй, өстәлеңне хәзерлә, мулла абзыйны кунак итеп җибәрик без, — ди.

Шулай ди дә: «Атка ашарга биреп керим әле», - дип, ат янына чыгып, атның койрык астына биш сум алтын кыстырып керә. Мулла ашап-эчеп тормый, ат янына чыга. Ат янына чыгып, атның койрыгын күтәреп җибәрүе була, биш сум алтын килеп төшә. Моны күрү белән мулланың күзе кыза.

— Сат бу атыңны миңа, — ди мулла.

— Бер дә сатарга исәбем юк иде бит, хәзрәт, шулай да сез сорагач каршы килеп булмас инде, — ди Алдар.

— Күпме сорар идең син бу атыңа? — ди.

— Моңарга, хәзрәт, мин күп сорамыйм, ди, биш йөз тәңкәңне бир дә ал да кит, — ди.

— Алай кыйбат булыр бит, — ди мулла.

— Нигә кыйбат булсын, ди, һәр көнне биш сум алтын акча бирүе үз күз алдыңда булды бит, — ди Алдар. - Берәр айдан синең бу атың бөтенләй тигенгә кала бит, — ди.

Сатулаша торгач, дүрт йөз тәңкәгә килешеп, мулла атны алып китә. Ул: «Алдарны бик оста алдакчы дип әйтәләр иде, мине алдый алмады, үзе алданды», - дип сөенеп кайта.

Ярар, мулла өенә кайтып керә.

— Нихәл, карт, Алдарны алдый алдыңмы? — ди карчыгы.

— Алдар мине алдый алмады, карчык, мин аны алдадым, ди. Сыер лаканына әйбәт кенә итеп су салып, он болгатып, атка ашарга бир әле син, ди, шуннан соң Алдарны ничек алдаганымны белерсең. Бу атның ашаган ашын алтынга әйләндерә торган гадәте бар икән, - ди.

Ярар, шуннан соң атны бик яхшылап ашаталар да көтә башлыйлар инде, алтын төшәр дип. Көтәләр, көтәләр, ләкин һич юк, һич юк. Мулла әйтә:

— Бүген булмады инде, карчык, ди, шәт иртәгә булыр, көтеп карыйк әле, ди, иртәгә тәгаен белербез, — ди.

Иртәгесен атка яңадан изеп бирделәр, ат тагын бик шән итеп ашаса да алтын бирмәде.

— Әй, мулла, мулла, — ди остабикә, — Алдар сине бик нык алдаган икән, ди. Шулай булмаса аны Алдар дип тә әйтмәсләр иде шул, — ди.

— Ярар, — ди мулла, — менә бүген мин аны алдап кайтмасам, мулла исемен күтәреп тә йөрмим аннары, — ди.

Шулай ди дә мулла, тиз генә атын җигеп, Алдар янына китә. Алдар: «Мулла барыбер килми калмас әле», - дип уйлап, ярты сарык тушын казанга салып, бик әйбәтләп пешереп куя. Мулла күренү белән, казанны кар өстенә чыгарып утырта. Мулла ишек алдына килеп керә, сәлам биреп, Алдар белән күрешә.

— Хуш килдең, хәзрәт, әйдә, рәхим ит, өйгә кер! — ди Алдар.

Хәзрәт өйгә керә. Алдар:

— Карчык, ди, ит пешмәгән микән, кара әле, ди. Пешкән булса, кунакка ит алып керсәң, яхшы булыр иде, — ди.

Алдарның хатыны пычак, чәнечкесен тотып, аш табагын алып, тышка чыгып китә. Мулла тәрәзәдән карап тора. Хатын казанның капкачын ачып җибәрү белән, пар күтәрелеп чыга. Хатын чәнечкесе белән ике-өч кисәк ит алып кереп, Алдарның алдына китереп куя да:

— Мә, әтисе, мә, ите бик әйбәт пешкән икән, — ди.

Алдар:

— Әйдә, хәзрәт, туңып та килгәнсең, әзрәк ашап алыйк, — дип итне турап, мулланың алдына китереп куя.

Итне ашап бетерделәр. Алдар:

— Тагы да алып кер әле, карчык, ди, бу юлы шулпасы белән алып кер, — ди.

Хатын бер табак итне шулпа белән алып керде. Ашадылар. Муллага бик ошады бу. Мулла әйтә:"

— Алдар дус, ди, бу нинди хикмәтле казан соң? - ди.

— Сөйләп тә торасы юк инде, хәзрәт, — ди Алдар, — кар өстендә ит пешеп чыга бу казанда, ди. Барысы да үз күз алдыңда булды бит, үз күзең белән күрмәсәң, ышанмас та идең, ди. Аның астына ягарга салам да, утын да кирәкми, — ди.

Мулла казанга бик кызыкты. «Ничек кенә булса да, бу Алдарны алдап булмасмы», — дип уйлый бит инде бу.

