Әүвәл заманда агалы-энеле ике туган булган. Берсе - бик бай, икенчесе ярлы икән. Бай агасы күчкән калага, яхшы йортлар салдырган, купецлыкка язылган. Ярлы энесенең бернәрсәсе дә булмаган. Шул дәрәҗәгә җиткән бу: бер телем икмәк тә таба алмый башлаган. Балалары күп булган, алар ачлыктан бик елашканнар. Бу ярлы тәмам гаҗиз булгач, балык тотарга дип су буена киткән. Тик бер балык та эләктерә алмаган. Кайтып хатынына әйткән:
— Әллә, җәмәгать, туганым янына барып кайтыйммы икән? - дигән.
Хатыны:
— Ярар, — дигән.
Ярлы калага барып җиткән, агасын эзләп тапкан. Өенә кергән, хәл-әхвәлне сөйләгән дә әйткән:
— И, туганым, ярдәм итсәнә, дигән. Балаларым, җәмәгатем ач утыралар, берәр нәрсә бирсәң, кайгыма ял булыр иде, — дигән.
Бай туганы әйткән ярлыга:
— Хезмәт ит миндә берәр атна, шул вакытта сиңа бераз ярдәм кылырмын, — дигән.
Нишләмәк кирәк, энесе монда бер атна хезмәт иткән. Ишек алдындагы чүпләрне себерә, су ташый, утын яра икән. Шулай итеп, бу ярлы бай агасында бер атна хезмәтче булып эшләгән. Бай агасы, бер атна хезмәт иткәнгә, моңа зур итеп бер икмәк биргән. Ярлы моңа да бик сөенеп, рәхмәтләр әйтеп, өенә кайтып киткән. Бай туганы артыннан чыгып кычкырган:
— Тукта әле! — дип.
Ярлы туктаган. Агасы әйткән:
— Иртәгә җәмәгатең белән кунак булып кил, дигән, иртәгә минем туган көнем, бәйрәм итәм, — дигән.
Ярлы энесе мескенләнеп әйткән бай агасына:
— Кая инде ул безгә байлар янына килергә, аның өчен үзең беләсең, без ярлы, киемебез юк, — дигән.
Агасы әйткән:
— Ничек булса да килми калма, сиңа урын булыр, - дип.
Ярлы чыгып киткән, «ярар» дип. Кайтып җиткән җәмәгате янына, Әйткән:
— Бай агабыз икебезне кунакка чакырды, иртәгә аның туган көне, бәйрәм итә икән, — дигән.
Җәмәгате әйткән:
— Ярар, чакыргач, барырбыз инде, — дигән.
Иртә белән болар калага чыгып киткәннәр. Бай агасына барып кергәннәр, аны туган көне белән котлаганнар да утырганнар болар бер сәкегә. Кунаклар бик күп килгән, һәркайсы байлар икән. Агасын туган көне белән котлыйлар, ди. Бу кунакларны бай агасы бик хөрмәтләп, бик нык сыйлаган. Ярлы туганына илтифат та итмәгән. Болар утырганнар, утырганнар да, бернәрсә дә бирмәгәч, ач көе кайтырга чыгып киткәннәр. Ярлы мескен, кайта торгач, хатынына әйткән:
— Әллә бер җырлап җибәримме? - дигән.
Хатыны әйткән иренә:
— Акылың беттеме әллә, дигән, кеше шатлыгыннан җырлый, безгә нәрсәгә җырларга, шатлыгыбыз юк, кайгыдан җырламассың ич, - дигән.
Ире әйткән:
— Без дә бай агабызда кунак булдык бит. Миңа җырламыенча бик күңелсез. Әгәр җырлап җибәрсәм, кешеләр әйтерләр, боларны кунакта бик сыйлап җибәргәннәр икән, диерләр.
Җәмәгате әйткән:
— Алай булса, җырла, — дигән.
Ярлы моңланып җырлый башлаган. Җырлый башлагач та, ничектер, ике тавыш ишетелгән. Ярлы туктаган да җәмәгатеннән сораган:
— Әллә син дә минем җырыма кушыласыңмы нечкә тавыш белән? - дигән.
Хатыны әйткән:
— Юк, — дигән.
Ярлы тагын җырлап караган. Һаман да ике тавыш ишетелгән. Бу тагын туктаган да үз-үзенә әйткән:
— Кайгы, синме әллә минем җырыма кушылучы? — дигән.
Кайгы әйткән:
— Мин, — дигән.
Ярлы әйткән Кайгыга:
— Нишлисең бит инде, өйдә безгә, бергә кайтыйк, — дигән.
Кайгы әйткән:
— Сиң әйтмәсәң дә, мин синнән калмыйм инде, — дигән.
Шулай итеп, болар өйгә өчәү кайталар: җәмәгате, Кайгы, ярлы үзе. Кайтып җиткәч, Кайгы әйткән ярлыга:
— Әйдә аракы эчәргә,— дип.
Ярлы әйткән:
— Минем акчам юк, - дип.
Кайгы әйткән:
— Өстеңдә җиләнең бар, хәзер ул нәрсәгә сиңа, җәйгә күп калмады, бары бер ай гына калды, — дигән.
