Сәлимҗан китапханәсе

МУЛЛА БЕЛӘН МӘЗИН

Мулла белән мәзин сөйләштеләр, ди: «Агай сәдаканы бер тиенләп кенә суза, әллә без өшкерү, күрәзә эшенә чыгыйкмы икән? Акча күбрәк керер иде».

Озакламый чыгып та киттеләр, ди, болар.

Менә бер авылга барып җиттеләр. Фатирга керделәр. Чәй эчтеләр. Чәй эчкәч, мулла сәндерәгә менеп ятты, мәзин ишек янындагы ян сәкегә ятты, фатир хуҗасы болардан сорашты, ди: — Сез нинди кешеләр? — дип,

Мәзин җавап бирде: — Без күрәзәчеләр, нинди авыруны да дарулый беләбез. Мин белмәсәм дә мулла белә, — ди.

Йорт хуҗасы әйтте, ди: — Безнең күршедә генә бер авыру бар, шуны карамассызмы? - дип.

— Карарбыз. Ничек авырый соң ул?

— Аның авыруы зур: башы авырта.

— Исеме ничек?

— Маһбәйрүзә исемле.

— Атасы бармы? — Бар.

— Анасы бармы? — Бар.

— Агасы бармы? — Ике агасы бар, берсе өйләнгән.

— Агасының исеме ничек?

— Исеме Габдулла.

— Хатыны ни исемле?

— Фатыйма.

— Үзе ничә яшендә?..

Шулай итеп, болар теге кеше турында әллә ниләр сорашып бетерделәр, ди. Шуннан соң мәзин әйтте, ди: — Алып килегез авыруны!

Авыруны алып киләләр. Ул сорый: — Минем авыруны қараучы кем була? — ди.

— Әнә сәндерәдә ята, — ди мәзин, — аны хәзер төшерербез.

Мәзин фатир хуҗасыннан авыруны сорашканда, мулла сәндерәдә барын да язып яткан икән: атын да, сыерын да, ничә яшьтә булуын да - барысын да.

Мулла, шул язулы китабын тотып, сәндерәдән төште. Шуннан кызга әйтте: — Эһе, син Маһбәйрүзә исемле икәнсең, — диде.

Кызның атасы да, агалары да шунда икән. Мулла алар турында да китабын карап, теге язып алганнарны әйтте. Тегеләрнең, изге мулла килгән икән дип, исләре китте, ди. Мулла белән мәзин, өшкергән-төкергән булып, болардан күп кенә акча алып чыгып киттеләр, ди. «Кара син, болай акча күбрәк төшә икән бит», — дип әйттеләр, ди.

Урман эче белән баргачтын, болар җиттеләр бер күпергә. Күперне чыккач, төягән йөге белән бер ат очрады. Мулла белән мәзин бу атны тоттылар да урман эченә кертеп, бер каенга бәйләделәр, аннары тагын үз юлларына киттеләр.

Бара торгач, тагын бер авылга барып җиттеләр. Керделәр бер фатирга. Шунда аларга бер бай очрады, ди. Ул бай атын югалткан икән. Йөгендә бик күп кызыл мал булган. Болар үзләренең күрәзәче булуларын тарата барганда, моны бай да ишеткән.

— Сез күремчеләрме? — дип сораган.

— Әйе, без күрәзәчеләр.

— Алай булса, әйтегезче, — ди бай, — мин төягән йөге белән ат югалттым, шуны нинди караклар урлады икән?

Мулла тагын китабын ала да шуннан укыган була: — Менә, ди, фәлән урман белән баргачтын, бер күпер бар. Шул күпердән узгач, сул якка керергә. Анда бер каен булыр, атыңны караклар шунда бәйләп яталар, атың кара икән, — ди.

Бай бик шатлана инде: — Ярый, сүзең дөрес булса, мин сиңа фәлән хәтле акча би-рәм, — ди.

— Сүзем дөрес, — ди мулла.

Бай күпергә җитте. Күпернең сул ягына кергәннән соң, дөрес, моның аты каенга бәйләнгән килеш тора. Бай бик гаҗәпләнә: «Моның кебек күрәзәче дөньяда юктыр», — ди.

Бай боларга әйбәт кенә кул җиле суза да шатлана-шатлана шәһәренә кайтып китә. Шәһәргә кайткач, аңарга патша белән сөйләшергә туры килә. Бай патшага әйтә:

— Мин, ди, товарымны да, атымны да югалган идем. Бер күремчегә әйткәч, хәзер шуны туры китереп әйтеп бирде, — ди.

Патша да бу кешеләр белән бик кызыксына башлый: — Кая икән ул күрәзәчеләр, ди, минем дә югалган әйберләрем бар, таба алмыйбыз, — ди.

Мулла белән мәзинне эзләтеп табалар. Патша боларга әйтә: — Минем бер кыйбатлы ташым бар иде, шуны югалттым, — ди.

— Минем, — диде мулла, — бүген башым авыртып тора: бер көн вакыт бир, иртәгә мин сиңа аны әйтеп бирермен.

Болар сораштыра башлыйлар. Кем нәрсә сөйли? Халык арасында нинди хәбәрләр йөри?

Фатирга кергәннән соң, патшаның кошлар карап торучысы әйтә икән: — Патшаның асыл ташын асыл кошы йотты. Патша шуңа ышанмый, — ди.

Мулла бу сүзләрне башына салып куйды. Икенче көнне патша боларны тагын дәштереп алды. Патша әйтте: — Иә, күрәзәчеләр, минем асыл ташым кая киткәнен белә алмассызмы, китабыгызны ачып карагыз әле, — ди.

Мулла китабын карады да әйтте: — Безнең китап шуны күрсәтә, ди, синең асыл ташыңны асыл кошың йоткан икән, — ди.

Асыл кошны суйдылар. Суйсалар, кошның эченнән асыл таш килеп чыкты. Күремченең сүзләре дөрес булды. Алай да булса, патша булган кеше боларга ышанмады, «хәйләдер» диде. Шуннан соң патша ат җиктерде дә мулла белән йөрергә чыгып китте.

Болыннан барган заманда атны туктаттылар. Патша төште бер яктан, мулла төште икенче яктан. Патша төшкәч чикерткә күрде. Аягы белән баса башлаган иде, чикерткә сикереп китте; икенче баса башлады, чикерткә тагын сикереп китте, өченчесендә басты. Баскач: — Иә, күрәзәче, монда кил әле, — диде.

Мулла куркып кына килде. Патша аңарга әйтте: — Минем аяк астымда нәрсә бар? — диде.

Теге китабын карады. Билгеле инде, алдан әйтеп бирүче булмагач, китабы бернәрсә дә әйтми. Мулла коелып төште: «Мин яхшы ук ялганлап йөргән идем дә моңарчы котылган идем, хәзер әҗәл җиткәндер инде», — диде. Бик аптырады. Шул чагында патша әйтте: — Син нәрсә мыгырдап торасың, йә әйт инде, — диде.

Мулла әйтте: — Куркамын, — диде, — бер алдадым, котылдым, икенче алдадым да котылдым, өченчесендә тотылдым, — диде.

Патша әйтте: — Бу сүзең бик дөрес, диде. Бер баса башладым да, сикереп китте, икенче баса башладым да, сикереп китте, өченчесендә бастым. Синең сүзең дөрес, — диде.

Шулай да мулла белән мәзин, шушы хәлдән соң, күремче булып йөрергә курыктылар. Патшадан тиешле сәдаканы алгач, өйләренә кайтып киттеләр.