— Сатарга уйламыйсыңмы бу казаныңны? — ди мулла. — Минем эшчеләрем урман хәзерлиләр, мондый казан булганда, ашарга өйгә кайтып йөрмәсләр иде, шунда гына пешереп ашарлар иде, ди. Өйгә кайтып йөреп бик күп вакыт әрәм итәләр, рәтләп эшләгәннәре дә юк, - ди.

*. Юк, хәзрәт, — ди Алдар, - үзебезгә дә бик кирәкле нәрсә ул, сатып булмас ахры, — ди.

Шуннан Алдарның хатыны әйтә:

— Иә, карт, ди, без икәү генә бит, ди, аның эшчеләре дә булгач, аңа кирәк була торгандыр, сатсаң ничек булыр икән, акчаның да кирәк урыннары бар бит, — ди.

— Ярар инде алай булса, — ди Алдар, — карчык сүзен тыңлап кына сатсам сатыйм инде, — ди.

Күпме сорыйсың соң? — ди мулла.

— Ике йөз тәңкә, ди, шуннан бер генә тиенгә дә киметеп булмас, — ди Алдар.

Мулла ике йөз сум акчасын түләп, ат турында бернәрсә әйтмичә, казанны чанасына салып алып кайтып китә.

Ярар, мулла өенә кайтып керә дә:

— Ну, остабикә, бу юлы бик шәп булды, ди. Мин бер кызык казан сатып алдым, ди. Казанның утынсыз-нисез кар өстендә ит пешергәнен үз күзем белән күрдем. Бу юлы бик оста алдадым мин ул Алдарны, үчемне алдым, — ди.

— Белмим, карт, — ди остабикә, — кар өстендә ит пешүенә бер дә генә ышана алмыйм, — ди.

— Ышанмасаң ышанмассың, менә мин казанны кар өстенә рәтләп куйыйм, ә син итең белән суыңны чыгарып сал казанга, ди, аннан күрербез ничек тиз пешеп чыгуын, — ди.

Остабикә итен, суын казанга чыгарып салды, капкачын ябып куйды. Бер сәгатьтән соң «ит пешкәндер инде» дип казанның капкачын ачып караса, казанда бер кул яссуы боз каткан, ди. Остабикә өйгә кереп:

— Әй, мулла, мулла, ди, бу юлы тагын да ныграк алданган икәнсең син, — ди.

— Китсәнә, юләр, алданаммы соң мин! — ди.

— Бар, миңа ышанмасаң, үзең чыгып кара, — ди.

Мулла чыгып карый: дөрестән дә, казанда бер кул яссуы боз каткан. Бу хәлне күреп, мулланың ачуы кабара. «Һич булмаса, ул Алдарны бик каты итеп кыйнап кайтам әле мин», — дип, атын җигеп чыгып китә.

Алдарның өендә ике куяны бар икән. Алдар бу куяннарның берсен өйдә пич астында, берсен тышта ат абзарында тота икән. Хәзер Алдар мулланың килгәнен күрә дә хатынына әйтә:

— Мин абзарда булырмын, ди, мулла мине сораса, «Ул урман кисәргә китте», — дип әйт, ди. «Миңа ул кирәк иде», — дип әйтсә, «Хәзер чакыртып алам мин аны», — дип, пич астындагы куянны алып чыгарып җибәрерсең, ди. Мулла: «Нигә куянны җибәрәсең?» — дип сораса, «Ул безнең йомышка йөри торган куяныбыз», — дип әйтерсең, — ди.

Ярар, мулла килеп керә өйгә.

— Алдар өйдәме? — ди.

— Өйдә юк шул, хәзрәт, урманга утын әзерләргә киткән иде ул, - ди хатыны.

— Тиз кайтырмы икән, ул бик кирәк иде миңа, — ди.

— Ул тиз генә кайтмас шул әле. Алай бик тиз кирәк булса, чакыртырмын, ди, безнең йомышка йөри торган куяныбыз бар, ул хәзер барып алып кайтыр аны, — ди.

Шулай ди дә Алдарның хатыны пич астындагы куянны: «Бар, хуҗанны чакырып кайт!» — дип чыгарып җибәрә. Куян хатын кулыннан ычкыну белән, урманга карап чабыпмы чаба, ди, син кұр дә мин күр тегене. Мулла бу хәлгә шаккатып карап кала.

Озак та үтми, теге абзардагы куянны култык астына кыстырып, Алдар кайтып керә. Кайтып керүгә, куянны пич астына ябып, мулла белән исәнләшә:

— Сау-сәламәт килеп җиттегезме? — ди.

— Бик әйбәт әле, — ди мулла, бөтен дөньясын онытып. — Менә мине синең бу куяның бик кызыксындырды әле, сатмыйсыңмы син аны? — ди.

— Монысы белән кысма инде, хәзрәт, ди, безнең бала-чагабыз да юк, шушы куянга гына карап торабыз без, — ди.

