Була бер агай. Авылда диндарның да диндары була бу, көнетөне намазлыгыннан төшми. Һаман алладан ялвара: — Ярабби ходаем, бәла-казаңнан сакла, бәхетеңнән яздырма, җиңеллек-иминлек бир, — ди.
Хатынының эче поша, намазлык өстендә утырып эш барамыни, тамакны туйдырасы да бар ич. Әйтә бу иренә: — «Хатын бәласеннән дә сакла, ярабби ходаем», — диген, — ди. — Кит моннан, хатын бәласе була димени? — ди ире. — Хатын бәласеннән дә зурысы юк диләр ич... - ди бу, ирен котырта.
Агай як-ягына төкеренә дә намазын укый бирә.
Беркөнне китә агай басуга җир сукаларга. Хатынына төшкә ризык пешереп китерергә куша.
Хатыны пешерә-нитә дә төенчек тотып чыгып китә. Юлда барганда хатын бер елга янында туктый. Күпер төбендә балыкчылар ау салып яталар, ди.
— Әй, ашыкма, синең бәхеттән балык күп чыкмасмы, карап тор, - диләр болар.
— Ярый-ярый, — ди хатын, — эшегез уңсын, — ди.
Бер заман балыкчылар ауны тартып чыгаралар. Чыгарсалар, җәтмәгә өч-дүрт пот балык эләккән, ди.
— Синең бәхет йокламаган икән, - дип, балыкчылар хатынны мактыйлар, балык бирәләр.
Балыкларны шәленә төреп, китә бу. Басуга барса, ире дүрт күзләп моны көтеп тора, бик ачыккан.
— Кая, китер, ниең бар? — ди.
Хатыны, җәймә җәеп, китергән ризыклары белән ирен сыйлый. Ашап туйгач, ире әйтә:
— Бар, кайтып мичне як, мин бераз сукалыйм әле, — ди, атны сукага җигә.
Хатыны китә буразна эченнән. Ире моның артыннан аты белән сукалый бара. Шунда хатын хәйләгә керешә бит: тота да балыкларны берәм-берәм буразнага сала бара, сала бара.
Бераз киткәч, тегеннән ире кычкыра: — Әй, хатын дим, туктале, буразнада балык бар! — ди.
Хатыны борылып килә дә ышанмагандай булып әйтә: — Юкны сөйләмә, каян килсен монда балык? — ди.
Ире моңа биш-алты балык тоттыра. — Күр, минем ялварулар бушка китмәгән, ходай тәгалә үзе салган, мин кайтуга әйбәтләп кыздыр, — ди.
Хатыны балыкларны алып китә. Өенә кайткач, бик әйбәтләп чистарта да, тозлап базга төшереп куя. Кыздырырга уйламый да. Иренә күп итеп салма пешерә.
Бер заман ире кайтып төшә. Юынып-нитеп өстәл артына кереп утыра. Көтә бу кыздырган балык, тешен кайрый. Хатыны моның алдына бер табак салма китереп куя.
— Бу ни бу? Кая кыздырган балык? — ди агай.
— Нинди балык? — ди хатыны.
— Соң, буразнада тоткан балык...
— Җүләрләнмә, буразнада балык буламыни?
— Ходай теләсә, була икән. Кая, китер тизрәк ходай биргән балыкны, — ди агай, тузына.
— Күргәнем дә, алганым да юк, — ди хатын. — Буразнага сала белсә, ходай үзе кыздырып та китерсен, — ди.
Шуннан китә тавыш: ире балык дәгъвалый, хатыны, юк, ди. Тавышка күршеләре җыела.
— Ник тавышланасыз? Ни булды? - диләр.
— Менә буразнада балык тоткан идем, — ди агай, — шуны бирми, — ди.
— Ни сөйлисең, буразнада балык буламыни? - диләр моңа.
— Була икән шул, кая, хатын, кыздыр балыкны, тиз бул, юкса алырсың кирәгеңне, — ди агай, хатыны өстенә килә башлый.
«Җиңеләйгән бу», — дип, күршеләре агайны тотып алалар да түшәккә сузып салалар. Агайның бирешәсе килми, тыпырчына. Үзен бәйләп үк куялар. Берсе муллага йөгерә. Мулла озак көттерми, килеп җитә.
Хәлне сөйләп бирәләр моңа. Мулла әйтә: — Җен кагылгандыр, өшкерергә кирәк, — ди.
Мулла түшәк янына килгәч, агай сорый: — Хәзрәт, мине өшкергәнче, син шуны әйт: аллаһе тәгаләнең буразнага балык салырга кодрәтеннән киләме, юкмы? — ди. - Менә болар ышанмыйлар, — ди.
Хәзрәт аптырашта кала: «Кодрәтеннән килә», — дисә, балыкны таптырырга кирәк, кеше алдында көлкегә калуың бар; «Килми», — дисә, аллага ышанмау була.
Уйлый торгач, җаен таба бу,
— Соңыннан сөйләшербез, сиңа терелергә кирәк әле, — ди.
— И хәзрәт, — ди агай, — син дә аллаһе тәгаләнең кодрәтенә ышанмыйсың, чүп кеше икәнсең, — ди.
Аны-моны тыңлап тормый хәзрәт, тизрәк тотына өшкерергә. Агай хәзер тик кенә ята, карышмый. Карышуның файдасызлыгын аңлаган инде.
Өшкереп бетергәч, мулла әйтә: — Иншалла терелде, догаларның файдасы тиде, бауларны ычкындырыгыз инде, — ди.
Бауларны ычкындыргач, агайның тик ятуын күреп: «Инде чыннан да терелде», — дип таралышалар.
Хатыны белән икәүдән икәү калгач, агай сорый: — Хатын, нишләдек без? Ни булды әле бу? — ди.
— Ни булсын, адәм көлкесенә калдың, — ди теге.
— Соң, балыкларны сиңа үз кулым белән тоттырдым лабаса.
— Тоттырсаң ни! — ди хатыны, көлә. Ә ул балыкларны буразнага алла салган дип беләсеңмени? Мин үзем салдым ич аларны, ди. Әйттем: «Хатын бәласеннән дә саклан», — дип, намазлык өстендә утыра-утыра җиңеләйгәнсең ахры, карт, — ди хатыны.