Борын-борын заманда, авылларда чат саен кабак, урам саен мәчет, мәчет саен бер-ике фидия козгыны утырган чагында, бар иде, ди, бер мулла. Ул мәчеттә һәрвакыт вәгазь сөйләргә ярата иде, ди. Беркөнне ул: — Кем дә кем ил имамына нәрсә дә булса сәдака итеп бирсә, ходай аңа ун итеп кайтарыр, — дигән.
Мич артында йокымсырап утырган бер мужик моны колагына салган. Кайткач, бу турыда хатынына сөйләгән. Алар, бер сыер урынына ун сыер булып кайтыр дип, бердәнбер сыерларын муллага бирергә булганнар. Мулла озын итеп дога кылган. Мужикка күп теләкләр теләгән, ди.
Мужик, өенә кайткач ук, сыерын сагына башлаган, хатыны да сыерны юксынган, балалары да сөт сорый башлаганнар.
Көннәр язга өйләнеп, бер көнне мулланың сыерлары урамга чыгып киткәннәр. Мужик сыеры туп-туры үз өенә чапкан. Аның артыннан мулланың һәммә сыеры да ияргән. Ә аның сыеры ун баш булган. Мужик хатыны белән йөгереп чыккан да сыерларны абзарга япкан. Көрәк белән капка төбендәге сыер эзләрен бетергән. Ә хатыны сыерларны савып та кергән.
Мулланың хезмәтчеләре сыерларны эзли чыкканнар. Мужик капка төбенә хәтле җиткәч, сыер эзләре беткән. Бер-ике көн узгач, мулла мәчеттә сыерлары югалганын сөйләгән. Мужикның күршеләре сыерларның кайда икәнен әйткәннәр. Мулла хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин мужик сыерларны бирмәгән. Шуннан соң мулла үзе киткән. Сорап караган. Мужик: — Син үзең: «Әгәр кем дә кем сәдака итеп берәр нәрсә бирсә, ходай аңа ун итеп кайтарыр», — дидең ич. Миңа ходай ун сыер бирде, теләгең кабул булгандыр, — дигән.
Мулла:
— Соң бу минем сыерларым бит, — дисә дә, мужик: — Минем синнән сыер алганым юк, - дип, мулланы якын да җибәрмәгән.
Болай барып чыкмагач, мулла казыйга хәбәр иткән. Казый мужикны чакырып үгетләп караган, куркытып караган, тик мужик бирмәгән. Шуннан казый хәйлә корып болай дигән: — Кем дә кем иртәгә иртә белән миңа иң элек килеп җитсә, сыер шуңа була, — дигән.
Мулла казыйдан чыгып кара айгырга утырган да чаптырып кайтып киткән. Мужик, атсыз булганга, җәяү кайткан. Ике авылның арасы сигез чакрым икән. Мужик кайтып чәй эчкән дә, бераз җылынып, яңадан казый янына чыгып кикән. Ул башта әвеслек астында качып торган. Казый намазга киткәч, хатыны утын алырга чыкканда, мужик тиз генә өйгә кергән дә мич башына менеп яткан. Бераздан төлке толыпларга төренеп, мулла килеп кергән. Абыстай мулланы бик зурлап каршы алган, киемнәрен салырга булышкан. Мулла: — Мужик килмәдеме? — дип сорагач, абыстай: — Ул хәерче килеп җиткәнче, төш җитәр әле, — дигән.
Ул арада почмакка кереп көлешә-шаярыша башлаганнар. Бер заман казый кайтып кергән.
Мужик, казый түр якка узгач, мич башыннан төшкән дә ишекне ачып-ябып сәлам биргән. Казый: — Менә, кем, бу инде туры хөкем булды. Сыерларны муллага бир, син артка калып килдең, — дигән.
Мулла шатлыгыннан көлеп җибәргән.
Мужик: — Юк, казый абзый, мин синең хатының мулла белән шаярышкан вакытта ук монда идем инде, — дигән.
Мулланың күзләре шар булган. Шулвакыт почмак яктан абыстай: — Әй, мулла, ун сыердан бөлмәссең әле, тартышма шуның белән, - дигән.
Мулла, эшне казыйга сиздермәс өчен, теләсә теләмәсә дә, риза булган. Шулай итеп, мужик мулланы бик кызык иткән.