Мулла әйтә:

— Минем эшчеләрем бик күп бит, алар эштән вакытлы-вакытсыз кайталар, ди. Әбәткә дип кайтып, бик күп вакытларын әрәм итәләр, ди, бу куян миндә булса, ашарга өлгергәч кенә, чакырып кайтыр иде аларны, — ди.

Алдар хатыны әйтә:

— Иә, карт, ди, без икәүдән-икәү генә, хәзрәт хакы өчен сатсаң сат инде, — ди.

— Ну ярар, алай булса, ал инде, — ди.

— Күпме сорыйсың? — ди.

— Ярар, өч йөз тәңкә бирерсең инде, — ди.

— Өч йөз тәңкә кыйбатрак булыр, Алдар дус, — ди.

— Әй, хәзрәт, ди, өч йөз тәңкә кыйбат буламы соң, ди, кеше ич ул, кешене өч йөз тәңкәгә генә алып буламы соң, — ди.

— Ярар, алай булгач алам инде, — ди мулла.

Өч йөз тәңкә акчасын Алдарга бирә. Алдар мулланың капчыгына куянны салып җибәрә. Мулла: «Ну, монысы белән утырттым инде Алдарны!» - дип өенә кайтып китә. Кайта. Остабикә каршы ала:

— Ну, карт, ди, сау гына йөреп кайттыңмы? — ди.

— Бик әйбәт, карчык, ди, үзебезгә бер малай алып кайттым әле мин, — ди.

— Кая соң ул малаең? — ди остабикә.

— Әнә, капчыкта, — ди.

— Әй, куян ич бу! — ди.

— Куян булса да, юк-бар малаеңнан артык ул, — ди.

Иртә белән торалар, ашап-эчкәч мулла әйтә эшчеләренә:

— Карагыз, ди, вакытлы-вакытсыз кайтып йөрмәгез, ашарга хәзер булгач кына чакырырга куянны җибәрермен, шунсыз кайтмагыз! — ди.

Төш вакыты җитәрәк мулла эшчеләр өчен ашарга-эчәргә хәзерләтә. Сәгать уникенче ярты булгач, куянны алып чыгып:

— Бар, абыеңнарны ашарга өндәп кайт. «Аш өлгерде, әйдәгез, кайтыгыз», — дип әйт! - дип ычкындырып җибәрүе була, куян тотына урманга таба чабарга,

Мулла моңа бик шатлана. Өенә кереп:

— Әй, остабикә, ди, җибәрдем мин тегене, эшчеләр хәзер кайтып җитәрләр, — ди. Үзе шунда мактанып та ала: - Менә бу юлы алданмаган икәнмен! — ди.

Хәзер тегендә эшчеләр көтәләр, көтәләр, төш вакыты да килеп җитә, үтеп тә китә, ә чакырырга килүче юк. Сәгать өч тулды дигәндә генә эшчеләр кайтып җитәләр дә тотыналар мулланы сүгәргә:

— Ачка эшләтергә уйлыйсыңмы әллә син безне? - дип.

Остабикә әйтә:

— «Бу юлы алданмадым», — дигән идең, тагын бик каты алдангансың бит, — ди.

— Ярар, остабикә, ди, бу юлы барып кыйнап кайтмасам, исемем мулла булмасын, — ди.

Китә бу атын җигеп Алдар янына. Алдар: «Мулла барыбер килми калмас», — дип уйлап, хәзерләнә башлый. Аның кечкенә генә, бер земләнкәсе булган икән, ди. Шул земләнкәгә, төтен чыгарлык итеп бер тишек калдырып, үзе кереп утыра да хатынына әйтә:

— Мулла килсә, «Алдар үлде», — дип әйтерсең, ди, хәзер земләнкәне тыштан күмеп куй! — ди.

Хатыны земләнкәне күмеп бетерүгә, мулла килеп керә. Мулла килеп керү белән, бик каты ачуланып:

— Алдар кая? — ди.

Хатын әйтә:

— Алдар үлде бит, ди, кичә генә җирләдек, — ди, үзе кычкырыпкычкырып жылый.

— Их, өлгермәгән икәнмен, — ди мулла, — мин аның кирәген бирәдер идем. Кая күмдегез соң? — ди.

— «Йорт-җиремнән аермагыз», — дип үтенде ул, ди, шуның өчен якын гына күмдек, — ди.

— Кая, каберен күрсәт әле, ди, һич югында кабере өстенә барып төкереп кайтыйм мин ул алдакчының, — ди.

Алдарның хатыны мулланы алып барып теге земләнкәне күрсәтә:

— Менә шушында җирләдек без аны, — ди.

Нәкъ шул вакытта Алдар земләнкә эченә ут ягып җибәрә дә, теге кечкенә генә тишектән бөркелеп-бөркелеп төтен чыга икән, ди. Мулла бу хәлне күреп:

— Бу Алдар мине генә алдамаган икән, күп кешене алдаган икән, шуның өчен тәмугта яндыралар булса кирәк, төтене монда кадәр чыгып тора, — дип, артына да әйләнеп карамыйча, кайтып китә, ди, шуның белән әкият тә бетә, ди.