Ярлы, разый булып, җиләнне саткач, Кайгы белән утырып эчкән. Иртәгесен торсалар, баш авырта, кәеф юк. Ни эшләргә? Кайгы тагын әйткән ярлыга:
— Әйдә баш төзәтик,— дигән.
Ярлы карый кесәсен, җилән саткан акчасы беткән. Ярлы әйткән:
— Акчам юк, — дигән.
Кайгы әйткән:
— Акча нәрсәгә, ал чананы, ал арбаны. Шуларны сатыйк та күңел ачыйк, — дип.
Чана белән арбаны сатканнар да тагын эчкәннәр Кайгы белән. Иртәгесен башлары авырта, ди. Кайгы әйткән:
— Кайгырма, әнә сукаң белән тырмаңны өстерә. Әйдә, сатыйк та эчик, - дип.
Сука белән тырманы да сатып эчкәннәр. Янә кич булган. Өйгә кайтканнар, йоклаганнар. Иртәгесен тагын башлары авырта икән. Озын сүзнең кыскасы, ярлы белән Кайгы шулкадәр эчкәннәр: өйләренә кадәр сатып җибәргәннәр. Ярлының бернәрсәсе калмаган. Кайгы шунда да әйткән:
— Әйдә эчәргә барыйк, — дигән.
Ярлы әйткән:
— Син теләсәң нишлә, минем бернәрсәм дә калмады, — дигән.
Чыннан да, Кайгы күрә: ярлының һичнәрсәсе калмаган. Кайгы әйткән ярлыга:
— Бар күршеңнән ике ат сорап тор арбасы белән, — дигән.
Ярлы күршесенә кергән, Кайгы кушкан буенча атларны сораган. Күршесе әйткән ярлыга:
— Ул атлар белән нишлисең? — дигән.
Ярлы әйткән:
— Урманнан утын алып кайтырга кирәк, — дигән.
Күршесе әйткән ярлыга:
— Алуын ал, тик атларга бик авыр салма, — дигән.
Болар, ягъни ярлы белән Кайгы, ике ат җигеп, чыгып киткәннәр. Бара торгач, Кайгы әйткән:
— Син беләсеңме шушы кырда бик зур таш барын? — дигән.
Ярлы әйткән:
— Юк, белмим, дигән, мин бер кечерәк ташны гына беләм, дигән.
Кайгы әйткән:
— Әйдә шул ташка атларны бор, — дигән.
Болар Кайгы белән әлеге таш янына барып җиткәннәр. Атларыннан төшкәннәр. Кайгы әйткән ярлыга:
— Күтәр шул ташны, — дигән.
Ярлы күтәреп караган да — күтәрә алмаган, таш бик авыр икән. Алай булса да Кайгы белән ярлы икесе бергә ташны күтәреп куйганнар. Күтәрсәләр, таш астындагы чокырда, ни күзең белән күрәсең, тулып беткән алтын тәңкә, ди. Кайгы әйткән ярлыга:
— Нәрсә карап торасың, тутыра башла арбага, — дигән.
Ярлы арбага тутыра башлаган. Арбалары тулган, чокырда да алтын беткән. Алай булса да ярлы әйткән Кайгыга:
— Чокырда алтын калган, — дип.
Кайгы әйткән:
— Бер дә күрмим ич, юктыр, — дигән.
Ярлы әйткән Кайгыга:
— Ышанмасаң, төшеп кара, — дигән.
Кайгы чокырга төшкәч тә, ярлы таш белән тиз генә чокыр авызын каплаган. Ярлы әйткән: «Әгәр синең белән кайтсам, тагын хурлыкка төшәрмен», — дигән. Ярлы алтыннарны яхшылап кына җыеп куйган. Бурычларын түләгән, өс-башны тазартып, балаларын да яхшылап киендереп, йортлар салдырган. Шуннан соң пар атлар җибәреп, шәһәрдәге бай абзасын җәмәгате белән алдырган да сыйлаган.
Бу хәлләрне күреп, бай агасының һушы киткән. Акылга килгәч, бай туганы сораша башлаган:
— Туганкаем, бу кадәрле дәүләтне каян алдың? — дигән.
Ярлы туганы башына ни килгәнен, Кайгы белән ниләр эшләвен, Кайгының хәзинә күрсәткәнен — һәммәсен сөйләп биргән. Бай агасының ярлы энесенә кәефе киткән, аның баеганына бик көнләшкән. Шуннан соң бай агасы, хәзинәнең кайда икәнен сорашып, ат җигеп, басуга чыгып киткән. Басудагы ташны табып, аны алып куюына, Кайгы сикереп чыккан да бай агасының муенына менеп атланган.
— Син мине таш астында калдырып җәфа кылмакчы булган идең, инде мин моннан соң синнән һич аерылмам, — дигән.
Бай агасы әйткән:
— Кайгы, тукта әле, дигән, сине таш астында калдырган кеше мин түгел, нахак бәла тагасың, сине монда калдырган минем энем ул, мин бары сине коткарырга дип кенә килдем, — дигән.
Кайгы әйткән:
— Юк, ялганлама, җитәр, бер мәртәбә алдадың, инде алдый алмассың, — дигән дә Кайгы, байның җилкәсенә сагыз кебек ябышып, өенә кайтып киткәннәр.