Элек заманда бер ярлы гына крестьян булган, ди. Моның балачагасы бер дә булмаган, ди, ирле-хатынлы гына яшәгәннәр, ди болар. Бу крестьян балыкка да, ауга да йөри икән, ди. Ә хатыны ире нәрсә генә алып кайтса да, күршеләренә йөгерә икән: «Ирем балык тотып кайтты, таба кирәк», яисә «Ирем куян атып кайтты, пешерергә савыт кирәк», - дип. Иренең моңа бик эче пошып: «Ничек итеп моны акылга утыртырга», — дип уйлап йөри икән, ди.
Бер заманны урамда йөри торгач, күмеп куйган акчага-малга туры килгән бу. Малны чатырлар белән күмә дә, ничек алып кайтырга дип, исәпли башлый. Исәпли торгач, хатынын алдарга хәйлә таба бу. Башта куян атып алган да күл янына киткән. Күлдән сөкәсен чыгарып, балыкларын алган да куянны, сөкәгә тыгып, суга батырган. Балыкларны кайтканда юл буендагы агач ботакларына тезеп калдырган. Өйгә кайткач, хатынына әйткән:
— Син икмәк пешер, мин иртүк киеккә чыгармын, — дигән.
Иртән торып ашап-эчкәч, хатыны күрмәгәндә генә куенына икмәк тутыра да киеккә дип китә бу урманга. Урманга баргач, куенына тыккан икмәкнең кайсын юл буена, кайсын агач ботакларына куя да борылып кайта бу. Хатыны әйткән:
— Нигә бик тиз кайттың? — дигән.
— Сине алырга кайттым, тубал да ал, урманга утынга барабыз, — дигән, — әле киеккә тозак корып кайттым, — дигән.
— Тубал нәрсәгә соң? — дигән хатыны.
— Урманда гөмбә дә җыярбыз, — дигән.
Шуннан болар арбага утыралар да китәләр урманга. Бара торгач, хатын юлда да, агач ботагында да икмәкләр күрә, Хатыны әйтә:
— Кара, кара, бу икмәкләр каян килгән икән? — ди.
— Әй, син белмәдеңмени, төнлә икмәк болыты килгән иде, яңгыр белән икмәк яугандыр, — ди ире.
Ярар, тагын киттеләр, ди, болар. Бара торгач, балык тезгән каенга җитәләр. Каенга җитүгә әлеге крестьян, атын туктатып, мылтыгын ала.
— Нишләп туктаттың? - ди хатыны.
— Әнә теге каенда балыклар тезелгәннәр ич, шуларны атып алам, — ди.
Шуннан мылтыгын төзәгән дә «чалт» иттереп балыкларны атып төшергән. Аннары балыкларны җыеп алып сумкасына салган.
Тагын китәләр, ди, болар. Күл янына җиткәч, сөкәсен тартып чыгарып караса, бер куян ята. Куянны да алып салалар. Хатыны сөенә инде: балык та булды, куян да булды. Хәзер ире әйтә:
— Әйдә, утын төйибез инде, — ди.
Ире бара да теге чатырлар белән каплап куйган байлыкны - акчаларны капчыкка тутыра. Капчыкны арбага салып, өстенә утын төйиләр дә кайтып китәләр. Авылга кергәч, бер бай йорты яныннан узып баралар икән, йорттан бер кәҗә бик каты кычкыра, ди. Хатыны сорый иреннән:
— Кәҗә нәрсә дип кычкыра икән? - дип.
— Сорама инде, нинди кәҗә булсын, бай абзыйны шайтан камчы белән кыйный, шуңа чыдый алмыйча акыра ул, — дигән ире.
Ярар, кайтып китәләр болар. Хатын иренең бөтен сүзенә дә ышана.
Өйгә кайтып керүгә, хатын күршеләренә йөгерә инде таба алырга. Күршеләре сорый:
— Бу таба нәрсәгә? — дип.
— Менә ирем агач ботагыннан балык тотып алды, сөкәгә куян кергән, шуларны кыздырырга кирәк, — дигән хатын. — Әле без күп мал да таптык, — дигән.
Шулай итеп, бу хатын бөтенесен сөйләп биргән. Сүз йөри бит инде., Авыл буенча йөри торгач, хатын сөйләгән сүзләр әлеге байга да барып җиткән. Байга ишетелгәч, бай моны чакырта да сорый:
— Син киеккә йөргәндә мал тапкансың икән, нишләп миңа әйтмәдең аны? - дигән.
— Юк, — дигән, — бернинди мал тапмадым мин, — дигән киекче.
— Нишләп тапмадым дип әйтәсең, тапкансың бит, хатының күршеләренә әйткән, ә күршеләрең миңа әйттеләр, — дигән.
— Алай булса, хатыннан сорагыз, — дигән киекче.
Шуннан соң хатынны чакырта бай.
— Акча, мал таптык дип сөйләгәнсең икән, таптыгызмы? - ди бай.
— Таптык, — ди хатын.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
Киекче сорый: — Кайчан таптык, ник алдыйсың? - ди. — Ник, фәлән көнне утынга барганда таптык ич, — ди. — Кайчан? - дип, ире тагын кайтарып сорый икән. — Оныттыңмыни, сөкәгә куян эләккән көнне, каен ботагыннан балыклар атып алган көнне таптык ич, — ди хатыны.
Шуннан киекче әйтә байга: — Сөкәгә куян кергәнне кайдан күргәнең бар? — ди. - Балыкның агач ботагында утырганын кем күргән? — ди. - Бу хатын акылдан язган, син моңа ышанма, — ди.
Акылдан язган менә, без мал табып кайтып килгәндә, бай абзый, сине шайтан камчы белән яра иде бит, ә син акыра идең. Менә без шул көнне акча таптык инде, — ди хатыны.
Шуннан бай хатынны чыгарып җибәрә дә әйтә: — Молодец егет икәнсең, малны табуын да тапкансың, юллый да белгәнсең, хатыныңны да акылга утырткансың, — ди.