Бер авылда бер ярлының эшкә уңган бик матур кызы булган. Карт мулла бу кызга кызыгып йөри икән. Кызын сорап мулла ярлы кешегә әллә ничә тапкыр яучы җибәреп тә, күп акчалар ышандыры та караган. Ярлы агай: — Китапта кешене түгел, этне дә сату зур гөнаһ дигәннәр. Кызымны көчләп карт муллага бирә алмыйм, үзе кемне тели, шуңа барсын, - ди икән.
Мулланың моңа бик яман ачуы чыккан.
Яхшылык белән бирмәсәң, усаллык белән алырга да күп сорамам, — дигән бу.
Беркөнне мулла авылдагы юан корсакларны җыеп аш мәҗлесе үткәргән. Матур кызны кулга төшереп булмасмы дип, теге ярлыны да мәҗлескә чакырган. Ярый, агай кыстатып тормаган, килгән. Мәҗлестәгеләр моны: — Хәзрәт карт түгел әле, үз көчендә, кызыңны бирсәң ким-хур булмассың, — дип, аптыратып бетергәннәр.
Мулла да моңа: «Әзрәк йомшап китмәсме», — дип, бер тустаган әче бал тоттырган. Әче балны эчеп җибәргәч, ярлы кеше кыюланып киткән. Мыек очларын бөтергәләп, тамак кыргалый башлаган.
— Ай-һай, хәзрәт, — дигән, — кызымны сиңа бирсәм, арагызда әллә ниләр булмагае дим. Безнең нәсел кешеләре, үзең дә беләсең, авылда иң көчлеләрдән бит, — дигән. - Кызым сине имгәтеп ташласа, әллә нинди бәлаләргә керермен, — дигән.
Ярлы кешенең мактанганын мулла бик яхшы белгән. «Болай булгач, эш җайлана», — дип уйлаган да тегенең биленнән кысып алган. — Миндә синең кызыңа җитәрлек кенә көч бар әле, — дигән.
Ярлының сөякләре аз гына сынмый калган.
— Ярар, хәзрәт, — дигән бу, — көчең күп булса, сынашып карыйк, безнең көчне дә, татып кара, — дигән. - Мин сиңа өстәл тактасы аркылы өч тапкыр коры кул белән сугармын, шуңа чыдый алсаң, кыз синеке, чыдамасаң йөз сум акча бирерсең, — дигән.
Моны ишеткәч, хәзрәтнең күзләре майланган. Өстәл астына кергән дә: — Әйдә, сук! — дигән.
— Хәзрәт, — дигән ярлы кеше, — кыз алу, кыз бирү кечкенә эш түгел, ике арада кәгазь языйк. Анда шуны да кертербез, берегез дә миңа көчләп сугарга кушмасын. Үзем ничек сугарга телим, шулай сугармын, — дигән.
Мулла бу шартка шатланып риза булган. Кәгазь язып, старостадан пичәт тә суктырып алганнар. Шуннан соң мулла өстәл астына кереп утырган да: — Әйдә, сук! — дигән.
Ярлы агай килеп өстәл тактасына әкрен генә суккан.
Мәҗлестәгеләр: — И аңгыра мужик, бу сугуың белән чебенне дә үтерә алмас-сың, - дип көлешкәннәр.
Мулла да тегендә: — Акыллы булса, өч сугар өчен кызын бирмәс иде, мин аңа ничаклы маллар вәгъдә иткән идем, бирмәгән булды, җүләр, — дип көлеп яткан.
Ярлы агай ләм-мим димәгән, чәйнектән агызып бер тустаган бал эчкән дә: — Калган икесен үз вакытым белән килеп сугармын әле, — дип чыгып киткән.
Шул китүдән кире килмәгән бу, хәзрәт әле дә булса өстәл астында моның килүен көтеп утыра, ди.